Z-блогерлар һәм урыс милләтчеләре — Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, доктор, мөфти Дамир Мөхетдиновка басымны көчәйтте. Алар аны русофобиядә һәм пантюркизмда гаепли, Алтын Урда тарихын алга сөргән өчен урыс тарихын боза дип лаф ора, Русиядә бер генә милләт — урыс милләте булуын тәкрарлый. Шул сәбәпле Русия Диния нәзарәтен тыярга чакыручылар да булды. Азатлык Радиосы әлеге низагка күзәтү ясады һәм публицист Харун Сидоров белән сөйләште. Аныңча, Дамир Мөхетдинов Русияне бер милләтле дәүләт итеп төзүчеләргә — дәүләтнең үзенә һәм урыс милләтчеләренә каршы чыкты. Шуңа да ул көчле басымга дучар булды.
Мөхетдинов нәрсә дигән?
Бөтен бәхәс тә Дамир Мөхетдиновның "Татар-информ"ның татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйповка биргән татар телендәге интервьюсына барып тоташа (интервью 11 февральдә чыкты). Әлеге әңгәмәдә Мөхетдинов Русиядәге рәсми тарих һәм татар теленең бүгенге торышы турында сөйли. Ә 17 февраль кичендә Рәмис Латыйповның "Татар-информ" мөхәррире вазифасыннан китүе билгеле булды.
Әгәр дә хөкүмәт тарафыннан татар теле укытылмаса, татар телебез факультатив рәвештә генә калса, әлбәттә, ул зур, кабахәт, начар эш
Аерым алганда, Мөхетдинов Латыйповка биргән интервьюсында татар милләте — урыстан соң — икенче милләт булуын әйтә.
"Руслар әйтмешли, дәүләт төзи торган милләт. Безнең дә милләтебез, руслар кебек, дәүләт төзи торган милләт. Бу дәүләтнең башында, аңа таш салган вакытта, аның асыл нигезен салган безнең милләтебез. Алтын Урда заманында, Хәзәр, Идел буе Болгар дәүләте вакытыннан шулай, шуңа күрә без горурланабыз", ди ул.
Татар теле торышы турында Мөхетдинов аның юкка чыга баруын әйтә һәм ата-аналарны балалары белән үз туган телендә сөйләшергә чакыра. Моннан тыш, ул татар теле дәүләт теле буларак укытылырга тиеш ди.
"Әгәр дә хөкүмәт тарафыннан татар теле укытылмаса, татар телебез факультатив рәвештә генә калса, әлбәттә, ул зур, кабахәт, начар эш. Аны без — имамнар, остазлар, ата-аналар — бу мәсьәләне мөмкин хәтле күтәрергә тиеш. Без тик кенә утырсак — "дәүләткә каршы әйтеп булмый, дип, дәүләткә каршы барып, нишли аласың", — дисәк, телебез юкка чыга, гореф-гадәтләребез юкка чыга", ди ул.
Мөхетдинов фикеренчә, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка атаклы шәхесләр Владимир Путин, Русия Федерация шурасы һәм Русия Дәүләт думасы алдында "татар телен юкка чыгармыйк" дип мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Интервью Дамир Мөхетдиновның эш бүлмәсендә алынган. Анда Калка сугышы күренеше ясалган картина күренә. Бу 1223 елда монголларның Калка елгасы буенда урыс-кыпчак гаскәрләрен тар-мар итүен тасвирлый. Ул хәзерге Украина территориясендә — Донецки өлкәсенә якын җирдә узган. Нәкъ менә бу күренеш тә урыс милләтчеләренең аеруча ачуын чыгарды һәм Мөхетдиновка һөҗүм башлауга сәбәп булды.
Карагруһчылар тәнкыйте: татар милләте юк, ул Русияне тарката, Алтын Урда — безнең дошман
"Царьград" православ телеканалы Мөхетдинов интервьюсын тәнкыйтьләп чыкты. Алар Мөхетдиновны русофоб дип атады һәм Украина сугышы хәл ителгән вакытта илне какшатырга омтылуда гаепләде.
— Нәкъ менә илнең игътибары тулысынча тышкы сәясәт һәм махсус хәрби операция (Русия хакимияте Украина сугышын шулай дип атый — Азатлык) фронтларына юнәлгән вакытта, русофобияле бишенче колоннага иркен хәрәкәт итү мөмкинлеге һәм җәмгыять белән дәүләтнең тотрыклылыгын какшатуга көчлерәк йогынты ясау өчен яхшы шартлар туа. Чыннан да, дөнья язмышы хәл ителгән мизгелдә, тарихи картинаны бозуга һәм милли азчылыкларны урысларны нәфрәт итәргә, "безгә үбезнекен кайтарыгыз!" дип таләп итәргә өйрәтүгә кемнең исе китсен?
Шулай ук "Царьград" Мөхетдинов "татар тормышыннан урыс телен кысрыклап чыгаруны таләп итә" дип язды.
Бу фикерне Z-активистлар да күтәреп алды. Ярты миллионлы аудиториясе булган "Миг России" Telegram-каналы Русиянең дөнья хәлләрен хәл итеп йөргәндә илдә "эчтән таркату"чылар бар дип язды.
Ул Мөхетдиновның Русиядә рәсми тарихны яңадан карарга чакыруын — милләтләр арасындагы каршылык тудыру дип язды. "Монгол-татар явын" хәтта Татар АССР халкы (хәзерге Татарстан Республикасы) өчен дә, тугандаш Монголия өчен дә мыскыллы булып күренмәде", диде әлеге Telegram-канал.
Сәясәт белгече Илья Ухов "Gazeta.ru" басмасында Дамир Мөхетдиновның татарны милләт дип атавына гаҗәпләнде.
Дәүләт эчендә бер генә милләт була ала — ул гражданнар милләте, һәм аның нигезендә дәүләтне коруда катнашкан халыкның (урыс халкының) төп этник компоненты ята
— Дәүләт эчендә бер генә милләт була ала — ул гражданнар милләте, һәм аның нигезендә дәүләтне коруда катнашкан халыкның (урыс халкының) төп этник компоненты ята. Русиядә дә уртак гражданлык сәяси милләте бар. Ул дәүләтне барлыкка китергән урыс халкына нигезләнгән, — ди ул.
Шуңа да Ухов Мөхетдиновны сепаратизмда гаепли. Ул куәт оешмаларыннан моңа игътибар итүне сорый.
Ухов Алтын Урданы Русиягә уңай йогынты ясавын фәнгә каршы килә дип язып чыкты. Ул мөфти урынбасарын "крипто-пантюркист" дип атады. Аның татарча интервью бирүен "зур аудиториядән качу" өчен эшләгән диде.
Алтын Урда тарихына килгәндә, Русь өчен ул антогонист, дошман булган дип тә өстәде ул.
Тарихчы, Русия президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр шурасы комиссиясе әгъзасы Александр Дюков Мөхетдинов бүлмәсендә Калка сугышын тасвирлаган картинаны тәнкыйтьләде. Бу — "урыс кенәзләренең газап чигеп үлгән күренешне тасвирлаган картина" һәм аларның өстендә урда җитәкчеләре "бәйрәм итә" дип язды ул.
"Әгәр дә тиешле саклану чаралары күрелмәсә, шундый ук сценарий кабатланырга да мөмкин", дип кисәтте ул.
Карагруһ активист, татар телен мәҗбүри укытуга каршы чыккан Егор Холмогоров Мөхетдиновны русофобиядә гаепләде.
Z-блогер Свят Павлов Русия мөселманнары Диния нәзарәтен экстремистик оешма дип танырга чакырды.
Мөхетдинов җавабы: Картинаны алыштырам, ләкин татар — дәүләт коручы халык
Әлеге гаепләүләрдән соң Дамир Мөхетдинов ТАССка үз аңлатмасын бирде. Ул татарларның Русиядә урыслардан соң дәүләт коручы халык икәнен кабат әйтте. Шул ук вакытта Калка сугышын күрсәткән картинага башка аңлатма китерде.
— Минем халкымның бабалары — төрки-кыпчаклар — монголлар ягыннан триумф ясаучылар арасында түгел, ә аларның калканнары астында сурәтләнгән. Чөнки бу бәрелештә славяннар һәм төркиләр монгол гаскәренә каршы бергәләп сугышкан. Бу — безнең уртак тарихыбыз, — диде ул.
Шул ук вакытта ул Илья Репинның "Иван Грозный һәм аның улы Иван" (1581 ел, 16 ноябрь) картинасын ясавы өчен аны русофобиядә гаепләгән кеше булмавын, шул ук Василий Верещагинның урыс солдатларының киселгән башлары баганаларга кадакланган "Тантана итәләр" әсәренә карата мондый гаепләүләр яңгырамавын искәртте.
"Миңа карата әйтелгән тәнкыйтьне дә адекват дип санамыйм", диде ул.
Шулай да соңрак басым астында Дамир Мөхетдинов әлеге картинаны алып куячагын хәбәр итте. Аны ул Икенче дөнья сугышына багышланган рәсем белән алыштырып куячак. "Мин конструктив тәнкыйть ишеттем", дип башкачарак сөйләргә мәҗбүр булды Мөхетдинов.
"Мөхетдинов хакимият һәм урыс-русиячел милләтчеләргә каршы чыкты"
Юридик фәннәр кандидаты, публицист Харун Сидоров Азатлык Радиосына сөйләвенчә, бүген Русия "күпмилләтле дәүләт" моделеннән баш тартып, "бер милләтле дәүләт" төзи. Хакимият моны акрынлап һәм яшертен рәвештә эшләсә, урыс милләтчеләре төркеме исә дәүләткә көчле басым ясый ди ул. Дамир Мөхетдинов шушы ике төркемгә каршы чыкты.
— Мөхетдинов, бер яктан, бер үзе күпмилләтле дәүләт концепциясен яклый. Икенче яктан, урыс-русиячел милләтчеләр күп, һәм Холмогоров — шуларның берсе. Русия хакимияте рәсми белдерүләрдә илнең күпмилләтле булуын әйтсә дә, чынлыкта алар "күпмилләтле ил" турында түгел, ә "күпэтник ил"не (ягъни бер милләт астында төрле этник төркемнәр) истә тотып сөйли. Монда зур аерма бар.
Мөхетдинов хакимиятнең хәзерге концепциясенә каршы чыкты. Ул дәүләтне формалаштыручы халыклар арасында урыслар гына түгел, татарлар да бар дип белдерде.
Сидоров аңлатканча, Русиядә күпмилләтле дәүләт моделе 1917 елда башланган гражданнар сугышы вакытында барлыкка килә. Дөресрәге, большевиклар милли лидерларны үз ягына авыштыру өчен шулай эшләргә мәҗбүр була. Сталин милли зыялыларны юк итсә дә, бу модель формаль төстә сакланды. Советлар берлеге таркалганнан соң, 1990нчы еллар башында Русия янә күпмилләтле дәүләт төзелешенә кайта. Әмма ул хәзер кабат бер милләтле дәүләт моделенә күчеп бара. Этнолог Валерий Тишков "россиян" милләте булдырырга теләсә, гәрчә ул урыс мәдәниятенә нигезләнгән, Егор Холмогоров — барысын да урыс милләтенә кертмәкче.
— Мөхетдинов хакимиятнең хәзерге концепциясенә каршы чыкты. Ул дәүләтне формалаштыручы халыклар арасында урыслар гына түгел, татарлар да бар дип белдерде. Бу исә үзгәртелгән Конституциягә каршы килә, чөнки анда "дәүләт коручы халык" булып бер генә милләт күрсәтелгән. Мөхетдинов хәзерге сәяси карашларга каршы чыга.
Мөхетдинов үз фикерләрен Алтын Урда тарихына нигезләнеп дәлилли. Һәм ул тарихның бу чорын рәсми яктан танырга чакыра.
— Урыс милләтчеләре арасында бу мәсьәләгә карата ике караш яши. Беренчесе — Холмогоров һәм аның тарафдарлары. Алар Алтын Урданы урыска каршы проект дип атый һәм аны Русия тарихыннан сызып ташларга тели. Икенче карашны Чаадаев, Прилепин кебекләр алга сөрә. Алар Алтын Урданы Русия тарихының бер өлеше дип саный, ләкин аны урыс дәүләтчелеге контекстында гына кабул итә.
Татарлыгын югалткан татарны мисал итеп күрсәтү — бу татарны мыскыл итүгә тиң
Шуны аңларга кирәк: урыс дәүләтчелеге концепциясендә татарларга да урын бар, ләкин ул шактый чикле. Прилепин Русиядә "бөек татарлар" булган дип әйтә, ләкин алар арасында Кутузов, Рахманинов, Карамзинны күрсәтә. Татарлыгын югалткан татарны мисал итеп күрсәтү — бу татарны мыскыл итүгә тиң. Шуңа күрә бу концепция бер милләтле дәүләтне күздә тоту булып чыга. Мөхетдинов исә Алтын Урда тарихы белән күпмилләтле дәүләт моделенә кайтарга тырыша.
Сидоров сүзләренчә, Мөхетдинов бүлмәсендә торган картина урыс милләтчеләренә бәйләнергә бер сәбәп кенә тудырган, чынлыкта мәсьәлә башкада — Мөхетдиновның дәүләт һәм урыс милләтчеләренә каршы чыгуында.
"Башка кешедә бу рәсемне күрсәләр һәм мондый бәхәс бармаса, беркем дә моңа игътибар итмәс иде", ди ул.
Бу — беренче генә һөҗүм түгел
Былтыр Дамир Мөхетдинов Русиянең рәсми тарихында татар һәм башка халыкларның урыны инкяр ителә дип белдерде.
Аның сүзләренчә, Русия тарихын, гадәттә, иске Киев Русеннән генә башлап тасвирлыйлар, башка халыкларның һәм мәдәниятләрнең тарихын игътибарсыз калдыралар.
— Бүген дәреслекләрдә Хәзәр каһанлыгы һәм Алтын Урда тарихы чит һәм дошман күренешләр буларак күрсәтелә. Гади итеп әйткәндә, заманча ул болайрак яңгырый: "славяннарга нәрсә начар булса, Русиягә дә ул начар була", — диде ул.
Мөхетдинов урыс кенәзлекләренең күпчелеге Алтын Урдага буйсынуын һәм ханнар белән тыгыз элемтәләр коруын искә төшерде. Әмма рәсми тарихта бу вакыйгалар әле дә "изү" дип бәяләнә, ди ул.
Украина сугышы башлану белән Русиядә мәчет һәм гыйбадәт йортларына һөҗүмнәр башланды. Куәт оешмалары вәкилләре җомга намазларын өзеп мөселманнарны җыеп алып китте. Бу рейдларга беренче булып Мөхетдинов каршы чыкты.
Аңа кадәр ул Русиядә һәм Мәскәүдә мәчетләр җитмәү проблемы киләчәктә сәяси проблемнар тудыра алачак дип Азатлык Радиосына сөйләгән иде. "Татарны дошман итү зур проблемнар тудырачак", дип белдерде ул.
2024 елның сентябрендә исә Бөтендөнья урыс халык җыенының Хокук яклау үзәге җитәкчесе, үзен ислам белгече дип атаучы Роман Силантьев мөфти Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия Мөфтиләр шурасын һәм Русия мөселманнарының Диния нәзарәтен тыярга чакырды. Мөхетдинов исә Гайнетдиннең урынбасары булып санала.
Белгечләр моны мөфтигә басым ясау һәм аны гына түгел, башка мөселман әһелләрен дә куркыту тырышлыгы дип бәяли. Динчеләр арасында илдә 1937 ел җилләре исә башлавы турында әйтүчеләр дә бар.
Русиянең әлеге мөфтиятен тыярга һәм юкка чыгарырга кирәк дигән өндәүләргә Украина сугышын пропагандалаучы карагруһ активист Егор Холмогоров та кушылды. Аңа Z-активистлар да кушылды.
Алар Дамир Мөхетдиновны Көнбатышка һәм Киевка эшләүдә, русофобиядә, хәтта террорчылыкта һәм Конституция нигезләрен какшатуда гаепләп чыкты. Холмогоров "канун хезмәтчеләре"н (урыс телендә аларны "охранка" дип тә атыйлар) Русия мөселманнарының Диния нәзарәтен җаваплылыкка тартуга өнди, сәбәбе бик үзенчәлекле: Гайнетдин структурасы Русияне "урыс" дәүләте итеп кенә танудан баш тарта һәм татарның "кече кардәш", ягъни "младший брат" роленә генә канәгать булмавын белдерде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз.
Форум