Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм Көнбатыш илләре арасында тоткыннар алмашы кысаларында Алсу Кормаш азат ителде


Алсу Кормашева
Алсу Кормашева

АКШ ватандашларыннан Русия Алсу Кормашеваны, Эван Гершковичны һәм Пол Уиланны азат итте. Бу хакта хәбәрне Ак йорт раслады.

1 августта Русия белән Көнбатыш илләр арасында тоткыннар алмашы узды. Алмаштырылган тоткыннар арасында Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашева да бар. Ул ике атна элек Татарстанда хөкем ителгән иде.

АКШ ватандашларыннан шулай ук The Wall Street Journal журналисты Эван Гершкович һәм шымчылыкта гаепләнгән Пол Уилан да азат ителде.

Бу хәбәрне Ак йорт раслады.

— Бүген АКШның өч ватандашы һәм Грин-карта иясе өйләренә кайта. Бу кешеләр — нахакка төрмәгә ябылган Пол Уилан, Эван Гершкович, Алсу Кормашева белән Владимир Кара-Мурза.

Иреккә чыгу килешүе — дипломатик каһарманлык. Тулаем алганда без Русиядән 16 кешене азат итү турында килештек. Алар арасында Германиянең 5 ватандашы, Русиянең җиде ватандашы бар. Бу ирләр, хатын-кызлар Русиядә берничә ел дәвамында гаделсез тотык булып төрмәдә утырды.

Алар барысы да билгесезлектә яшәде, авыр сынаулар аша узды. Бүген бу туктатылды. Мин теләктшелек белдерүчеләргә рәхмәт белдерәм, — диелә АКШ президенты Джо Байден белдерүендә.

Моннан тыш алмашу кысаларында Русия 13 сәяси тоткынны азат итте. Алар Германиягә тапшырыла.

Русия үзенә Көнбатыш төрмәләрендә утырган 10 тоткынны кайтара диелә. Аларның күбесе күзләү оешмалары белән бәйле диелә.

Азат Европа/Азатлык Радиосы президенты Стивен Капус Алсу Кормашның азат ителүен тәбрикләп чыкты. Бу уңайдан ул АКШ хөкүмәтенә һәм Алсуны азат итү хакына армый-талмый эшләгән һәркемгә рәхмәтен белдерде.

— Алсу АКШ журналисты булганга гына тоткарланды, чынлыкта исә ул Русиягә гаиләсен күрер-кайгыртыр өчен генә кайткан иде. Ул бернинди начарлык кылмады, шуңа да гаделсез мөнәсәбәткә, гаиләсе, яраткан кешеләре, хезмәттәшләре белән мәҗбүри аерылышуга лаек түгел, — диде ул.

TRT Haber язганча, тоткыннарны алмаштыру Төркиянең милли күзләү оешмасы (MİT) ярдәмендә башкарылды. Барлыгы 7 ил (Русия, АКШ, Германия, Беларус, Словения, Норвегия, Польша) төрмәләрендә утырган 26 кеше алыштырылды, дип хәбәр итте Төркия күзләве.

  • АКШ һәм Русия ватандашы булган Алсу Кормашева гаилә сәбәпләре белән былтыр май уртасында Казанга кайтты. 2023 елда 2 июнь көнне аны Казан һава аланында куәт оешмалары вәкилләре тоткарлады һәм ике паспортын тартып алды. Аңа икенче ватандашлыгы турында Русия хакимиятләренә белдермәгән өчен җинаять эше ачылды (РФ Җинаять кодексының 330.2 маддәсе), 10 мең күләмендә штраф салынды.
  • Шул беренче хөкем карары көченә кергәнен көткән арада, 18 октябрьдә, Алсу Кормашева тоткарланды. Аңа үзен ят агент булуын белдертмәү сылтамасы белән җинаять эшен ачтылар (РФ Җинаять кодексының 330.1 маддәсе). Бу Русиядә беренче шундый очрак. Декабрьдә исә аңа Русиянең хәрби көчләре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә яңа җинаять эше ачылган иде. Җинаять эше Азатлык 2022 елда чыгарган "Нет войне" ("Бетсен сугыш") китабын чыгару өчен ачылган.
  • 22 июль билгеле булганча, Татарстан Югары мәхкәмәсе Кормашеваны "Русия армиясе турында ялган мәгълүмат таратуда" (Җинаять кодексының 207.3 маддәсе) гаепле дип тапты һәм аны 6,5 ел колониягә хөкем итте. Мәхкәмә яшерен һәм ябык рәвештә 19 июль көнне ук узды.
  • Шул ук көнне Екатеринбурдагы мәхкәмә ябык утырышта The Wall Street Journal журналисты Эван Гершковичны шымчылык турындагы җинаять эше нигезендә 16 ел колониягә хөкем итте.
  • Илләр арасында тоткыннар алмашы ихтималы турында соңгы берничә көн Русия медиалары күп язды. Дүшәмбедән башлап Русия колонияләре һәм төрмәләрендә утыручы сәяси тоткыннар югала башлаган иде, аларны утырган җирләрдән билгесез тарафка алып китүләре әйтелде.
  • "Агентство" басмасы язганча, 26 июльдән башлап югалган тоткыннар утырган төбәкләрдән Мәскәүгә 8 махсус очкыч очкан. Шул ук вакытта, АКШ төрмәләр базасыннан хөкем ителгән 4 Русия ватандашы турында мәгълүмат юкка чыккан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG