Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан метросын Фучик урамыннан Тынычлык бистәсенә кадәр озайтмакчылар


Казан метросы
Казан метросы

Төгәл карар якынча ярты елдан соң кабул ителәчәк дип көтелә.

Казан метросының икенче сызыгын киләчәктә көньякка таба озайтырга телиләр. Ул Универсиада авылы, Республикан клиник хастаханә аша Тынычлык бистәсенә кадәр сузылырга мөмкин. Бу хакта Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы Альберт Салихов белдерде.

Төгәл карар якынча ярты елдан кабул ителәчәк. Шул ук вакытта төзелеш тә башланырга мөмкин, ди башлык. Ул бу планны перспектив дип атады.

Хәзерге вакытта метроның икенче сызыгын дәвам итү проектын Татарстан хакимияте өйрәнә. Аның кирәклеген һәм тормышка ашыру мөмкинлекләре расланырга тиеш. Узган атна бу проектны Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим иттеләр.

Хәзерге вакытта Казан метросының икенче сызыгы төзелеше бара. 2027 елда аның дүрт станциясе ачылыр дип көтелә: "Академия" (Фучик һәм Завойский урамнары чаты), "Зилант" (Фучик белән Ломжинская урамнары чаты), "Тулпар" ("Мега" сәүдә үзәге янында) һәм "ТАССР йөзьеллыгы" (Фучик һәм Зорге урамнары чаты).

Киләчәктә Казан метросының икенче сызыгы шәһәрнең 5 районын (Идел буе, Совет, Яңа Савин, Мәскәү һәм Киров) тоташтырырга тиеш дип планлаштырыла.

  • Бүгенге көндә Казан метросы бердәнбер сызыктан тора, аңа 11 станция керә. Беренче өч станция 2005 елда ачылса, соңгысы (Дубравная) 2018 елда гамәлгә кертелде.
  • Быел август башында Казан думасы депутаты Максим Леонтьев Татарстан башкаласында метро төзелешенең әкерен баруына зарланды. Ул Казанда 20 елда 15 станция төзелсә, Мәскәүдә елына шулкадәр станция төзелгәнен әйтте.
  • Леонтьевка җавап биреп, Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Ханифов әкерен төзелешнең сәбәбен финанслау җитмәү белән аңлатты. "Бөтен эш акчада", диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG