Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бәясе кыйммәт". Быел Татарстанда комбайннарны ике тапкырга азрак сатып алганнар


Архив фотосы
Архив фотосы

Шулай ук елдан-ел техника таушала бара, ди рәсми.

Татарстанда комбайннарга кытлык сизелә башлаган. Бүген республика кырларында эшләүче бер комбайнга уртача 460 гектар мәйданны эшкәртү туры килә, шул ук вакытта норматив күрсәткечләр буенча бер техникага 350 гектар каралган. Бу хакта бүген Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге җитәкчесе Ирек Садыйков "Татар-информ" дәүләт мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында белдерде.

— Беренчедән, техника кыйммәт. Әгәр дә без былтыр 95 яңа техника сатып алган булсак, быел бары 50не генә алдык. Сәбәбе – техниканың кыйммәт булуы. Шулай ук елдан-ел комбайннар таушала бара. Шуңа да бер комбайнга эш күп туры килә, — диде ул.

Шул ук вакытта Садыйков авыл хуҗалыгы техникасына бәяләрнең күпмегә артуын әйтмәде.

Быел Татарстанда урып-җыю эшләрендә 3 366 комбайн җәлеп ителәчәк. Рәсми сүзләренчә, алар тәүлегенә 60 мең гектар мәйданны эшкәртергә тиеш булачак.

2022 елда Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Татарстан авыл хуҗалыгы техникасының импорт җиһазларына бәяләр 2-3 тапкырга үсте.

2023 елда Татарстан кырларында эшләүче техниканың зур өлеше чит илнеке санала, дип белдергән иде Авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров. Аерым алганда, республикада кулланылучы печән әйләндергече - 41 процентка, чәчүлек комплексы - 56%, печән чапкычлар - 52%, чөгендер җыючы комбайннар - 76%, бәрәңге алучы комбайннар - 56%, ашлык комбайннары - 29%, тракторлар - 11%, авыл хуҗалыгы машиналары - 30 процентка импорт техникасы санала.

Быел Мәскәү Татарстанда ашлык җитештерүчеләргә субсидияне 2,5 тапкырга киметте.

2022 елда Татарстанда рекордлы уңыш җыюларына карамастан, ашлыкка бәяләр төште, ашлыкны экспортка җибәрү кыенлашты. Бәянең түбән булуын рәсмиләр геосәясәт белән аңлатты.

Хәзерге вакытта Татарстанның 13 районында урып-җыю эшләре башланды. Бер гектардан уртача уңыш 35 центнерны тәшкил итә. Шул ук вакытта Авыл хуҗалыгы министрлыгы быел республикада күпме уңыш көтеләчәге турында фараз ясаудан баш тартты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG