Башкортстан эшкуарлары шурасы рәисе Николай Швецов матбугат очрашуы уздырып, Михаил Нагойга һәйкәл ачылачагын белдерде. Аның сүзләренчә, Уфага нигезне 1586нчы елны Казаннан җибәрелгән гаскәр башы Михаил Нагой салган. Уфага нигез салуда башкортлар катнашмаган. Ул гына да түгел, бу башкорт җире түгел, ә татар-ногай җирләре. Эшкуар Уфа тарихы буенча Русия Фәннәр академиясенә дә мөрәҗәгать итүен белдерде. Русия Фәннәр академиясенең Тарих институты җибәргән җавапта чынлап та Михаил Нагойның нигез салуы әйтелгән. Моны Башкортстан Фәннәр академиясе дә хуплаган. Шулай булуга карамастан, хакимият Нагойга һәйкәл өчен җир бүлмәгән. Николай Швецов һәйкәл ясар өчен 700-800 мең сум акча кирәк булса, бездә ул ике миллион сум җыелды дип белдерде һәм һәйкәлнең ясатылуын да әйтте. Аның сүзләренчә, таштан ясалган, ике метр биеклектәге сын 30нчы май ачылачак. Эшкуар аның үзенең шәхси фирмасы җирендә булачагын, аңа рөхсәт кирәкмәвен белдерде. Һәйкәл Уфаның Ышаныч һәм Башкорт урамнары чатында “Ышаныч” ширкәте җирендә ачылачак. Швецов һәйкәлне ясаган сынчының тукмалуын һәм эзәрлекләнүен дә әйтеп, аның исемен әлегә телгә алырга ярамаганлыгын да ирештерде.
Матбугат очрашуында Башкортстан педагогия университеты профессоры Владимир Иванов та катнашты. Ул Уфага Михаил Нагой нигез салуын инкарь итмәвен белдерде, Уфа тарихы белән таныштырды. Аның сүзләренчә, бүгенге Уфа урынында берничә вак шәһәрчек булган. Аларның һәрберсенең мәйданы 2.5 гектардан да артмаган. Галим анда нинди халык яшәгәнен төгәл атап булмый диде, һәм аларның фин-угыр халкы мәдәнияте вәкилләре булуы билгеле, диде. Владимир Иванов Русия Фәннәр академиясендә башкорт тарихы һәм Уфа тарихын зурайтып күрсәтү өчен барган эшләрне белүләрен һәм аны хупламауларын да әйтте.