Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормаш Матбугат иреге халыкара бүләген алды


Алсу Кормашева
Алсу Кормашева

Бүләкләрне тапшыру быел 21 ноябрьдә Нью-Йоркта узачак.

Азатлык Радиосының татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормаш (Алсу Кормашева), Нигердан тикшеренүче-журналист Самиру Сабу, фәләстин журналисты Шрук Әл Айла һәм Гватемала журналисты Куими де Леон Журналистларны яклау комитетының Матбугат иреге өчен халыкара бүләгенә ия булды. Бу хакта оешма сайтында хәбәр ителә.

Алсу Кормаш 288 көн буе Русиядә тоткынлыкта булды. Аны Русиянең хәрби көчләре турында "фейклар" таратуда гаепләделәр. Җинаять эше Азатлык 2022 елда чыгарган "Нет войне" ("Бетсен сугыш") китабын чыгару өчен ачылган иде. Бу китапта Украинага һөҗүм итүгә каршы чыккан 40 русияленең тарихы язылган.

19 июльдә Татарстан Югары мәхкәмәсе аны 6,5 ел колониягә хөкем итте. 1 августта журналист Көнбатыш илләре, Русия һәм Беларус арасында тоткыннар белән алмашу вакытында иреккә чыкты.

Самира Сабу — Нигерның иң танылган тикшеренүче журналистларвыннан берсе. Хөүкәт эшчәнлеге турындагы репортажлары аркасында ул кулга алуларга һәм мәхкәмә эзәрлекләүләренә дучар булган. Шул ук вакытта ул Актив гражданлык яклы блогерлар ассоциациясе президенты булып тора. Бу берләшмә сүз иреге һәм хатын-кызларның хокуклары өчен көрәшә.

Шрук Әл Айла - Ain Media бәйсез продюсерлык ширкәтен җитәкли. Аның ирен - ширкәткә нигез салучыларның берсен Газзә сызыгындагы хәрби хәрәкәтләрне яктырткан чагында үтерәләр. Шулай ук ул Газзәдән репортажлар алып бара.

Куими де Леон - экология һәм кеше хокуклары турында яктыртучы Prensa Comunitaria мәгълүмат агентлыгына нигез салучыларның берсе. Әлеге басмада эшләве аркасында, аңа Гватемаланың копоратив һәм хөкүмәт көчләре тарафыннан даими янаулар килә башлый. 2017 елда Леон Ruda дигән феминист дигитал журналга нигез сала. Ул җенси һәм репродуктив хокукларга багышлана.

"Матбугат иреге өчен халыкара бүләге - бөтен дөньядагы журналистларның дөреслекне бастырырга тырышуларына да карамастан, фактларны хәбәр итү өчен башкарган мөһим эшен символлаштыра", дип белдерде Журналистларны яклау комитеты мөдире Джоди Гинсберг.

Шулай ук Журналистларны яклау комитеты "Чикләрне танымаучы репортерлар" халыкара хокук яклау оешмасының баш мөдире Кристоф Делуарга үлеменнән соң Gwen Ifill Press Freedom Award бүләге тапшырачак. Бу бүләкне ел саен матбугат азатлыгына чын күңелдән бирелгәнлек билгесе буларак тапшыралар.

Делуар 2024 елның июнендә, яман шеш аркасында чирләре көчәеп вафат була.

Бүләкләрне тапшыру тантанасы 2024 елның 21 ноябрендә Нью-Йоркта узачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG