Доналд Трамп икенче тапкыр АКШның президенты булып сайланды. Беренче тапкыр 2016 елда сайланган иде.
Вице-президент Дҗей Ди Вэнс булачак.
Икеләнеп торган штатлардагы сайлаучылар Украина белән Якын Көнчыгышта сугышлар барган вакытта АКШ белән идарә итә алырлык кеше итеп Трампны күрде.
Доналд Трамп сайлауалды кампаниясенә күп көч салды, ул яңадан Ак йортка кайту, янәдән президент булыр өчен зур тырышлык куйды.
Тавыш бирү нәтиҗәләренә анализ ясау әле булыр, әмма беренчел саннардан күренүенчә, Трамп бу юлы этник азчылыклар, шул исәптән дистә еллар дәвамында демократларны яклап килгән афроамериканнарның да күбрәк тавышын җыйды. Трамп өчен яшьләр дә күбрәк тавыш бирде. Трамп тарафдарлары саны либераль Нью-Йоркта та артты.
5 ноябрь сайлауларында җиңеп, Трамп республиканнар фиркасендәге каршылыкны да җиңә алды, 2017-2021 елларда президент кәнәфиен биләгән вакытка бәйле юридик проблемнарны да чишә алды, аңа һөҗүм итүне дә башыннан кичерде.
Трамп сайлауалды кампаниясенең беренче дебатларында үзен күрсәтә алды. Нәкъ шуннан соң Демократлардан намзәт булган Джо Байденны Камала Һаррис алмаштырачак дип карар кылынды.
Трамп 78 яшендә президент булып сайланды. Бу башкалар белән чагыштырганда иң өлкән яшь булып санала. Дүрт ел элек Джо Байден президент булып сайланганда аңа 77 яшь иде.
2025 елның 20 гыйнварда инаугурация тантанасы көтелә. Трамп АКШның 45нче һәм 47нче президент исемен йөртәчәк. Трампка кадәр бары тик Гровер Кливленд кына АКШның 22нче һәм 24нче президенты булып саналды иде, ә бу тарихка инде 130 ел.
Трамп исә тарихта ике тапкыр импичмент игълан ителгән президент буларак та кереп калачак. Бу гына түгел. Трамп шулай ук АКШта авыр җинаять эшендә гаепле булып танылып сайланган президент та. АКШ тарихында мондый хәлнең булганы юк иде.
Президент эшенә керешкәндә аңа ачылган ике җинаять эше буенча тикшерүләр ябылмаган була әле. Аның берсе Джо Байденга хакимиятне тыныч кына тапшыруга каршы чыгу омтылышына, ә икенчесе 2020 елда Джорджия штатында сайлау эшенә тыкшыну эшенә бәйле. Трамп тарафыннан сер итеп сакланырга тиешле документларга бәйле өченче җинаять эше мәхкәмә тарафыннан июль аенда кире кагылды.
Трамп үзенең бу сайлауалды кампаниясен оештырганда, ә бу — аның дүртенче кампаниясе, бай тәҗрибәсенә һәм кешеләрнең хуплавына таянып эш итте.
Аның тарафдарлары Трампның Байден белән булган сайлауларда нәтиҗәләр белән килешмәвен хуплады, көндәшләренә карата төрткеле сүзләр кызганмыйча ялкынлы чыгыш ясауларын яратты. Трампның аңа карата юридик проблемнар махсус уйлап табылды, бу аңа оештырылган махсус капкын дип аңлатуын күпләр үз итте.
Төрле сораштыруларда да, мәсәлән, иммиграция, азык-төлек, торакларга бәяләрнең күтәрелү турындагы тикшеренүләрдә кешеләр бу мәсьәләләрне хәл итүне Трампка тапшыру хәерлерәк булуын белдерә килде.
Сайлауалды кампаниясен алып барганда да Трамп үзен легаль булмаган мигрантлар кулына калган , "күләгәдәге" хөкүмәт түрәләре һәм бюрократлар тарафыннан идарә ителүче Американы төзәтү өчен иң яхшы намзәт итеп күрсәтте.
2016 елда ул "Америка янә бөек булачак!" дигән вәгъдәләр белән кешеләрнең күңелләрен яулаган иде. Ул Америкага отышлы сәүдә килешүләрен төзеп, АКШның хәрби тармагына күбрәк акча кертеп, АКШка карата бөтен дөньяның ихтирамын үстерергә вәгъдә итте.
Ул шулай ук үзен Нью-Йоркның милек магнаты итеп танылганын эшкә җикте. 1980нче еллар азагында "Доналд" исеме инде танылган дәрәҗә иде.
Аның исеме бай, зиннәтле күктерәүләр белән бәйле, реалити шоуларны караган телевизион аудиториягә ул "Мин сезне эштән куам" дигән сүзе белән дә таныш, ә бу исә канатлы сүзгә әверелде. Трамп күпләргә "сазлыкны корыта алучы", ягъни Вашингтондагы ихтимал коррупциягә каршы көрәшә алырлык шәхес буларак кабул ителде.
Трамп сәяси аутсайдер түгел, ул төрле каршылыкны уза алган, дөнья мәйданында үзенең тәвәккәллеген күрсәтә алган шәхес.
Җиде штаттагы тавыш бирү инде бу сайлауга нокта куелды, күпчелек тавыш белән Украина белән Якын Көнчыгышта сугыш барган чорда АКШны җитәкли алучы кеше дип Трамп сайланды.
Трамп беренче мөддәтендә АКШны Иран белән атом-төш коралына бәйле килешүдән чыгарды. Кытай белән сәүдә сугышын башлады, ә ул АКШның икътисади өлкәдә көндәше булып санала.
Трамп вакытында АКШ Вашингтонга файдасыз килешүләрдән баш тартты. НАТОдагы беректәш дәүләтләргә басым ясалды, Трамп башкалар да, НАТОга керәләр икән, күбрәк акча кертергә тиеш дип әйтте һәм күпләр шулай итте дә.
Трамп Әфганстандагы талибаннар белән килеште. 2021 елда Әфганстаннан американ гаскәрләре чыгарып бетерде. Трампның көндәшләре бу килешүне тәнкыйтьләде, бу талибаннарга хакимиятне үз кулына алырга мөмкинлек бирә диде.
Әмма Трамп Байден белән Һаррисны үзе камчылады, ул 2022 елда Русия Украинага бәреп керерлек итеп хәлләрне кискенләштерүгә кадәр җиткерүдә гаепләде.
2016 елда президент булып сайлангач, Трамп Вашингтон белән Мәскәү мөнәсәбәтләрен үзгәртергә тырышты, Путин белән килешергә омтылды, әмма шул ук вакытта Мәскәүгә карата чикләүләр дә кертте.
Трамп Путин белән булган мөнәсәбәтләр Украинага карата алып барылган сугышны туктата ала дип белдерде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум