Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашева 6,5 ел колониягә хөкем ителде


Алсу Кормаш
Алсу Кормаш

Татарстан Югары мәхкәмәсе аны "хәрби фейклар" таратуда гаепле тапкан. 

Татарстан Югары мәхкәмәсе Азатлык радиосының Татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны "Русия армиясе турында ялган мәгълүмат таратуда" (Җинаять кодексының 207.3 маддәсе) гаепле дип тапты. Мәхкәмә аны 6,5 ел колониягә хөкем итте.

Бу хакта мәхкәмә сүзчесе Наталья Лосевага сылтанып, Associated Press хәбәр итә.

Элегрәк мәхкәмәнең матбугат хезмәтендә "Медиазона"га мәхкәмә эшенең яшерен барачагын һәм утырышларның ябык булачагын хәбәр иттеләр.

Associated Press язуынча, мәхкәмә карары узган җомга игълан ителгән. Шул ук көнне Екатеринбурдагы мәхкәмә ябык утырышта The Wall Street Journal журналисты Эван Гершковичны шымчылык турындагы җинаять эше нигезендә 16 ел колониягә хөкем итте.

Сак астында калдыру турында мәхкәмә утырышларының берсендә Алсу Кормашева "хәлем бик үк яхшы түгел, шартлар бик начар" диде. "Сәламәтлегемне кайгыртырга мөмкинлегем юк, ә табиблар минималь ярдәм күрсәтә" диде ул.

  • Алсу Кормашева — АКШ һәм Русия ватандашы, ул Чехия башкаласы Прагада ире һәм ике баласы белән яшәде. Журналист гаилә сәбәпләре белән былтыр май уртасында Казанга кайтты.
  • 2023 елда 2 июнь көнне аны Казан һава аланында куәт оешмалары вәкилләре тоткарлады һәм ике паспортын да — Американыкын да, Русиянекен дә тартып алды. Аңа икенче ватандашлыгы турында Русия хакимиятләренә белдермәгән өчен җинаять эше ачылды (РФ Җинаять кодексының 330.2 маддәсе), 10 мең күләмендә штраф салынды.
  • Шул беренче хөкем карары көченә кергәнен көткән арада, 18 октябрьдә, Алсу Кормашева тоткарланды. Аңа үзен ят агент булуын белдертмәү сылтамасы белән җинаять эшен ачтылар (РФ Җинаять кодексының 330.1 маддәсе). Бу Русиядә беренче шундый очрак.
  • Былтыр декабрьдә исә аңа Русиянең хәрби көчләре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә яңа җинаять эше ачылды. Җинаять эше Азатлык 2022 елда чыгарган "Нет войне" ("Бетсен сугыш") китабын чыгару өчен ачылган. Шулай итеп, хәзер Русия хакимияте Кормашеваны әлеге китапны тарату эшенә бәйләргә тырыша.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG