Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бразилиядә соңгы елларның иң көчле янгыннары һәм корылык күзәтелә


Бразилиядәге корыган Мадейра елгасы. 2024 елның сентябре
Бразилиядәге корыган Мадейра елгасы. 2024 елның сентябре

Кайбер шәһәрләрдә 150 көннән артык яңгыр юк. Анда яшәүчеләр һава дымлылыгының түбән булуыннан интегә. Урыны белән дымлылык Сахара чүлендәгедән дә түбәнрәк диелә. 

Бразилиядә - 1950 елдан башланган күзәтүләр тарихында иң көчле корылык һәм 2005 елдан башлап иң көчле янгыннар күзәтелә. Кайбер елгаларның юлы тулысынча корып беткән - асаба халыклар изоляциядә калган, дельфиннар үлә башлаган.

Бразилиянең табигый бәла-казалар мониторингы үзәге мәгълүматынча, корылык илнең өчтән ике өлешенә кагылган, бу 1,5 Һиндстан зурлыгында җирләр.

Кайбер шәһәрләрдә 150 көннән артык яңгыр юк. Анда яшәүчеләр һава дымлылыгының түбән булуыннан интегә. Урыны белән дымлылык Сахара чүлендәгедән дә түбәнрәк диелә.

Тефе күлендә суның күләме моңарчы булмаганча кимегән, ә җылылыгы иң югары дәрәҗәгә җиткән. Бу күлдә былтыр эсседән 200дән артык елга дельфины үлгән иде. Җирле тикшеренүчеләр быел да шул ук хә булыр дип сагая. Берничә үле дельфин табылган да инде.

Елгалар саегуы аркасында Амазония халыкларының кайберләре тулы изоляциядә калган - алар өчен иң төп транспорт чарасы - көймә булып тора. Якындагы шәһәрләргә үзләре җитештерә торган әйберләрне - банан белән маниока илтә дә, үзләре өчен кирәкле әйберләр сатып ала да алмыйлар диелә. Кайберләре исә моның өчен кояш астында ком буйлап берничә чакрымнар уза.

Экологлар бу корылыкны климат үзгәрүенә бәйли.

Бразилия белгечләре исә урманнарны кисү аркасында да ди, бу - явым-төшем җитмәвенә һәм дымлы җилләр исмәү аркасында температураның күтәрелүенә китерә, дип искәртә.

Хәзерге вакытта җилләр дөрләп янучы урманнардан төтен алып килә - Бразилиядә соңгы 19 елда күзәтелгән иң көчле янгыннар бара. Хакимиятләр ут төртүләр булган дип шикләнә.

  • 2024 елның җәе - күзәтүләр тарихында иң эссесе булдым. Бу ел тулысынча шулай булыр, узган елгы температуралардан да уздырыр дип көтелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG