Русиядә мөселманнарны яклаучы адвокатларга карата басым көчәйде. 21 майда танылган татар-мөселман адвокаты Марат Ашимов хәрәмләшүдә шикләнелеп сак астына алынды. Аңа кадәр аннексияләнгән Кырымда ике кырымтатар адвокатлары Лиля Гемеджи һәм Рустем Кямилев адвокат статусларын югалтты. Әлеге юристлар нигездә мөселманнарның хокукларын яклау белән шөгыльләнде. Азатлык мөселман адвокатларына басым баруы, аларның куәт оешмалары белән каршылыкта торуы һәм моңа кадәр нинди эшләр белән шөгыльләнүенә күзәтү ясады.
Марат Ашимовны нинди сылтау белән кулга алдылар
Марат Ашимов акча белән бәйле хәрәмләшү маддәсе (Русия Җинаять кодексының 159нчы маддәсе 2нче өлеше) нигезендә 27 мартта тоткарланды. Ул вакытта мәхкәмә аны өй сагына утыртты. 21 майда ул 1 ай да 5 көнгә сак астына алынды.
Тикшерү Марат Ашимов финанс пирамидасы оештыруда гаепле дип табылган А. Астаповны яклар өчен хәрәмләшү юлына баскан дип саный. Ул аны шартлы рәвештә вакытыннан алда иреккә чыгару белән бәйле бер мәсьәләне канунсыз хәл иткән өчен 200 мең сум акча алмакчы булуда шикләнелә.
Ашимовның хезмәттәше, адвокат Руслан Нәгыев сөйләвенчә, әлеге кеше Ашимовка ярдәм сорап мөрәҗәгать итә, ә Ашимов адвокат гонорарының бәясен 200 мең сум дип билгели. Юридик ярдәм күрсәтү турында килешү төзеп, мөштәрие янына килә. Ул "мин сиңа ышанам" дигән сүзләр белән, бу килешүне имзалаудан баш тарта, акчаларны болай гына бирә. Соңыннан ачыкланганча, бу акчаларга тамга салынган булган.
— Бу җинаять эше — чын провокация. Маратны күп еллар беләм, ул - намуслы кеше, гадел эшли. Аның белән таныш булган башка адвокатлар да минем сүзләремне раслар. Без бу тузга язмаган җинаять эшен туктату өчен көрәшәчәкбез", дип сөйләде Нәгыев.
Сак астына алыныр алдыннан Марат Ашимов ярдәм сорап адвокатларның федераль пулатына мөрәҗәгать итте. Анда ул куәт хезмәткәрләрен махсус провокация ясауда гаепләде. Ашимов куәт оешмалары аның хокук яклау эшчәнлеге өчен үч ала, дип саный.
А.Астапов башыннан ук Ашимов белән булган барлык сөйләшүләрне яздырып барган, "элемтәләр" турында "5-6 тапкыр провокацион сораулар биргән", дип сөйләде адвокат. Ягъни, Астапов адвокат хезмәте күрсәтү максатыннан Ашимов белән сөйләшмәгән. Ул башыннан ук адвокатка каршы корылган куәт оешмаларының оператив эшендә катнашкан.
Астапов күрсәтүенчә, ул ФСБга бары 25 мартта гына мөрәҗәгать иткән. Әмма Мордовиянең Югары мәхкәмәсе Ашимовны "күзәтү" турында карарны бер ай алдан – 20 февральдә үк чыгарган булган.
Мөслимәләрне, тоткыннарны, дини китапларны яклаучы
Марат Ашимов Мордовиянең Сарански шәһәрендә яши. Мөселманнарны яклау белән танылган адвокат. Аның исеме татар җәмәгатьчелеге арасында 2014-2015 еллардан башлап ишетелә башлады. Ул беренчеләрдән булып Мордовия мәктәпләрендә татар балаларына яулык киеп йөрүне яклаган юрист. Дини китапларны тыюга каршы көрәште, төрмәдә мөселманнарның хокукы кысрыклануы турында даими хәбәр итте.
Соңгы елларда Ашимов мөселман адвокатлары — Казаннан Руслан Нәгыев, Сарытаудан Равил Тугушев белән берлектә эш итте. Алар 2022 елда Русия юристларының милли берләшмәсен төзеде.
2022 елда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Ашимовка рәхмәт хаты тапшырды.
Азатлык 2016 елда татар дөньясын уңай якка үзгәртүгә өлеш керткән, татарлыкны яклап чыккан, милли хокуклар өчен көрәшкән татарларны барлады. 16 шәхес арасында адвокат Марат Ашимов та бар иде. 2020 елда исә, Азатлыкның "Ел шәхесе" исемлегенә Ашимов та керде.
Азюрка авылы мәктәбендә яулык киеп йөрү өчен көрәште
2014 елда Мордовия хөкүмәте мәктәптә укучыларга яулык киеп йөрүне тыю турында карар кабул иткән иде. 24 октябрьдә Мордовиянең Югары мәхкәмәсе бу карарны үз көчендә калдырды.
Шуннан соң мәктәп хакимияте балаларны эзәрлекли башлады. Мәктәп чараларыннан куып чыгарулар, олимпиадаларда катнашырга рөхсәт бирмәү, мәктәп линейкаларында уртага бастырып хурлауларга кадәр барып җитте. Ата-аналарны балаларын мәктәпкә җибәрми өйдә укытырга мәҗбүр итү очраклары булды.
Мисал өчен, 2015 елда Сарански шәһәрендә Ләйсән Баляеваны үзе укыган 5нче мәктәпнең 10нчы сыйныфына алырга теләмәделәр. Сәбәбе — кызның яулыктан йөрүе. Марат Ашимов аның хокуклары өчен көрәште. Нәтиҗәдә, Ләйсән 10нчы сыйныфта яулыктан йөреп укуын дәвам итә алды.
Мондый мисалларны күп санап була. Саранскида мөфти урынбасары Раил Асаиновка балаларын мәктәпкә хиҗапсыз йөртергә киңәш итүләре, Мордовия педагогия институтында яулыклы мөслимәләрне дәрескә кертмәү, Ләбәжә (Алтары) авылында мөслимә укытучыларга яулыкларын салмасалар эштән куу белән янау — барысында да Марат Ашимов татарларның дини хокукын яклады.
Әмма төп низаг Мордовиянең татарлар яшәгән Азюрка авылы мәктәбендә булды. 2015 елда кызлар яулыкларын салмаса хакимият мәктәпне ябу белән янады. Уку йортында 375 бала укый, аларның 117се яулыктан йөри иде. Басым улыклы укытучыларга башланды, аларны эштән китәргә мәҗбүр иттеләр һәм алар урынына пенсиядәге урыс укытучылары килде. Юрист Марат Ашимов алар басым астында китәргә мәҗбүр булды дип әйткән иде. Укучыларга һәм укытучыларга хиҗапны татарча яулык рәвешендә артка бәйләп йөрергә рөхсәт ителде.
Шулай да 2016 ел ахырында Мордовиянең Азюрки авылында яулык мәсьәләсендә яңадан хәлләр куера башлады. Бу юлы хакимиятләр яулыкны бөтенләй салу таләбен куйды. Марат Ашимов укытучыларга басым ясаулары турында хәбәр итеп торды.
— Аларга басым ясаганнар, 4 сәгать буе чыгармый тотканнар, куркытканнар, елатып бетергәннәр. Соңыннан алар миңа "безне шәхес буларак аяк астына салып таптадылар, мөнәсәбәт хайваннарга кебек булды, акырдылар һәм куркыттылар" дип сөйләделәр, — дип сөйләгән иде Ашимов.
2017 елда Азюрка укытучылары проблемны яшермичә бу мәсьәләгә нокта куелырга тиеш дигән карарга килде һәм хокукларын яклау өчен Азюрка мәктәбе директоры Вера Липатованың карарын мәхкәмәгә бирде. Мөслимәләрнең хокукларын берничә адвокат яклады, аның башында Марат Ашимов торды. Нәтиҗәдә, мәктәптә яулыктан йөрергә рөхсәт ителде.
— Мөслимәләр кимсетелде. Бу эшне башкарган кешеләрне Аллаһ кичерсен. Тик бу давыл алдыннан тынлык та булырга мөмкин. Берникадәр вакыт узу белән, сулыш алып яңадан мәкерле эшкә тотынсалар, без берни эшли алмыйбыз, — дип татар-мөселманнарга карата булган басымга каршы көрәшүләре турында сөйләгән иде Ашимов.
Тоткыннарны яклады
Марат Ашимов даими төстә төрмәдә утыручы мөселманнарны яклый иде. Бу нигездә ФСБ һәм башка куәт оешмалары ачкан җинаять эшләре булды. Сүз экстремизм, тероррчылык маддәләре турында бара. Ул еш кына куәт оешмаларын тәнкыйтьли иде.
2016 елда ул мәхкәмә тарафыннан террорчылыкка ярдәм итүдә гаепләнеп 5 елга утыртылган 70 яшьлек Таһир Хәсәновны яклады. Ашимов бу гаепләү канунсыз диде һәм шаһитларга ФСБ хезмәткәрләре тарафыннан басым булуда гаепләде. Сак астына алынганнан соң Хәсәнов йөрәк өянәге кичерде. Тоткынга табиб ярдәме күрсәтелмәве, кызы алып килгән даруларны тапшырмаулары әйтелде. Шау-шу күтәрелгәннән соң, Хәсәновны дәвалый башладылар. Ул төрмә хастаханәсенә күчерелде. 2017 ел башында ул әлеге хастаханәдә вафат булды.
Марат Ашимов төрмә һәм андагы шартлар Хәсәновның үлеменә сәбәп булды дип әйтте.
— Аның җинаять кылуына дәлилләр дә юк иде. Олы яшьтә иде, төрмә шартларына түзә алмады. Мин моннан торып, турыдан-туры беркемне дә гаепли алмыйм. Әмма шул ук вакытта, төрмә һәм төрмә шартлары аның үлеменә сәбәп булды дим, — дип белдерде Азатлыкка ул вакытта Ашимов.
2018 елда Мордовиянең Азюрка авылындагы "Рамазан" мәхәлләсе рәисе, ахыр чиктә өч ел ярым шартлы җәзага хөкем ителгән 58 яшьлек Равил Әхмәтовны да яклады. Ул Русия җинаять кодексының 222нче маддәсенең беренче өлеше (канунсыз рәвештә корал һәм аның кайбер өлешләрен алу, тапшыру, саклау, йөртү), 222.1 маддәнең беренче өлеше (канунсыз рәвештә шартлаткыч матдәләрне һәм шартлаткыч әйберләрне алу, тапшыру, саклау, йөртү) һәм 228нче маддәнең икенче өлеше (наркотик һәм психикага тәэсир итә торган матдәләр әйләнешендә тәртипләрне бозу) нигезендә гаепләнде.
Әхмәтовны яклаучылар наркотик һәм шатрталткычлар аның йортына тентү вакытында ташланды дип белдерде, аны "башкаларга сабак булсын өчен хөкем итәләр" дип фаразлады. Моңа берничә ел элек Әхмәтовның мәктәптә яулыклы кызларны яклап йөрүе сәбәп була ала диелде.
СИЗОда тотылганда Әхмәтовның адвокаты Марат Ашимов та "Равил Әхмәтов гаепле түгел" дип видео урнаштырды. Социаль челтәрләрдә аны яклап флешмоб башланды.
Ашимов 2018-2019 елларда Чиләбедә яшәүче, арбада гына йөртелүче инвалид Әмир Гыйләҗевны яклады. Ул хөкем карары чыкмаган килеш террорчы исемлегенә кертелде. Аны "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы вәкилен төрмәдән чыкканда байраклар белән каршы алган видеоны монтажлап Youtube челтәренә куюда гаепләделәр. ФСБ инвалид өендә тентү үткәрде.
2019 елда Байкал арты хәрби бүлегендә сигез кешене атып үтерүдә гаепле дип табылган Рамил Шәмсетдиновка бушлай адвокат ярдәме күрсәтүчеләр арасында Марат Ашимов та бар иде.
2020 елда экстремист әдәбият таратуда гаепле дип табылган Мордовия мөфтие Зәки Айзатуллинны яклады. Ул вакытта мөфтият 100 мең сум штрафка тартылган иде. Мөфтинең үзенә дә 2 мең сум күләмендә штраф җәзасы бирелде. Шуннан соң ФСБ үзенә яраклы кешене мөфти итү өчен имамнарга басым ясады.
— Аны (Зәки Айзатуллинны) куркыта башладылар, мораль басым булды, элеккеге эшләрне күтәрәбез, дип куркытмакчы булдылар. Психологик басым юлы белән гаебен танытырга, ягъни бу китапларны сатыр өчен үземдә тоттым дип тануына ирешергә теләделәр, — дип сөйләгән иде Ашимов.
Адвокат Мордовиядә "Тәблигый җәмәгать" бүлеген оештыруда гаепләнеп төрмә җәзасы бирелгән мөселманнарны да яклады.
Ашимов төрмәдә утыручы мөселманнарны яклап, колонияләрдә мөселманнарга дуңгыз ите бирәләр, гомумән, мөселманнарга караш начаррак булуы турында ачыктан-ачык сөйләп торды.
— Мөселманнарга икенчерәк, начаррак караш – ул әйбер, гомумән алганда, чыннан да бар, — дип сөйләгән иде ул Азатлыкка 2019 елда. — Мөселман икән – аңа баштан ук мөнәсәбәт икенчерәк, аңа шикле кешегә караган кебек карыйлар. Бөтен җирдә дә шулай дип әйтеп булмый, ул кешедән тора. Әгәр анда эшләүче төрмә хезмәткәрләре ерткычлар икән, алар юктан гына да бәйләнеп, җәза бирергә генә торалар. Нормаль кешеләр булса, кыенлыклар килеп тумый. Күбесе мондый кырыс шартларга түзә алмыйча, үз үзләренә кул сала, кан тамырларын кисә. Шуны да аңларга кирәк, тоткыннар ачлык игълан иткән икән, димәк аларның түзәрлек хәле калмаган, башка чаралары булмаган.
Дини китапларны тыюга каршы көрәште
Соңгы елларда Ашимов ислам китапларын тыюга каршы көрәшүчеләрнең берсе булды.
2019 елда Коръән тәфсирен тыярга таләп иткән Самар прокуратурасы таләбенә каршы көрәшүчеләр арасында Ашимов та бар иде.
2022 елда Русия юстиция министрлыгы "Сәхих әл-Бохари"ның урыс теленә тәрҗемә ителгән бер китабын экстремистик басмалар исемлегенә кертте. Китапны Лаеш мәхкәмәсе тыю сәбәпле, Татарстан мөселманнар тарафыннан тәнкыйть утына тотылды. Адвокат Марат Ашимов ислам әдәбияты тыелуда халыкның битараф булуы гаепле дип сөйләде.
— Чынлыкта безнең китапларыбызны мәхкәмәләрдә адвокатлар гына яклый, 3-6 адвокат нидер эшләргә маташа, тик дин әһелләре тарафыннан ярдәм, теләктәшлек бик аз. Без еш кына мәхкәмәләрдә ишетәбез – менә сез бу әдәбиятны яклап йөрисез, ә мөфтиләр үз якларыннан бер яклау сүзе дә әйтми, шулай булгач, бәлки чыннан да бу әдәбият начардыр, аны беркем дә якламагач, — дигән иде ул.
Аңа кадәр ул Ислам динен кабул итүгнең 1100 еллыгында дини китапларны тыю мәсьәләсен күтәрү кирәк дип сөйләгән иде.
2023 елда Самардагы алтынчы кассация мәхкәмәсе моңа кадәр Татарстан мәхкәмәләре тарафыннан тыелган "Сахыйх әл-Бохари" җыентыгын экстремистик исемлектән чыгару карарын кабул итте. Монда адвокат Марат Ашимовның өлеше зур булды.
Мәчетләрне яклады
Украина сугышыннан соң Русиядә, аеруча Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә мәчетләрдә һәм гыйбадәт йортларына басым башланды һәм шуннан мөселманнарны хәрби комиссариатка алып бару башланды. Былтыр Мәскәү өлкәсенең Котельники һәм Дзержински шәһәрләрендәге мөселман үзәгендә куәт оешмалары хезмәткәрләре рейд уздырды. Соңрак Котельникида мәчеттән мөселманнарны хәрби комиссариатка, ә аннары хәрби әзерлек үзәгенә алып киттеләр.
Адвокат Марат Ашимов Азатлыкка тоткарланган мөселманнарны яклаячаклары турында сөйләгән иде.
— Безгә мөселманнар мөрәҗәгать итте, — дигән иде ул. — Алар үз хокукларын якларга тели, чөнки монда канун бозу бар. Тоткарлауда беркетмә төзелмәгән һәм аларны ике сәгать дәвамында тотканнар. Хәзер без ярдәм юллары турында уйлыйбыз.
"Мөселманнарны яклау ФСБ игътибарын көчәйтә"
2020 елда Азатлыкка биргән интервьюсында Марат Ашимов үзенең дини булуын, шуңа да аңа мөселманнар мөрәҗәгать итүе турында сөйләгән иде. Ул янаулар булуы турында да әйтте.
— Юк, куркытырга теләүчеләр булмады дип әйтергә була. Сезнең белән эш итәчәкләр әле, дип янаучылар булды. Ләкин турыдан-туры басымны сизмим. Хокукый өлкәдә берникадәр тыныч эшләргә мөмкин, — дигән иде ул.
Шул ук вакытта ул 6 елга хөкем ителгән адвокат Дагир Хасавов эше турында искә алып, мөселман адвокатларына аерым игътибар булуын белдерде.
— Дагир Хасавов дин тоткан кеше буларак мөселманнарны яклавы — хокук саклау органнары, ФСБ тарафыннан игътибарның көчле булуына нигез тудыра. Андый кешеләрнең ниндидер хаталар җибәрүен, канун бозуын көтеп утыралар, ә абынып китсә, шундук аны эзәрлекләргә тырышалар. Аны мөселман хокукларын яклаган өчен кулга алмадылар. Ләкин аңа игътибар көчле. Мондый актив кешеләргә хаталарны кичермиләр, — дип сөйләгән иде Ашимов.
Кырымтатар адвокатларына басым дәвам итә
Марат Ашимовның эше нәрсә белән тәмамланыр, ул ахыр чиктә адвокат статусын югалтмасмы — вакыт күрсәтер. Бу очракта ул хокуклары кысылган мөселманнарны яклаудан мәхрүм калачак.
Шундый мисалларның берсе — Русия аннексияләгән Кырымда кырымтатар юристларының адвокат статусын югалтуы. Апрель аенда Кырымның Адвокат пулаты Лилия Гемеджи һәм Рустем Кямилевның авдокат статусын алды. Хәзер алар җинаять эшендә катнаша, үз мөштәриләренең хокукларын яклый алмаячак.
Кямилев һәм Лиля Гемеджига адвокат статусларын 2018-2019 елны Чечняның адвокатлар пулатыннан биргәннәр, чөнки Кырым пулатында баш тартканнар. Ул квалификация имтиханнарын Чечняда 2019 елда тапшырган. Бу хакта Кямилев Кырым пулатына хәбәр итүен, ләкин аларның гаризага җавап бирмәвен, шунлыктан Чечнядагы пулатка хәбәр итә алмавын сөйләгән иде. Моны "кагыйдәне бозу" дип табалар һәм Чечня алардан адвокат статусын ала.
Кырымтатар ресурс үзәге "Русия куәт оешмаларының бу канунсыз гамәлләрен" хөкем итте. Үзәк бу адвокатларның кырымтатарлар арасында сәяси тоткыннарны яклады, шуңа да моны кырымтатарларга карата алып баручы дискриминацион сәясәт күренеше дип саный.
Лиля Гемеджи сүзләренчә, 2014 елдан соң Кырымда "Хизб ут-Тәхрир" эшләре нигезендә утыртылган мөселманнарның саны 118 кешегә җиткән, 220 бала әтисез үсә.
Бу утыртылган мөселманнарның барысы да диярлек — күпбалалы гаилә ирләре, әтиләре. Лиля ханым Кырымда аларның саны артмасын өчен мөселманнарга карата махсус шундый гамәлләр алып баруы ихтималлыгын да кире какмый.
- 2022-23 елларда адвокат Эдем Семедляев, Назим Шейхмамбетов, Айдер Азаматов, Эмине Авамилеваның тоткарлануын искә төшерә. Алар башлыча кырымтатар хокукларын яклаучы адвокатлар иде.
- 2023 елда Алексей Навальныйның өч адвокатын — Вадим Кобзев, Игорь Сергунин һәм Алексей Липцерны тоткарладылар. Алар экстремистик эшчәнлектә катнашуда гаепләнә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум