Accessibility links

Тәре йөреше өчен Казан үзәгендә юллар ябылып торачак


Казандагы Тәре йөреше. Архив фотосы.
Казандагы Тәре йөреше. Архив фотосы.

Бүен Миславский урамын машиналар кую өчен ябып торачаклар

4 ноябрьдә тәре йөреше узсын өчен Казан үзәгендәге берничә урам өлешчә ябылачак.

Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

Правослау дине тарафдарлары Благовещен чиркәвеннән башлап, Казан Кирмәнен урап узып Крестовоздвиженский чиркәвенә кадәр тәре йөреше белән барачак.

Юллар иртәнге сәгать җидедән ябылачак.

Шулай ук 3 ноябрь кичке сигездән алып 4 ноябрь сәгать 09:30га чаклы Миславский урамын машиналар кую өчен ябып торачаклар.

  • Казанда Казан изге ана иконасына багышланган тәре йөреше елга берничә тапкыр уза.
  • Татар җәмәгатьчелеге православларга тәре йөрешенә рөхсәт бирелеп тә, татарларга хәтер көнендә Кирмәнгә килеп Сөембикә манарасы янында дога кылырга рөхсәт булмавын гаделсезлек дип белдереп килә.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG