Accessibility links

Кайнар хәбәр

SpaceXның Polaris Dawn миссиясе Җиргә кайтты


SpaceX Polaris Dawn экипажы
SpaceX Polaris Dawn экипажы

SpaceX хосусый ширкәтенең Crew Dragon галәм корабы биш көнлек орбита очышыннан соң, якшәмбе иртәсендә Флорида янында, Мексика култыгы суларына уңышлы утырды.

Бу Polaris Dawn миссиясе коммерцияле проект иде. Беренче тапкыр шәхси кеше, ягъни "галәм турист"ы ачык галәмгә чыкты.

Экипажның командиры - бу миссияне түләгән эшмәкәр, миллиардер Джаред Айзекман. 2021 елны SpaceX Inspiration4 миссиясе белән ул инде галәмгә очкан иде.

Бу юлы ул ачык галәмгә 12 сентябрьдә, атнкич көнне чыкты.

Айзекманнан башка экипажга элек хәрби булган, очучы Скотт Потит һәм SpaceX ширкәтенең ике хезмәткәре: инженер Сара Джиллис һәм Анна Менон керде.

Бу кешенең Җирдән иң югарыга (1400 чакрым) менгән тарихи очыш булды.

Экипаж шулай ук SpaceX тарафыннан эшләнгән EVA скафандрларының яңа моделен дә сынады. Аларны Айга һәм Марска очышларда куллану мөмкинлеге фаразлана.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG