Украина Юстиция Татарстан икътисадының нигезен тәшкил тиүче "Татнефть" ширкәте активларын дәүләт файдасына хосусыйлаштырырга җыена. Ширкәтнең милке 47,2 миллион доллар күләмендә бәяләнә, дип хәбәр итте юстиция министры урынбасары Ирина Богатик.
"Украина Юстиция министрлыгы Югары ришвәтчелеккә каршы мәхкәмәсе В. Д. Шашин исемендәге "Татнефть" активларын дәүләт кеременә санкция рәвешендә алу турындагы дәгъвалар белән мөрәҗәгать итте. Активлар якынча 2 миллиард гривен (47,2 миллион доллар) күләмендә бәяләнә", – дип язды Богатик Facebook-тагы үз битендә.
Сүз корпоратив хокуклар, ягулык станцияләре (АЗС), нефть базалары, транспорт чаралары һәм Харьков белән Полтава өлкәләрендәге җиһазлар турында бара.
Мондый карарга нигез булып "Татнефть" ширкәтенең "Русия сәяси җитәкчелеге контролендә торуы һәм агрессор илнең бюджетына зур керемнәр бирүе" санала диелгән.
2022 елның августында Украина хөкүмәте Владимир Зеленскийның Русиянең Украинадагы мөлкәте һәм активларын конфискацияләү турындагы боерыгын килештергән иде.
2022 ел ахырында Украина дәүләт тикшерү бюросы (ГБР) Татарстан ширкәте — "Татнефть"нең 115 күчемсез милкен кулга алу алуы турында белдерде. Бу — нефтебазалар, ягулык салу станцияләре, яшәү өчен каралмаган биналар, җир кишәрлекләре, 118 бензин ташу техникасы һәм машиналар.
2024 елда Татарстанда "Татнефть" салым түләүне киметте, шул ук вакытта Русия бюджетына республика нефтьчеләре салымнарны арттырды.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум