Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бүген иртән Мәскәү шәһәре һәм өлкәсенә дроннар һөҗүм итте 


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бер хатын-кыз зарар күрде.

Казан вакыты белән сәгать 10га һава һөҗүменнән саклану системы Домодедово, Коломна, Раменскоеда 32 дронны бәреп төшерде дип язды үз Telegram каналында Мәскәү мэры Сергей Собянин.

Раменское районы Становое авылына дрон калдыклары шәхси йортка төшүе нәтиҗәсендә янгын башланган һәм ул күрше йортка күчкән дип хәбәр итте Baza. Өлкә губернаторы Андрей Воробьев белдерүенчә, 52 яшьлек хатын-кыз зыян күргән. Аны хастаханәгә салганнар.

Марьинский районның Софьино шәһәренә һөҗүм аркасында күп катлы йортның түбәсе һәм янындагы машина яна башлаган.

Шереметьево, Домодедово һәм Жуковский һава аланнары вакытлыча ябылып торды. 30га якын очкыч башка аэропортларга җибәрелде. Соңрак алар ачылды.

  • Дроннар элек тә Мәскәү өлкәсенә һөҗүм итте, әмма Русия Украинага басып кергәннән бирле бу иң көчлесе булды.
  • Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русия төбәкләренә даими рәвештә пилотсыз очкычлар һөҗүм итә. Корбаннар һәм җимереклекләр дә бар. Күп очракта Киев моңа фикер белдерми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG