Кичә, 30 майда, Нью-Йорк мәхкәмәсендә утырышчылар (присяжныйлар) коллегиясе АКШның элекке президенты Дональд Трампка ачылган җинаять эше белән бәйле үз карарын игълан итте. Аны гаепләүнең барлык 34 пунктында да гаепле дип тапканнар.
Хөкем карары исә шушы гаепләү карары нигезендә соңрак чыгарылачак. Бу 11 июльдә булыр дип көтелә. Шул рәвешле, Трампны әле сайлауларга кадәр үк хөкем итүләре бар. Аңа штраф, шартлы мөддәт яки төрмә янарга мөмкин.
Утырышчыларның 12се элекке президентны "гаепле" дип әйткән. Трампны порноактриса Сторми Дэниелска акча түләп, соңрак моны юридик хезмәтләр өчен чыгымнар дип күрсәтеп, салым документларын хәрәмләшүдә гаепле дип тапканнар. 2016 елгы сайлаулар алдыннан Дональд Трамп порноактрисага бу акчаларны араларындагы мөнәсәбәтләр турында сөйләмәсен өчен биргән дип фаразлана.
Трамп быелгы сайлауларда да катнаша, ул өченче тапкыр Республика фиркасен тәкъдим итә.
Утырышчыларның карары игълан ителгәннән соң, репортёрларның сорауларына җавап биргәндә Дональд Трамп үзенең җинаять процессын "хурлыклы, хәрәмләшүле" дип атаган. Ул җаваплылыкны АКШ президенты Джо Байден хакимиятенә аударып куйган. "Моны Байден хакимияте эшләде, сәяси көндәшен яралау, аны имгәтү өчен", дип әйткән ул.
Дональд Трампка гаепләү белдергән Манхэттен район прокуроры Элвин Брэгг бу тәнкыйть сүзләрен кире каккан. Прокурорлар канунга нигезләнеп эш итте, дигән ул һәм утырышчылар коллегиясе дә үз сүзен әйтте дип искәрткән.
Трамп үзен гаепсез ди. Хөкем карары чыгарылгач, яклавы аны шикаять итәр дип көтелә.
- Утырышчылар карарыннан соң вакыйгалар нинди борылыш алса да, бу Трампка апелляция мәхкәмәләре нинди карар чыгаруга да карамастан сайлауда катнашырга комачауламый. Президент сайлавында җиңсә, ул төрмәгә хөкем ителсә дә президент вазифасына керешәчәк.
- Бу АКШта элекке президентны җинаятьтә гаепле дип тануларының беренче очрагы.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум