Accessibility links

Кайнар хәбәр

Узган ел Татарстандагы торакны чит төбәкләр арасында иң күбе Башкортстанда яшәүчеләр сатып алган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Былтыр чит төбәкләрдә яшәүчеләрдән Татарстан Росреестрына торак сатып алу турында 4,6 меңләп гариза кергән. Шуның 625е — Башкортстаннан. Чит төбәкләрдә яшәүчеләр иң күбе Казаннан фатир сатып алганнар — шундый 1539 гариза кергән. Чаллы (350 гариза) белән Яшел Үзән районы да (342) кызыксындырган.

2024 елда Башкортстанда яшәүчеләрдән Татарстанда торак сатып алу турында 625 мөрәҗәгать килгән. Башкортстан бу яктан беренче урынга чыккан. Икенче урында — Мәскәү, Русия башкаласында яшәүчеләрдән Татарстанда торак алу белән бәйле 529 гариза кергән. Бу хакта Русия дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең (Росреестр) Татарстандагы идарәсе хәбәр итә.

Өченче урында Мәскәү өлкәсе (485 гариза), дүртенчедә — Удмуртия (308), бишенчедә — Ульян өлкәсе (285).

Кешеләре Татарстаннан торакны еш сатып алучы төбәкләрнең беренче унлыгына Самар өлкәсе, Мари Иле республикасы, Чуашстан республикасы һәм Ленинград өлкәсе дә кергән.

Иң күбе Казаннан фатир сатып алганнар, чит төбәкләрдә яшәүчеләрдән Росреестрга шундый 1539 гариза кергән. Чаллы (350 гариза) белән Яшел Үзән районы да (342) кызыксындырган.

Узган елның 12 аенда Татарстан Росреестрына чит төбәкләрдә яшәүчеләрдән барлыгы 4,6 меңнән артык мөрәҗәгать килүе дә әйтелә.

2024 елда Казанда 480 мең дүрткел метр күпфатирлы торак төзелгән, дип язган иде белгечләр белешмәләренә таянып "Бизнес Online". Бу 2023 елгыдан җиде процентка күбрәк, ул чакта 440 мең дүрткел метр кулланышка тапшырылган булган.

  • "ЦИАН.Аналитика" белешмәләренчә, 2024 елның декабрендә Казандагы яңа салынган күпкатлы йортларда фатирларның бер дүрткел метры 234 мең сум булган. 500 меңнән артык кеше яши торган 35 шәһәр арасында бу — Мәскәү белән Петербурдан кала иң кыйбат бәя.
  • Бер ел эчендә Казанда бер бүлмәле фатир арендалау бәяләре 58 процентка кыйбатланган. Әлеге күрсәткеч белән Татарстан башкаласы миллионнан артык кеше яшәүче шәһәрләр арасында беренче урынга чыккан.
  • Шул ук вакытта ипотека алу өчен иң отышсыз шәһәрләр арасында Казан — Русиядә беренче урында, дип хәбәр ителгән иде.
  • Русия хезмәт һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Ольга Баталина Русиядә яшәүче гаиләләрнең кимендә 40 проценты ипотека ала алмый, хәтта ташламалысын да, дип белдерде. Кайбер очракларда ипотека балалар тууны тоткарлап торучы фактор да булырга мөмкин, дигән иде ул.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG