Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ниһаять, иректә! Алсу Кормаш 15 айда беренче мәртәбә гаиләсе белән очраша


Архив фотосы
Архив фотосы

Кимендә икенче дөнья сугышыннан бирле иң күләмле тоткын алмашу кысаларында Азатлык журналисты Алсу Кормаш та иреккә чыкты. Атнакич төштән соң башкалар белән бергә Әнкарага китерелгән Алсу, төрек башкаласыннан АКШка юл алган очкычка күчеп утырды. Аны анда гаиләсе — ире, ике кызы каршы алды.

Алсу Кормаш Казанда үз теләгеннән тыш 288 көн тотылды, шуның зур өлешен зинданда уздырды дияргә була. Русия хакимияте аны нахакка гаепләп, якыннары белән дә аралыштырмый тотты, ике атна элек шыпырт кына яшерен мәхкәмә оештырды һәм 6 ел ярымга төрмә җәзына хөкем итте.

Ә 1 августта бер төркем Көнбатыш илләре һәм Русия арасында тоткын алмашу үтте, шуның нәтиҗәсендә Русия ягыннан 16 кеше азат ителде һәм аларга илдән китү оештырылды. Шулар арасында Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормаш та булды.

Джо Байден Алсуның кызы Мириямне туган көне белән котлый
Джо Байден Алсуның кызы Мириямне туган көне белән котлый

Шул ук көнне кичкә таба АКШ президенты Джо Байден тоткыннарның азат ителүе турында Ак йортта чыгыш ясады. Бу чарада азат ителгән американ ватандашларының туганнары катнашты. Алар арасында Алсу Кормашның ире Павел Буторин, кызлары Бибисара һәм Мириям да бар иде. Мириям 2 августта туган көнен билгели. Аңа 13 яшь тула.

Бу уңайдан Байден Алсу Кормашның кечкенә кызы Мириямне кочаклап, туган көне белән котлады. "Happy Birthday" җырын башкарып "Туган көнне әниеңнең кайтуы — иң зур бүләк инде", диде һәм "13 яшьтә егетләр турында уйларга әле иртәрәк" дип шаяртып та алды.

Бер елдан артык Алсу шушы ике кызын һәм ирен күрмичә, сөйләшә дә алмыйча яшәде. Аны моңа мәҗбүр иттеләр. Хәзер инде әлегә кадәр бервакытта да озакка да, кыска вакытка да бер-береннән аерылмаган гаилә янә берләште. Алар Алсуны АКШның һава аланында каршы алды.

Сулда Алсуның гаиләсе
Сулда Алсуның гаиләсе

Ак йортта Джо Байден белдерү ясаганнан соң Алсуның ире Павел Буторин кичергән хисләре белән уртаклашты.

— Соңгы айларда мин хисләремне богауда, өметләремне контрольдә тотарга өйрәндем. Без һәрвакыт яхшыга өметләндек. Бернинди дә яңалыкларны укымадым, интернеттан ерак торырга тырыштым. Расланмаган хәбәрләрне укырга теләмәдем. Әмма Ак йортка чакыру алгач, без көткән вакыйга тормышка ашуын аңладым.

Бу чынында төш кебек. Соңгы 9 ай дәвамында безнең белән булган хәлләр томан эчендә кебек булды. Хисләребез таша, хәзер без ниләр булганын аңларга тырышабыз. Ак йортта булуыбыз, анда Алсуның тавышын ишетү, президент Байден янында тору — бу башка сыймаслык хәлләр. Безнең өчен бик авыр ел булды, ниһаять, авыр юлны кичүебез тәмамлана. Алсуны кочаклыйсы килә. Без аңа гаделсез тотык булып берничә ай төрмәдә утырганнан соң гадәти тормышка кайтырга ярдәм итәчәкбез.

Бу сынауны узганда безнең кызларыбыз үзләрен батырларча тотты. Алар "Алсуга азатлык!" хәрәкәтенең иң актив кешеләре булды. Алсу аларны күргәч, кызларның буйга үскәнен күрер, әмма шул ук вакытта алар үз хокукларын, сүз иреген яклый белүче хатын-кызлар булып җитлегүен дә күрәчәк.

Кызларыбыз аркасында Алсу белән бу сынауны уза алдык

Шушы ике кызыбыз аркасында Алсу белән бу сынауны уза алдык дип уйлыйм. Бик хислу булды бу көн. Әмма Алсуны кочаклагач, хисләр тагын да артачак, — диде Павел Буторин.

Алсу Кормаш өчен дә иң зур сынау да менә шул — тикшерү изоляторында тотылып ике кызы, ире турында бернинди дә мәгълүмат ала алмау булды. Алар белән ни хат алышу, ни шалтыратышып тавышларын ишетү мөмкин түгел иде. Прагада калган гаиләсе дә Алсуның медиада чыккан фотоларын, кыска видеоларын гына карау белән чикләнде. Казанга карт авыру әнисенә, чирле энесенә ярдәм итәм дип кайткан Алсуның башта паспортларын тартып алдылар һәм шул рәвешле кире кайтып китүенә киртә куйдылар, аннары аны үзен "ят агент" итеп танымауда гаепләделәр, ә инде 3 айдан соң тикшерү изоляторына утыртып куйдылар. Бу юлы инде аңа яңа уйдырма гаепләүләр тагылды — җинаять эше Русиянең кораллы көчләре турында ялган ("фейклар") тарату турында ачылды.

Дөньядан тулысынча диярлек аерылуына карамастан Алсу әнисенә аның күңелен күтәрерлек, юатырлык хатлар юллап торды. Аның үзенә дә дөньяның төрле почмакларыннан дуслары, танышлары, хәтта бер дә белмәгән кешеләрдән хатлар килә башлады, аны яклау чаралары бар дөнья буйлап оештырыла башлады.

Казанның 2нче санлы тикшерү изоляторында ул иң күп хат, "открытка"лар алучы тоткын булгандыр. Ә анда, Алсу сүзләренчә, һәрбер хат алтын бәясенә тиң, чөнки бу — читлектән тыштагы дөнья белән элемтә, бу — саф һава сулауга тиң. Һәрбер хатта — ярату, теләктәшлек белдерү, иреккә чыгуын көтү, дога-теләк әйтү. "Җылы сүзләр миңа яшәргә көч бирә", дип аңлата иде Алсу. Ул үзе дә һәрвакыт мәрхәмәтлелек, ярату чыганагы булды, һәр кешегә җылы сүзен кызганмады.

Изоляторда утырган Алсу атна саен дистәләгән татар журналы, газетлар укучы булды

Сак астында Алсу иң күп хат алучы гына түгел, атна саен дистәләгән татар журналы, газетлар укучы кеше булды. Матбугатны аңа дуслары яздырды. Бу да изоляторның тарихында беренче тапкыр булгандыр. Аңа атна саен, ай саен яңа чыккан газет-журналлар килеп торды. Матбугатны укып Алсу татар теленә сусавын баса иде. Хатлар, хикәяләр, мәкаләләр укып…

Ул язган хатлардан аңлашылганча, изолятордагы шартлар шактый начар иде: кышын — салкын, ә җәен — эссе. "Камералар тулы, тынчу, кечкенә тәрәзәдән кояш нуры көчкә, саран гына керә ала… Көненә бер тапкыр бер сәгатьлек "атлап керү" каралган, анысы да кечкенә, дүрт почмактай мәйданда арлы-бирле йөреп алу гына. Монда да иркенләп һавадагы болытларны күзәтү, кояшка битне куеп күзләрне йомып иркәләнеп тору мөмкин түгел. Аларны күрәм дисәң, күзләр рәшәткәгә килеп төртелә. Камерада утырганда мин ябык ишеккә карамаска тырышам, чыга алмый торган ишек куркыныч", дип яза иде Алсу.

Эван Гершкович, Алсу Кормаш һәм Пол Уиланның иректә беренче фотосы
Эван Гершкович, Алсу Кормаш һәм Пол Уиланның иректә беренче фотосы

Язын чираттагы бер мәхкәмә утырышына китерелгәч, Алсу үзенең сәламәтлеге начарая башлавын әйткән иде. Ул моның турында хатларда дусларына да сөйләде.

Алсу Азатлыкта 26 ел дәверендә эшләгән кеше. Аны татар-башкорт редакциясендә генә түгел, бар радиода бик яхшы беләләр, чын профессионал буларак та, кеше буларак нык хөрмәт итәләр. Шуңа күрә дә аның Казанда тоткарлануын һәм нахакка гаепләнеп тотылуын хезмәттәшләре дә бик авыр кичерде.

Алсу — кызыклы проектларны уйлап табучы да, аларны тормышка ашыручы да, һәр кешене үсендереп җибәрүче дә, кешеләрнең уңышына ихластан сөенүче дә, теләсә кем белән уртак тел табучы да.

Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормаш иреккә чыкты
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:58 0:00

Алсуның ниһаять иреккә чыгуы аны гаиләсенә генә түгел, кире шушы иҗади мохиткә дә кайтара. Берүк вакытта иреклекнең, азат булып яшәүнең никадәр мөһим, никадәр кадерле, никадәр ләззәтле икәнен дә ныграк аңларга ярдәм итә.

  • Алсу Кормаш (Кормашева) — АКШ һәм Русия ватандашы, ул Чехия башкаласы Прагада ире һәм ике баласы белән яшәде. Журналист гаилә сәбәпләре белән былтыр май уртасында Казанга кайтты.
  • 2023 елда 2 июнь көнне аны Казан халыкара һава аланында куәт оешмалары вәкилләре тоткарлады һәм ике паспортын да — Американыкын да, Русиянекен дә тартып алды. Аңа икенче ватандашлыгы турында Русия хакимиятләренә белдермәгән өчен җинаять эше ачылды (РФ Җинаять кодексының 330.2нче маддәсе), 10 мең күләмендә штраф салынды.
  • Шул беренче хөкем карары көченә кергәнен көткән арада, 18 октябрьдә, Алсу Кормашева тоткарланды. Аңа үзен ят агент булуын белдертмәү сылтамасы белән җинаять эшен ачтылар (РФ Җинаять кодексының 330.1нче маддәсе). Бу Русиядә — беренче шундый очрак.
  • Былтыр декабрьдә исә аңа Русиянең хәрби көчләре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә яңа җинаять эше ачылды. Җинаять эше Азатлык 2022 елда чыгарган "Нет войне" ("Бетсен сугыш") китабын чыгару өчен ачылган. Шулай итеп, Русия хакимияте Кормашеваны әлеге китапны тарату эшенә бәйләде.
  • 19 июльдә яшерен мәхкәмә Алсу Кормашеваны 6,5 елга хөкем итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG