Дөнья татар конгрессы язын су басудан зыян күргән Омски өлкәсенең җиде татар авылына һуманитар ярдәм тапшырган. Бу хакта конгресс матбугат үзәге хәбәр итә.
Һуманитар ярдәм 12 ноябрьдә Эбәркүл авылына китерелгән. Анда азык-төлек һәм беренчел кирәк-яраклар тапшырылган. Ярдәм җыю Татарстан президенты тәкъдиме белән оештырылганы искәртелгән.
Шулай ук 12 ноябрьдә Эбәркүл авылында яңа мәдәният йорты ачылган, дип хәбәр итә Омски татарларының "Вконтакте"дагы төркеме. Элекке бина су басудан зыян күргән булган. Төзелеш эше Татарстан ярдәме белән башкарылган.
Моннан тыш, Омски өлкәсе губернаторы Виталий Хоценко хәбәр итүенчә, Усть-Ишем районыда су басудан зыян күргән кешеләргә торак төзү һәм сатып алу өчен өстәмә 114,6 млн сум бүленгән. Хәзергә районда 154 кешегә яңа торак сертификаты тапшырылган.
Быел язын Омски өлкәсенең Усть-Ишем районындагы татар авылларын су басты. Казага китергән төп сәбәпләрнең берсе — районда дамба өзелүе.
Су басу белән татар авылларыннан халыкны эвакуацияләгәннәр. Мал-туарны күрше авылларга озатканнар, ә кемдер урман ягына куып чыгарырга өлгергән. Су бик тиз килде, үзебезне коткарыргамы, малнымы, өйнеме — белмәдек, дип сөйләделәр Азатлык Радиосына.
Эбәргүл авылында якынча 150 хуҗалык бар, анда 120 кеше яши. Мәктәп юк, балалар күрше авылга йөреп укый, фельдшер йорты, клуб эшләгән. Узган елны мәчет күтәргәннәр, әмма ул да су эчендә калган булган.
Барысына да бер тапкыр түләнә торган ярдәм бирелде. Ул 10 мең сум булды. Йортка салынган зыянга күрә, кемгә 50 мең сум бүленде, кемгә 100 мең сум. Аны махсус комиссия хәл итә. Кешеләр барыбер яшәргә тырыша.
Июль ахырында Азатлык Радиосы су баскан татар авылларындагы хәл турында язган иде. Җирле халык Татарстаннан һуманитар ярдәм алуын, әмма дәүләттән ярдәмнең аз булын әйтте.
"Барысына да бер тапкыр түләнә торган ярдәм бирелде. Ул 10 мең сум булды. Йортка салынган зыянга күрә, кемгә 50 мең сум бүленде, кемгә 100 мең сум. Аны махсус комиссия хәл итә. Кешеләр барыбер яшәргә тырыша", дип сөйләгәннәр иде.
Омски өлкәсеннән тыш, быел Төмән һәм Оренбур өлкәләрендәге татар авылларын да су басты.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум