Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Миңа бу вакыйгалар аша узарга фәкать өмет ярдәм итте". Алсу Кормашның иректә беренче әңгәмәсе


Алсу Кормаш ире Павел Буторин белән
Алсу Кормаш ире Павел Буторин белән

Азат Европа/Азатлык радиосына биргән беренче әңгәмәсендә Алсу Кормаш бу көннәрдә нинди хисләр кичергәне, беренче чиста суга шатлануы һәм үзенең бернинди нәфрәт тә тоймавы турында сөйләде.

Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашның Русия тоткынлыгыннан азат ителүеннән соң берничә көн узды. Хәзер АКШның Техас штатында аның сәламәтлеген тикшерәләр, берүк вакытта ул гадәти тормышка кайтырга да өйрәнә.

Ире Павел Буторин белән Алсу Азат Европа/Азатлык радиосына соңгы вакыйгалар һәм кичергәннәре турында сөйләде. Әңгәмәне Азатлыкның хәбәрләр бүлегеннән Майкл Экел алды.

— Алсу, сезне күрү шулкадәр шәп! Сез берничә озын һәм шактый хисси көннән соң хәзер Техаста ял итәсез. Үзегезне ничек хис итәсез?

— Рәхмәт. Мин әйбәт кенә. Ниһаять, яхшы кулларда. Профессионал медицина ярдәмен алам. Айларча миңа мондый ярдәм күрсәтелмәде. Ниһаять, бер ел тоткынлык һәм коточкыч сынаудан соң, хәзер мин кешечә мөнәсәбәт тоям.

Алсу Кормашның иреккә чыкканнан соң беренче интервьюсы
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:00 0:00

— Без сезнең АКШка кайту видеоларын карадык, сезне президент Байден һәм вице-президент Һаррис та каршы алды. Һәм, әлбәттә, сезнең ирегез һәм ике кызыгыз белән җылы очрашуыгызны да күрдек. Дөресен әйткәндә, минем күз яшьләрем чыкты. Бу мизгел сезгә ана, хатын буларак ничек тоелды? Бер елдан артык гаиләгездән мәҗбүри аерылып торганнан соң, очкычтан чыгып, гаиләне күреп һәм аны кочакларга дип йөгерүне тасвирлагызчы.

— Мин ул мизгел турында озак, айларча хыялландым һәм төрлечә күз алдыма китереп тордым. Төшләремдә бу очрашуның ничек булачагын күрдем. Әлбәттә, бу мин көткәннән дә яхшырак булды. Хәзер бу — минем иң бәхетле мизгелем.

Гаиләмне кочаклаганга кадәр мин моның чынбарлыкта булуына ышана алмадым. Теләсә нәрсә үзгәрергә мөмкин иде, шуңа барысы да яшерен оештырылды. Айларча минем тикшерү эшемдә бернинди хәрәкәт булмады, һәм кинәт мине каядыр, ниндидер максатта алып киттеләр. Мин берни белмәдем. Һәм, ахыр чиктә, хыялым чынга ашты.

Мин бу могҗизаның чыннан да булганына бары тик иремне һәм балаларымны кочаклагач кына ышандым. Һәм шуннан бирле без бер-беребезне кочаклаудан туктый алмыйбыз.

Алсуның гаиләсе белән күрешү мизгеле
Алсуның гаиләсе белән күрешү мизгеле

Павел: Бу яктан да соңгы көннәрдә барысы да шулкадәр билгесез иде. Мин социаль челтәрләрдән, тикшерелмәгән мәгълүматтан ерак торырга тырыштым. Беләсезме, хәтта пәнҗешәмбе иртән Ак йортка барган вакытта, башка тоткын гаиләләренең дә Ак йортка кергәнен күргәч һәм алар белән кочаклашкач та, мин бу вакыйганың нәкъ шул көнне булачагын белмәдем.

Шуннан соң Овал офиста (Oval Office, АКШ президентларының эш урыны - ред.) президент Байден безгә алмашу турында игълан итте. Хәтта шунда да ышану авыр иде, бер көндә бик күп көтелмәгән шатлык булды. Шуларның берсе, беләсездер, президентның эш урыныннан Алсуга телефоннан шалтырату иде. Без, айларча аралаша алмаган килеш, ниһаять, Алсу тавышын ишетү бәхетенә ирештек.

— Алсу, сезнең ирекле дөньяга, Кушма штатларга яңадан кайту шатлыгына, ялгышмасам, авокадо тәменнән ләззәт алу да өстәлде. Сез хәзер тагын нәрсәдән ләззәт табасыз? Бәлки сагынганны аңламаган әйберләр дә бардыр?

— Бу чыннан да мәзәк. Мин кайтып беренче мәртәбә авокадо ашаганда, мине видеога төшерүләрен белмәдем дә. Төрмәдә авокадо турында уйламадым да, әлбәттә. Ул бик тәмле, аеруча монда, Техаста, әмма беренче итеп мин беренче стакан чиста судан ләззәт алдым. Мин аны Әнкарадан АКШка очканда эчтем. Мин бу чиста су стаканы турында хыялландым. Аннары кунакханәдә минем беренче озак итеп душта юынганым, җайлы ятакта беренче йокым...

Әле берничә көн генә узды һәм мин эшләгән бар эшләр беренче булып күренә. Бүген дә минем "беренче тапкыр"лар әле күп. Иртүк мин беренче тапкыр үзем генә йөреп кайттым. Сакчыларсыз, күзәтүсез, мине беркая да алып баруларсыз.

Дөресен әйткәндә, мин төрмәдә шулкадәр авыр булыр дип уйламаган идем. Әмма мин көчле булдым. Мин көчле рухымны сакладым дип уйладым, ләкин алай да хәзер миңа барысын аңларга һәм кичерергә вакыт кирәк икән.

Павел: Безнең яктан мин һәм кызлар Алсуга күп ай дәвам иткән гаделсез һәм хаталы тоткынлыктан соң ирекле дөньяга яңадан күнегергә ярдәм итәрбез. Бу бер процесс булачак. Без бу юлда хәзер аңа терәк булачакбыз. Инде бар да яхшы, ниһаять, Алсу яхшы кулларда. Аның тирәсендә, ниһаять, мәхәббәт.

Озак айлар дәвамында Алсуга кешечә мөнәсәбәт булмады. Хәзер бу дәһшәтле вакыт тәмам, без куркыныч төштән уянып киләбез. Проблемның шулай чишелгәненә мин шатмын. Русия белән Беларуста, басып алынган Кырымда Азатлык радиосыннан тоткарланган башка журналистлар өчен дә бу проблемнар чишеләчәк.

— Алсу, алмашу булачагы турында беренче билге сезгә кайчан булды, кайсы вакытта нәрсәдер чамалый башладыгыз? Казанда төрмәдә утыргандамы, әллә сезне Мәскәүгә алып киткәч кенәме?

— Минем кыш озын, бернинди хәбәрсез үтте, тикшерү эшендә дә хәрәкәтләр юк иде, берни белмәдем. Шуннан кинәт кенә минем мәхкәмә билгеләнде, бу нәрсәдер булуына ишарә иде. Мин шулай ук Эванның да (Эван Гершкович, Русиядә кулга алынган американ журналисты - ред.) мәхкәмәсе шул ук көнне булганын белдем, бу бер ишарә була ала дип уйладым.

Аннары бераз тынлыктан соң мине Казаннан алып киттеләр, ләкин башта Мәскәүгә түгел, бөтенләй башка юнәлештә. Миндә ниндидер өмет бар иде, тик мин бар нәрсәгә дә әзер идем. Өч көнлек юлдан соң мине Мәскәүгә алып китүләрен белдем, яңадан өмет барлыкка килде. Мәскәүдә мине янә төрмәгә утырттылар, анда булганда да миңа берни әйтелмәде. Хәлләр шулай булды.

Мин һәрвакыт алмашу мөмкинлегенә ышандым, әкрен-әкрен бу чынга ашачак дип ышандым, әмма бу минем өметем генә булды. Журналист, хатын-кыз өчен 6,5 ел төрмә хөкеме акылга сыймаслык нәрсә иде.

— Сезне күчергән вакытта сез моны ФСБ тарафыннан ниндидер хәйлә, сезгә психологик басым ясау омтылышы дип уйладыгызмы?

— Узган 10 айда мин ифрат зур психологик басымга дучар булдым. Шуңа инде мин моның турында уйламадым. Миндә өмет кенә бар иде, һәм бу өмет миңа бу вакыйгалар аша узарга ярдәм итте. Мин туктамый өметләндем һәм ышандым.

— Сезнең гаилә белән очрашудан, иректән шатлык кичерүегез аңлашыла. Ә тагын нинди хисләр бар? Сез ачулымы? Русия дәүләте сездән, сезнең тормыштан, гаиләгездән 10 ай гомерегезне тартып алуга ачуыгыз чыгамы?

— Хәзерге хисләрем арасында ничектер аеруча билгеләнгән ачу хисе юк. Мин ачулы түгел. Минем беркемгә дә нәфрәтем юк. Мин кызганам — эшләргә тиешле эшне башкаручыларны кызганам: хөкемдарлар, тикшерүчеләр, сакчылар...

Ачу хисе чыннан да юк. Хәзер миңа дөньяны куып җитәргә кирәк. Мин булмаганда минем гаиләм төшергән шулкадәр видеоларны карарга кирәк. Яңа музыка, яңа китаплар, фильмнарны, барысын өйрәнергә кирәк. Әйе, бу вакыт миннән тартып алынды һәм беркем дә бу елны миңа һәм гаиләмә кайтармаячак. Без моны кичердек һәм бу мине, минем гаиләмне көчлерәк итте. Әйе, миндә ачу да юк, нәфрәт дә сизмим.

— Павел, сезнең өчен соңгы көннәр хисләр ташкыны булды. Сез нинди хисләр кичердегез, сезнең өчен бу көннәр нинди булды?

Павел: — Хәзер миңа да яңа тормышка күнегергә, иртән торуга ук социаль челтәрләр яки адвокаттан хәбәрләрне тикшерергә кирәкми. Мин зур җиңеллек хис итәм, һәм яңа тормышка күнегә башлауны да зарыгып көтәм. Бу бик хисле көннәр булды. Мин ниләр булганын һаман аңларга тырышам, һәм, беләсезме, боларны узуыбызга һаман ышана алмыйм. Беләсездер, без Овал офиста булдык, балалар президент Байден, вице-президент Һаррисны күрде. Алар белән якыннан, гайре рәсми рәвештә аралаштык. Байден безгә Ак йорт буйлап хосусый экскурсия үткәрде. Бу искитмәле иде.

Мин болар турында һаман уйланам, ләкин, иң мөһиме — без бәхетле. Һәм бу күпертеп әйтү түгел. Алсуның кайтуы белән без чиксез бәхетле. Алсу бернинди яманлык кылмаган, ул җинаятьче түгел. Бөтен дөнья аның төрмәдә нахакка утыруын белә. Безнең гаилә мондый сынауга дучар ителергә тиеш түгел иде. Журналистика җинаять түгел һәм Алсу да җинаятьче түгел. Аның кайтуына мин чиксез шатмын.

Алсу: — Мин кайтуыма бәхетле. Балаларым янында булуыма бәхетле. Мин янә гадәти бер әни булырмын, гаиләмне кайгыртырмын. Мәктәп мәшәкатьләре кебек гади проблемнарга кайтырга телим.

Минем эшем тирәсендә булган хәлләрне өйрәнү, һәм тагын да күбрәк белү — искиткеч. Мине яклау төркеме, АКШ хакимияте, Конгресс әгъзалары, Журналистларны яклау комитеты, Азатлык радиосыннан минем хезмәттәшләрем, матбугат иреге өчен җәмгыятьләр... Миңа җиткән хәбәрләр шулкадәр чикле иде, мин бу кампаниянең никадәр зур булганын да белмәдем. Зур рәхмәт, миңа бу бик кадерле. Мин һәр кешегә шәхсән рәхмәт әйтәчәкмен.

Павел: — Алсуга чыннан да күп кеше белән күрешеп, аларга рәхмәт әйтергә кирәк булыр. Ул Атлантик океанның ике ягында да аның иреге өчен тырышкан кешеләрнең никадәр күп булуын әле белми.

Балаларга килгәндә, мин аларга да рәхмәт әйтергә тиешмен. Алар чыннан да Алсу иреге өчен көрәшкән иң шәп адвокат һәм аның вәкиле булды. Алар буйга да үсте, шул ук вакытта җитлекте дә. Алар американ буларак та, гади кеше буларак та үз хокукларын хәзер яхшы аңлый.

Алсу Кормаш эше турында барлык материалларны монда укый аласыз.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG