Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШның көнчыгыш штатларында тавышларны санау башланды


АКШның көнчыгышындагы штатларында тавыш бирү урыннары ябылып, тавышларны санау башланды.

Беренче нәтиҗәләргә күрә, әлегә АКШ президенты сайлауларында Доналд Трамп җиңеп бара.

Ул сайлаучылар коллегиясендәге 95 тавышны җыйган.

Камала Һаррис әлегә 35 тавыш җыйган.

Дональд Трамп Миссури, Миссисспи, Алабама, Оклаһома, Теннесси, Көньяк Каролина, Флорида штатларында җиңү яулый.

Һаррис Род-Айленд, Массачусетс, Мэриленд, Коннектикутта җиңә.

Бу Associated Press мәгълүматлары.

Җиңәр өчен 270 тавыш кирәк.

Азатлык Радиосы реаль вакытта яңартылып бара торган махсус харита әзерләде. Соңгы нәтиҗәләрне безнең сайттан карап барыгыз.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.

🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG