Accessibility links

Кайнар хәбәр

Анталья татарлары "Татарстан мәдәният җәмәгатьчелеге" оешмасын булдырды


Оешма җитәкчесе Гөлназ Җиһангирова
Оешма җитәкчесе Гөлназ Җиһангирова

Оешма бу көннәрдә рәсми теркәлде.

Төркиянең Анталья шәһәрендә яшәүче татарларның "Татарстан мәдәният җәмәгатьчелеге" оешмасы барлыкка килде. Оешма рәсми рәвештә теркәлде. Бу хакта Анталья татарларының инстаграм битендә хәбәр ителә.

Җәмәгатьчелекнең җитәкчесе – музыкант Гөлназ Җиһангирова.

Соңгы 3-4 ел эчендә Анталья мэриясе белән тыгыз элемтә корып, төрле халыкара проектлар, фестивальләрдә татарларны актив катнаштырып, татар мәдәниятен пропагандалап килүче шәхес, диелә җәмгыятьнең аккаунтында.

Бу аккаунтта электән дә Анталья татарларының төрле милли чаралары яктыртылып бара иде. Соңгы берничә айда гына да Анталья татарлары шигырь бәйрәмнәре ясарга, сабантуй оештырырга, балалар өчен корбан бәйрәме уздырырга, халыкара чараларда катнашырга өлгерде.

Антальяда яшәүче адвокат, беренче милли чаралар оештырган шагыйрь Фәнис Зыялы яңа теркәлгән җәмгыять җитәкчесе Гөлназ Җиһан белән элеккечә һәрдаим киңәшләшеп эшләүләрен дәвам итәчәген әйткән.

Быел Антальяда татарларның ике Сабан туе узды. Аларны ике төркем оештырды. Анталья башкортлары Сабан туйны җәй башында ук бәйрәм итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG