Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: сугыш башыннан бирле Русия хакимиятләре "патриотик" чараларга кимендә 91 млрд сум тоткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Патриотик тәрбиягә иң күп акча тотучылар – Петербур шәһәре, Воронеж, Мәскәү, Чиләбе өлкәләре, Ямал-Ненец автоном бүлгесе һәм Ставрополь крае.

Русия хакимитләре Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле "патриотик" чараларга һәм шоуларга 91 млрд сум акча тоткан, дип яза "Новая газета".

Басма мәгълүматынча, ике елдан артык вакыт эчендә кимендә 700 млн сумны байраклар һәм шуның ише атрибутика сатып алуга, балаларны ашатуга, хуҗалык кирәк-яракларына тотканнар. Бу чыгымнарның күбесе "Яшь армия" ("Юнармия") белән бәйле диелә.

Мәсәлән, Калининградта Калашников автоматының 75 макетын сатып алуга 2,2 млн сум түккәннәр. Ненец хәрби-патриотик тәрбия бирү үзәге исә балаларга хәрби кием, атрибутика һәм беретлар сатып алуга 600 мең сум түләгән.

Липецкида хәрби-патриотик тәрбия бирү үзәге 600 мең сум тотып, үзенең офисы урнашкан күп катлы йорт диварына граффити ясаткан.

Новосибирскида яшәүчеләргә бер атна буе "Австриядә, Германиядә, АКШта, Британиядә, Төркиядә һәм Украинада җитештерелгән танклар, җәяүле гаскәрнең хәрби машиналарын, ныгытылган хәрби машиналар" күрсәткәннәр. Аларны карарга килүчеләргә маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре, носилкалар ясау остаханәләре уздырганнар.

"Новая газета" белешмәләренә күрә, 2024 елда "Русия Федерациясе ватандашларына патриотик тәрбия бирү" проектын финанслау 46 млрд сумга җитәчәк. Бу – бюджетка 2022 елда салынган акчалардан 10 тапкыр күбрәк.

Патриотик тәрбиягә иң күп акча тотучылар – Петербур шәһәре, Воронеж, Мәскәү, Чиләбе өлкәләре, Ямал-Ненец автоном бүлгесе һәм Ставрополь крае.

Акчаларны бүлгәләүче төп оешма – "Роспатриотцентр", дип искәртелә. Ул 2024 елда гына да бер миллион сумнан алып 119 миллион сумга кадәрле 35 алыш-биреш ясаган. Үзәк бу акчаларны форумнар уздыруга, "Георгий тасмалары" таратуга, Украинага каршы сугышучы хәрбиләр белән очрашулар оештыруга тотканнар. Чаралар шул исәптән Херсонеста да узган диелә.

  • Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядә яшәүчеләрдә, аеруча балаларда һәм үсмерләрдә ватанпәрвәрлек, ватанга мәхәббәт хисләре уятырга тырыша башладылар. Бу исә мәгариф системына да үз йогынтысын ясады.
  • Русия мәктәпләрендә укучыларга идеологик басым арта бара. Алар өчен башлангыч хәрби әзерлек курсыннан тыш, "Беренчеләр хәрәкәте" дигән хакимият тарафлы яңа хәрәкәт тә төзелде. Хәрби-патриотик берләшмәләрнең эшчәнлеге артты.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG