Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар халкы мәҗлесе башлыгының урынбасары Нариман Джелял азат ителде


Нарман Джелял
Нарман Джелял

2022 елны Русия мәхкәмәсе аны 17 елга иректән мәхрүм иткән иде.

Украина Русия әсирлегендәге ун ватандашын кайтарды. Бу хакта Украина президенты Володимир Зеленский хәбәр итте.

Украинага кайтарылучылар арасында кырымтатар халкы мәҗлесе башлыгының урынбасары Нариман Джелял да бар. Ул 2021 елда аннексияләнгән Кырымда кулга алынып, газүткәргечтә диверсия ясауда гаепләнеп, 17 ел төрмәгә хөкем ителгән иде. Төрмәдә аның авырулары көчәйгән һәм сәламәтлеге начарайган иде. Бу хакта Facebook-та аның хатыны Левиза Джелялова хәбәр итте.

Зеленский шулай ук Русия әсирлегеннән азат ителгән башка украиннарны атады: 2017–2018 елдан әсирлектә булган ватандашлар Елена Пех һәм Валерий Матюшенко, басып алучыларга каршылык күрсәткән өчен Бердянскида кулга алынган Украина грек-католик чиркәве руханилары Бохдан Гелета һәм Иван Левицкий, Беларус территориясендә әсирлеккә алынган һәм ирекләреннән мәхрүм ителгән тагын биш ватандаш: Николай Швец, Наталья Захаренко, Павел Куприенко, Людмила Гончаренко һәм Екатерина Брюханова. Алар хәзер барысы да азат ителде һәм өйләрендә – Украинада.

Нариман Джелялны Украинага кайткач Кырымтатар лидеры Мостафа Җәмилев, Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров, мөфти Айдер Рустемов һәм башкалар каршы алды.

  • Джелял 1980 елда Үзбәкстанда туган. 1980 еллар ахырында гаиләсе белән Кырымга кайта, Джанкойда мәктәптә укый. ATR телеканалында алып баручы, "Авдет" газетында хәбәрче булып эшли һәм Акмәчет халыкара мәктәбендә тарих һәм хокук белеме укыта.
  • 2013 нче елдан кырымтатар халкы мәҗлесе башлыгы урынбасары, Кырымны аннексияләгәннән соң, Мәҗлес эшчәнлеген тыюга кадәр, мәҗлеснең мәгълүмат һәм аналитика бүлеге җитәкчесе.
  • 2014 елның маенда Нариман Джелял "Русия хакимияте белән диалог мөмкин түгеллеген аңладык", дип белдерде.
  • 2015 елның 27 мартында Русиянең куәт оешмалары Нариман Джелялның Акмәчет районы Бейтаныш авылындагы йортында тентү үткәрде. Джелялне "26 февраль эше" нигезендә сорау алуга чакырдылар.
  • 2018 елның ноябрендә Киевтан Кырымга барышлый Русия ФСБ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланды. Джелял ФСБ хезмәткәрләренең игътибарын Корылтай йөз еллыгына әзерләнгән тәңкәләр, Кырымның аннексиясе турындагы китап, Кырымтатар корылтае конференциясеннән калган блокнотлар җәлеп итүе турында сөйләде. Моннан тыш, ФСБ хезмәткәрләре Нариман Джелялнең телефонын һәм аның телефондагы элемтәләрен тикшергән.
  • 2021 елның 4 сентябрендә Русия хокук саклау оешмалары Акмәчеттә кырымтатарларда тентүләр уздырды, нәтиҗәдә биш кеше тоткарланды. Журналист, җәмәгать эшлеклесе Нариман Джелял шуларның берсе иде. Аны һәм бертуган Асан һәм Азиз Ахтемовларны диверсиядә, ягъни белә торып Ангара авылындагы газ үткәргечкә зыян салуда гаепләделәр. ФСБ фаразына күрә, август ахырында украина күзләве кушуы белән кырымтатарлар "Крымгазсети" оешмасының газ үткәргечен шартлаткан. Шул ук вакытта газ оешмасының мөдире Сергей Тарасов газ җибәрүдә тоткарлыклар булмавын белдерде.
  • Нариман Джелял "Веджие Кашка эше" фигурантларына актив теләктәшлек күрсәтеп килде, "Кырым теләктәшлеге" берләшмәсе җыелышларында катнашты.
  • 2020 елның сентябрендә Украина президенты Офисы җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Трофимов Нариман Джелялгә III дәрәҗә "Хезмәтләре өчен" ордены тапшырды.
  • 2022 елның 21 сентябрендә 17 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем ителде. Мәхкәмә аның белән бер эштә гаепләнүче Асан Әхтәмовны – 15, аның бертуганы Азиз Әхтәмовны 13 еллык кырыс тәртипле колониягә хөкем итте.
  • 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. 2014 елның язында Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, ярымутрауда даими рәвештә бәйсез журналистлар, җәмәгать активистлары, кырымтатар милли хәрәкәте активистлары, Милли Мәҗлес әгъзалары, шулай ук Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы белән элемтәләрдә шикләнелүче кырым мөселманнарында тентүләр уза. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
  • Хәзергәчә йөздән артык кырымтатар колонияләрдә яки тикшерү изоляторларында тотыла. Күп очракта аларны экстремизмда гаеплиләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG