Accessibility links

Кайнар хәбәр

Биткоин бәясе тарихта беренче тапкыр 80 мең доллардан артты


Криптоакчаның кинәт үсүен АКШ президенты сайлавында Дональд Трампның җиңүенә бәйлиләр.

10 ноябрь көнне биткоин криптоакчасы бәясе 80 мең долларга кадәр җитеп, тарихи максимум куйды. Бу хакта Binance криптобазары хәбәр итә.

Тарихи күрсәткечкә кадәр җиткәч, биткоин курсы бераз төште. Хәзер ул 79,5 мең доллар чамасында сатыла. Бу саннарны Coinmarketcap китерә.

Соңгы көннәрдә биткоин берничә тапкыр яңа рекордлар куйды. Бу атнада ул якынча 9,66% үсте.

Белгечләр криптоакчаның кинәт үсүен АКШ президенты сайлавында Дональд Трамп җиңүенә бәйли. Forbes искәртүенчә, үзенең сайлау алды вәгъдәләре арасында ул криптоакчага теләктәшлек күрсәтү һәм Кушма штатларны "биткон мәмләкәтенә" әйләндерү турында әйткән.

Трамп җиңүеннән соң АКШта фонд индекслары да үсеш күрсәтә, Trump Media хиссалары исә 40%ка артты. Доллар бәясе дә күтәрелде.

  • Биткоин информацион акча берәмлеге, криптоакча. Ул интернетта булдырылган. Аны беркем контрольдә тотмый, Үзәк банкы яки акча берәмлеген көйләүче оешма юк. Биткоиннарны кәгазьгә бастырмыйлар, аның белән түләү интернет аша гына башкарыла ала.
  • Биткоин Сатоши Накамото исемле кеше яки төркем тарафыннан булдырылган дип санала. 2010 елда беренче тапкыр биткоинга реаль тауар сатып алганнар: америкалы Ласло Ханеч 10 мең биткоинга 2 пицца сатып алган (бүгенге курс белән бу якынча 795 миллион доллар). 2015-2017 елларда биткоин бәясенең кинәт үсүе бу акча берәмлегенә игътибарны нык арттырды, бу башка төрле крипто-акчаның барлыкка килүенә китерде.
  • 2017 елның декабрендә биткоин бәясе 19 мең доллар чамасы булган. 2021 елның апреленә ул 60 мең доллар чамасына үскән. 2024 елның мартына бу криптоакча 72 мең доллар тирәсе торган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG