Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш башланганнан соң Татарстанда коммуналь челтәрләр алыштыру 25 процентка кимегән, бәясе ике тапкырга арткан


Казанда "Водоканал"ында чистарту корылмасы, архив фотосы
Казанда "Водоканал"ында чистарту корылмасы, архив фотосы

Республикада челтәрләрне алыштыру өчен бүленгән акча 47 процентка артса да, бәяләр күтәрелү сәбәпле, төзекләндерү эшләре күләме кимегән.

2022 елдан Татарстанда коммуналь инфраструктура челтәрләрен алыштыру акрынайган. Бу хакта 23 июльдә "Татэнерго" оешмасы мөдире урынбасары Рим Галиәхмәтов хөкүмәттә узган матбугат очрашуында белдерде.

Аның сүзләренчә, 2022 елдан Татарстанның төп энергетик ширкәте "Татэнерго"га караган инфраструктура челтәрләрен алыштыру бәясе ике тапкырга арткан. 2021 елда аның бер дүрткел метры 74,5 мең сум торса, 2023 елда — 147,3 мең сумга җиткән. Шул сәбәпле модернизациягә бүленгән акчаны 47 процентка (2021 елда — 1,5 млрд сум, 2023 елда — 2,2 млрд сумга бүленгән) арттырырга мәҗбүр булганнар. Моңа карамастан, соңгы ике елда алыштырылган челтәрләр 25 процентка кимегән.

— 2019 елда без таушалган челтәрләрнең 2,7 процентын алыштырдык, — диде ул. — Иң зур нәтиҗәгә 2021 елда ирештек (2,9%). Шуннан соң кимү башланды (2022 һәм 2023 елда — 2,1%), гәрчә акча күбрәк бүленсә дә. Ни өчен шулай? Чөнки челтәрләрне алыштыру бәясе 2019 елдан, аеруча 2021-22 еллардан арта. Моның сәбәбе — материалның кыйммәтләнүе. Ул инфляциягә караганда күпкә ныграк арта. Өстәмә финанслар, шул исәптән бюджет акчалары бүлүләр дә инфляцияне арттыра, кызганыч. Шуңа да челтәрләрне алыштыру күләме кими.

"Казэнерго" һәм "Водоканал" оешмаларында да таушалган челтәрләрне алыштыру нормативтан азрак күләмдә эшләнгән.

2023-2024 елда Татарстанда коммуналь инфраструктураны яңартуга 4,7 млрд сум бүленгән.

Моңа "кадәр Татэнерго" оешмасы баш мөдире Рәүзил Хаҗиев Татарстанда җылылык белән тәэмин итү челтәрләренең яртысыннан күбрәк таушалган хәлдә диде. Моның төп сәбәбе — җитәрлек акча бүленмәвендә.

Былтыр Казанда инженер челтәрләре, төзекләндерелүгә караганда, ике тапкырга тизрәк таушалган, диде рәсмиләр. Мәсәлән, Казанда таушалган хәлдәге су һәм канализация челтәрләрнең озынлыгы 58 километрдан арткан.

Моңа кадәр белгечләр "Водоканал" оешмасына торбаларны һәм инфраструктураны төзекләндерү өчен 65 млрд сум кирәк дип белдерде. Бу уңайдан узган ел Казан мэры Илсур Метшин шәһәрдә җыелган салымнарны Мәскәүдә федераль програм ярдәмендә кайтаруны сорады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG