Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Баймак эше"ндә беренче хөкем карары көтелә, Ульябаев үз гаебен таный


Баймак, 17 гыйнвар
Баймак, 17 гыйнвар

17 июльдә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсендә "Баймак эше"ндә гаепләнүче Илшат Ульябаевка хөкем карары игълан ителәчәк. Һәрхәлдә мәхкәмә сайтында шулай диелгән. Аның эше мәхкәмәгә иң беренче булып барып җитте.

Мәхкәмә барышында күп кенә нечкәлекләр билгеле булды. Бу нечкәлекләр куәт оешмалары вәкилләренең 17 гыйнварда булган халык җыенын куып тарату өчен ничек әзерләнүенә дә, тикшерүнең төп гаепләүләрне ничек коруына да ачыклык кертте. Гаепләүнең күпчелек дәлилләре яшерен шаһитләрнең күрсәтмәләренә нигезләнүе мәгълүм булды.

20 июньдә Орскиның Ленин районы мәхкәмәсе Илшат Ульябаевка ачылган җинаять эшендә мәхкәмә тикшерүен тәмамлады.

Соңгы утырышларның берсендә "Мостафин Илдар Айрат улы", "Якупов Вадим Гали улы", "Тор", "Уран", "Шагыйрь", "Токарь" дигән тәхәллүсле яшерен шаһитләрдән торган тулы бер төркемнең күрсәтмәләрен укыдылар.

Шуларның кимендә икесе ("Тор" һәм "Уран") - куәт оешмалары вәкилләре. Тикшерү комитеты белешмәләренчә, мәхкәмә "яши торган урыннарыннан ерак булганга" һәм туры Орскига йөрүче поездлар булмаганга, алар үзләре килергә теләмәгән.

Бу яшерен шаһитләрнең күрсәтмәләре "Баймак эше"ндә гаепләнүче башка кешеләрнең җинаять эшләрендә дә бар.

"Мин Баймакка активист Фаил Алсыновны хупларга бардым"

Илшат Ульябаевны нәрсәдә гаепләүләре мәхкәмәләр барышында яңгыратылган эш материалларыннан ачыкланды.

22 гыйнварда Башкортстанның Баймак районы мәхкәмәсе Ульябаевны "полиция хезмәткәренә буйсынмауда" (Административ хокук бозулар кодексының 19.3 маддәсе, 1 өлеше) гаепле дип табып тугыз тәүлеккә кулга алды. Хөкем карарында ирнең аңлатмалары китерелгән. Документка ярашлы, ул 17 гыйнварда Баймакта, мәхкәмә каршындагы кешеләр төркемендә "үзенең элекке хатынын күрүен, аның белән талашуларын һәм шуннан соң исерткеч эчемлек эчүен сөйләгән, аннан соң полиция хезмәткәрләре янына барып, алар белән низагка керүен, алга таба ниләр булуын томанлы хәтерләвен" әйткән. "Гаебен тулысынча таный, кылган гамәлләренә үкенә", диелә мәхкәмә карарында.

23 гыйнварда тикшерү комитеты Илшат Ульябаевка "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу" турында (Җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше) гаепләү белдерде. 5 февральдә "Чёрное Белое Аскарово Абзелиловский район" төркемендә һәм "ВКонтакте"да 34 секундлык видео чыкты. Роликта "Ульябаев Илшат Газис улы" дип күрсәтелгән ир куәт оешмалары вәкилләре белән бәрелешләрдә катнаша, шул исәптән бер полиция хезмәткәренә аяк-куллары белән бәреп ала.

"Мин халык агымына килеп кердем һәм каршылык белдерүчеләр дулкыны мине полиция хезмәткәрләренә таба алып китте. Шул мизгелдә артта протест белдерүчеләрнең берсе башымнан башлыгымны салдырып алды, башлыкны полиция хезмәткәрләренә таба ташладылар. Протестчыларның кычкырышуы, шулай ук мине арттан этүләре, башлыкны салдырулары аңлашылмый торган агрессия тудырды, шуңа мин полиция хезмәткәренә аяк-кулларым белән суктым. Шуннан соң протестчылар төркеменнән чыгып китә алдым", дигән булган Ульябаев 30 гыйнвардагы сорау алуларда. Аның бу күрсәтмәләрен Орскида 20 июньдә булган мәхкәмә утырышында укыдылар.

11 март көнне "Баймак эше"н тикшерүче төркемнең җитәкчесе Игорь Хованский Илшат Ульябаевның җинаять эшен аерып чыгарып карау турында карар имзалаган.

Бу документның кереш өлешендә әйтелгәнчә, "координаторлары канун боза торган чакырулар яңгыратканнан соң, Ульябаев, Даутов һәм кимендә 68 кеше бу чакыруларга бирешеп, киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашкан, бу исә көч куллану, җимерүләр, хезмәт машинасын зарарлау, полиция һәм Росгвардия хезмәткәрләре чолганышын бәреп чыгу өчен физик көч куллану белән үрелеп барган".

Карарда әйтелгәнчә, каршылык белдерүчеләр куәт оешмалары вәкилләренә "боз кисәкләре, бозланган кар, утын, таш һәм башка әйберләр ыргыткан, хакимият вәкилләренә аяк-куллары белән күпсанлы һөҗүмнәр ясаган, алар ягына күз яше агыза торган төтен шашкалары аткан, кимендә 55 полиция һәм Росгвардия хезмәткәренә физик авырту китергән һәм төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре ясаган".

Ульябаев кылган гамәлләргә килгәндә, документта аны "башка протест белдерүчеләр җиргә егып салган Стәрлетамак полициясе җитәкчесе, подполковник Рөстәм Әсәнов янына чабып килгән һәм килгән җәһәттән аның башына типкән, шуннан соң аягы белән кимендә тагын бер мәртәбә башына тибеп һәм кулы белән кимендә бер тапкыр сугып, аның сәламәтлегенә җиңелчә зарар китергән", дип язганнар.

17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды. Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килде.

Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.

Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.

12 мартта Илшат Ульябаевка "хакимият вәкиленә карата гомергә яки сәламәтлеккә куркыныч тудырырдай көч куллану" турында яңа гаелпәү белдерелде (Җинаять кодексының 318нче маддәсе, 2нче өлеше).

20 июньдә булган мәхкәмә утырышында ул гаебен тулысынча таныды, полиция хезмәткәрләреннән, шулай ук "җәмгыятьтән һәм дәүләттән" гафу үтенде.

Вакыйгалар тиз булды, шуңа ничә тапкыр сугуымны әйтә алмыйм. Сугачагым турында беркем белән алдан килешмәгән идем

"Гаепләүдә әйтелгән хәлләрне, төгәлрәк әйткәндә, 17 гыйнварда киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуны, шулай ук полиция хезмәткәрләренә көч куллануны - төгәлрәк әйткәндә, саклану өчен пыяласы төшереп куелган шлем кигән Әсәнов Рөстәмнең башы тирәсенә тибү һәм сугуны раслыйм. Вакыйгалар тиз булды, шуңа ничә тапкыр сугуымны әйтә алмыйм. Сугачагым турында беркем белән алдан килешмәгән идем", дип белдерде ул мәхкәмәдә.

Шулай ук Ульябаев Баймакка "экоактивист Фаил Алсыновны хупларга килүен" әйтте. Ул аның Урал аръягында экологияне яклау белән бәйле эшчәнлеген белә идем, дип искәртте.

"Тау токымнары чыгаручы оешмаларның әйләнә-тирә мохиткә җимергеч йогынты ясавы турында әйткән сүзләре мине хисләндерде һәм мин аны хупларга булдым. Мин үзем дә фермер. Басуны чәчәсең - [шул оешмаларның машиналары] басу аша йөри. Канун юк: полиция чакыртасың - берни булмый. Ул [Алсынов] мәктәпләрдә башкорт теле укытылсын өчен дә көрәште", дип сөйләде ул.

Мәхкәмәнең сорауларына, шул исәптән протест белдерүчеләрнең куәт оешмалары вәкилләре белән бәрелешләренә шаһит булдыңмы дигән сорауга ул Русия Конституциясенең 51нче маддәсенә таянып, җавап бирүдән баш тартты. Шулай ук бу мәхкәмә утырышында билгеле булганча, Ульябаев зыян күргән Рөстәм Әсәновка "рухи зыянны һәм дәвалану чыгымнарын каплау өчен" 30 мең сум акча күчергән булган.

Илшат Ульябаев
Илшат Ульябаев

Адвокат: Ульябаев мәхкәмәсе ничек уза, башка эшләр дә шулай узачак

Илшат Ульябаевның җинаять эше ничек тикшерелеп-каралуы турында Башкортстан җәмәгатьчелеге дә, республиканың адвокатлары да актив фикер алыша.

Бу процесс - "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләрнең алга таба булачак бөтен мәхкәмәләренең дә "темпын һәм форматын билгеләргә тиеш" дип искәртте элегрәк тикшерү барышы белән таныш булган Уфа адвокатлары.

Тикшерүнең "яшерен шаһитләр" куллануы җәмәгать эшлеклеләрен һәм юристларны аптыратты һәм хәтта ачуларын да чыгарды.

"Яшерен шаһитләрне мөмкин кадәр җентекле тикшерүне сорыйбыз - аларны яшерергә кирәк идеме икән?" диелә активистларның Орски прокурорына язган мөрәҗәгатендә. Бу хат "ВКонтакте"дагы "Мой Башкортостан" төркемендә чыкты.

"Без, Башкортстанның күпмилләтле халкы мәхкәмәдә яклау һәм гаепләү якларының тигез хокуклылыгын телибез. Теләсә кем яшерен шаһит була ала, шул исәптән тәртип саклау оешмалары вәкилләре дә. Шуңа күрә яклау ягы еш кына мондый шаһиткә сораулар бирә алмый, шул исәптән аның шәхесен ачыклау өчен бирелә торганнарын да, аның тәртип саклау оешмаларына кагылышы булу-булмау һәм башкалар турындагыларын да, чөнки еш кына мондый сорауларны хөкемдарлар бирдерми", диелә анда.

Орскидагы мәхкәмәне күзәтеп торучы бер адвокат анонимлыкны саклау шарты белән Idel.Реалиига "мин мондый "яшерен шаһитләр" тәҗрибәсен кабул итә алмыйм", дип белдерде. "Мондый "шаһит" - теләсә кем була ала. Бу ялгыш тәҗрибә, ул бернинди ышанычка да лаек түгел", ди ул.

Шулай ук ул хәзер бөтен адвокатларның "мәхкәмә нәтиҗәләрен көтүен" әйтә.

"Ульябаевка чыккан хөкем карары башка бөтен гаепләнүчеләр өчен "кисәтү" кебек булачак. Ул башка мәхкәмәләргә дә йогынты ясаячак. Биреләчәк җәзаның да, хөкемдарның 17 гыйнварда булган хәлләрне нәрсә дип квалификацияләячәге дә, башка күп кенә әйберләр дә әһәмиятле булачак. Мәхкәмә тикшерүнең нинди дә булса дәлилләрен алып атармы, яки гаепләү йомгаклавын гына күчереп язармы - монысын күрербез", ди адвокат.

Тагын бер адвокат "Баймак эше" белән бәйле "мәхкәмәләрнең барысы да Илшат Ульябаевның мәхкәмәсе сценариесе белән узачак", дип искәртә.

"Видео бар, хөкем ителүче гаебен таныган, куәт оешмалары вәкилләренең (зыян күрүчеләр дә шаһитләр дә) күрсәтмәләре бар, шулай булгач аларга башка берни кирәкми дә. Бөтен кешене шул бер шаблон белән хөкем итәчәкләр, мөддәтләре генә төрле булачак".

Бөтен кешене дә мәхкәмә аша уздырачаклар, бу эшнең бөтен максаты да шул бит. Тик бөтенесен дә утыртмаячаклар.

Idel.Реали әңгәмәдәшчесе фаразынча, "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләрнең "кимендә 50 процентын ахыр чиктә өйләренә җибәрәчәкләр".

— Бөтен кешене дә мәхкәмә аша уздырачаклар, бу эшнең бөтен максаты да шул бит. Тик бөтенесен дә утыртмаячаклар. Гаепләнүчеләрнең яртысын шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм итәрләр. 30лап проценты җиңелрәк мөддәтләр алыр - мәсәлән колония-яшәүлеккә җибәрерләр. Ә "оештыручылар" һәм "координаторлар" дип атала торганнарын кырыс мөддәтләр көтәдер дип куркам. Әлбәттә, бу фаразлар гына. Чынлыкта исә күпкә начаррак та булырга мөмкин, ди адвокат.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG