Лариса ханым, “Гражданнарның берләшкән фронты”на әгъза булып кергәч, “Ризасызлар маршы”нда катнашкан, 2007-елның 8-июнендә “Ризасызлар фронты” дигән гәзиттә журналист Илона Новикова аның белән әңгәмә бастырган. Психик авырулар хастаханәсендә пациентларны эзәрлекләү, мәсхәрәләүләр турындагы “Дурдом” дип аталган язма җәмәгатьчелеккә зур тәэсир ясаган һәм җирле түрәләргә ифрат та ошамаган. Лариса ханымга шофер правасы кирәкмәгән булса, бәлки тыныч кына яшәр дә иде әле. Права алыр өчен табиблар аша узарга кирәк бит, шул исәптән, психолог аша да. Нәкъ психолог, аның кем икәнен белеп, коридорга чыгара да, “Ашыгыч ярдәм” машинасы чакыртып, психушкага озата. 18-июньдә Мурманскиның Ленин районы суды бу башбаштаклыкны кануни яктан нигезләп тә куя.
Сембердәге хокук саклаучылар һәм “Башка Россия” активистлары Лариса Арапны яклау максатыннан пикет оештырдылар. Активистларынң берсе Мөнир Насыйров фикеренчә, “Ризасызлар маршы” дигән сүзне хакимият үз тамагына утырган сөяктәй кабул итә.
Андый чараларда 2 тапкыр катнаштым, ике мәртәбә тоткарладылар. Димәк, “единомыслие” һәм “одобрямсь”тан хакимият чыга алмый. Аларны шундый психологиядән биздерер өчен менә пикетларга чыгабыз. Лариса беренче түгел бит. Безнең күршебездә үк – Чабаксарды бер-ике ел элек депутатлыкка омтылучы берәүне шушы ук ысул белән эзәрлекләделәр. Минем үземә дә ике тапкыр “Карамзинка” дип аталучы психбольница белән янадылар. Пикетчылар менә нинди шигарьләр алып килгәннәр
Политзэкларга – АЗАТЛЫК!
Бүгенге Рәсәйдә АЮЛАРГА – орденнар, гражданнарга төрмәгә ОРДЕРЛАР.
Писихушкаларга кайттык! ГУЛАГка - күпме калды?
Ларисадан пычрак кулларыгызны алыгыз!
Трепашкин, нык тор! Без Сезнең белән!
Бер шигарь аерым комментар да таләп итәдер. “Наш Дом – Psiхушкамы? - дип сорый ул. “Психушка” сүзен латин имлясында биреп, зур хәреф латинча П урынына – кирил хәрефе Р килеп чыга. Нәтиҗәдә Наш Дом Россия – НДР искә төшә.
Пикетка җыелган яшь “ризасызларның” җитәкчесе Костантин Трошин фикеренчә, бүгенге Путин Россиясендә хокук саклау мәсьәләсе бик тә кискен тора.
“Башка Россия” хәрәкәтенең 10 чамасы активисты төрмәләрдә утыра. Путинның икенче срогында Россия гражданнарының Страсбургка мөрәҗәгатьләре саны бик ишәйде. Бу исә Россия мәхкәмәсенең кеше хокукларын саклауга карата бөтенләй битарафлыгын күрсәтә. Халык Путинга ышанмый да, өметләнми дә. Бар өмет – Европа судында гына.” Шөкер, Лариса Арапны иреккә чыгарганнар да икән инде. Ә пикетны оештыручылар, бу хәбәр килгәнче үк чара оештыру карары турында хакимиятне искәртеп куйган булганнар. Бу пикет та артык булмас, дигән карарга килгәннәр. Чөнки ризасызларның һаман үрчүенә сәбәпләрнең кимүе күзгә чалынмый әле, диләр.
Айрат Ибраһим, Сембер