Accessibility links

Кайнар хәбәр

БРИКС җыены уңаеннан Казан инфраструктурасына 25 млрд сум тотылган


Казан Кирмәне
Казан Кирмәне

Монда федераль һәм республика акчаларыннан тыш, шәхси инвесторларның акчалары күп кертелде, ди рәсмиләр.

БРИКС җыены уңаеннан Казан шәһәренең инфраструктурасына 25 млрд сум тотылган. Бу хакта 25 октябрьдә Татарстан премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров хөкүмәттә узган матбугат очрашуында белдерде.

— 25 млрд сум тулы сан түгел. Монда федераль һәм республика акчаларыннан тыш, шәхси инвесторлар акчасы күп кертелде. Алар Татарстанга чараны үткәрү өчен финансларын инвестицияләде, — диде ул.

Иң зур чыгымнарның берсе — 7,5 млрд сум "Казан" халыкара һава аланының яңа перроны төзүгә киткән. Аның төзелеше февраль аенда башланып октябрьгә кадәр дәвам иткән. Гафаров сүзләренчә, аңа кадәр Казан һава аланы берьюлы күп очкыч кабул итәргә әзер булмаган.

Моннан тыш, чыгымнар җәмәгать урыннарын төзекләндерүгә, инженер челтәрләре алыштыруга, җәмәгать транспорты өчен 157 автобус һәм 39 троллейбус сатып алуга киткән. Шулай ук "Елмай" балалар паркы төзү, саммит маршруты буенча юллардагы яктырту челтәрен яңарту, тукталыш, йортларның тышкы ягы, юллар, җәяүлеләр кичүләрен төзәтү эшләнелгән. Казан кунакханәләрен төзекләндерүгә дә 1 млрд сум тотылган.

БРИКС җыенында барлыгы 36 ил һәм шуларның 24 дәүләт башлыгы катнашкан. Рәсми делегациядә 5 255 кеше булган.

  • 22-24 октябрьдә Казанда БРИКС дәүләтләре башлыклары җыены үтте. Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң, бу Русиядә, шул исәптән Татарстанда иң зур халыкара чара булды.
  • Моңа кадәр Татарстанның БРИКС җыены сәбәпле чыгымнары бермә-бер артты. Мәсәлән, сентябрь Дәүләт шурасы депутатлары республика бюджетының чыгымнарын 39,2 млрд сумга арттыруны хуплады. Бу акчалар БРИКС саммиты кысаларында әзерлек эшләренә, төзекләндерүгә, оештыруга тотылачак диелде.
  • Шул ук вакытта 2024 елның 9 аена Мәскәү федераль бюджеттан Татарстанга 59,6 млрд сум юллаган. Бу узган елдан 2 млрд сумга азрак.
  • 2024 елның ярты елында Татарстан үзендә җыелган салымнарның 69 процентын Мәскәүгә күчерде. Сүз 490 млрд сум турында бара.

    🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
    🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG