Ул 2-сентябрьгә билгеләнгән Шәһәр көне кысаларында оештырылган иде. “Җирле халыклар” дигәне шул – урыс, татар, чуаш, мукшы-эрзә инде. Әлбәттә, концерт урыс фольклор җыр-такмакларыннан башланды. Өлкәнең “Халык сәнгате үзәге” дип аталган мәдәният учагы коллективының чыгышы, чынлап та, югары сәнгати дәрәҗәдә булды. Профессионал, дияргә дә буладыр.
Алардан соң чуаш ансамбле “Эревет” чыкты. Бу данлыклы ансамбль әгъзалары, үзешчән булсалар да, ансамбльнең җитәкчесе, Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Николай Косарев аларны да югары һөнәри югарылыкта әзерләгән.
Шуны да өстәп әйтү урынлы булыр - өлкә үзәгендә “Эревет”тан тыш, тагын ике чуаш ансамбле эшли әле: Валентина Сымова җитәкчелегендә “Полнай” (музыка коралы исеме) һәм Александр Чурбановның “Илен” (Гүзәллек) коллективы.
Мукшыларда исә өлкә үзәгендә төрле вак-төяк чараларда чыгышлар ясаучы бер җырчы кыз гына бар. Ләкин бу очракта фольклор төркеме кирәк иде бит. Бушлыкны Мордовиянең данлыклы “Уморина” (“Алмакай”) исемле Дәүләт җыр һәм бию ансамбле тутырды. Болар инде – чын профессионаллар. Нәкъ алар тамашаның байтак өлешен биләделәр дә. Һәм урыс фольклор төркеме башлап җибәргән гомум концерт мукшылар башкаруында урыс җыры “Сударыня-барыня” белән тәмамланды да.
Мукшылар кебек үк, татарның да өлкә үзәгендә бернинди сәнгать түгәрәге яки коллективы юк. Дөрес, “Милли культураларны үстерү үзәге” дигән нәрсә канаты астында хәтта “Халык ансамбле” исемен йөртүче “Сембер” дип аталган эфемер “ансамбль” бар дип санала. Тик санала гына шул, чөнки халык телендә “үстерү” түгел – “үтерү үзәге” дип атала бит бу учреждение.
Ничарадан бичара, дигәндәй, Новоульяновски татарларының әйдәүчесе Кәримә ханым Алиуллина туган районы Чүпрәлегә мөрәҗәгать иткән. Ләкин анда 5 мең генә рубль өчен бирегә килүдән баш тартканнар. Шөкер, өлкә татарларының төп өмете булып торган шул ук Мәләкәс – Димитровград коткарган. Һәм, әйтергә кирәк, Мәләкәснең “Балалар сәнгате мәктәбе” хезмәткәре Светлана Кочнева җитәкчелегендәге “Сандугачлар” ансамбленең чыгышы озын-озак алкышларга лаек булды. Кем әйтмешли, переходящие в овацию.
Катнашкан коллективларның барчасына да бүләкләр тапшырылды. Һәм беренче бүләк, бәлки, иң яшь булганнары сәбәпледер, - шул ук “Сандугачлар”га. Шәһәр башлыгы Матвей Володарский, үзенең йомгак сүзендә, алып баручының бер хатасын да төзәтеп куйды. Конферансье кыз, татарны яратмауданмы, әллә мәгълүмәте сайлыктан гынамы – “Сандугачлар”ны сәхнәгә чакырганда зур хата ычкындырган иде бит: “Безнең өлкәдә 16 мең татар яши, аларның да күңелен күреп, концертта чыгыш ясау мөмкинлеген бирергә кирәктер”, диде. Матвей Константинович менә нинди аңлатма бирде:
(Безнең өлкәдә 170 мең чамасы татар яши, бары тик бер район – Иске Кулаткыда гына – 16 мең)
Тагын шуны өстәп әйтергә кирәктер. Тамаша алдыннан 3 сәгать элек фойеда татар, мукшы, урыс, чуаш аш-сулары, кием-салымнары, көнкүреш кораллары күргәзмәләре эшләде. Әйтергә кирәк, татарныкы иң бай һәм камил тупланган иде. Бигрәк тә милли ризыклар ягыннан. Монысы инде – Новоульяновскида яшәүче милләттәшләребезнең оеткысы булып торучы Кәримә Алиуллина хезмәте. Бу ханым турында аерым сөйләшү дә таләп ителә. Насыйп булса.
Айрат Ибраһим, Новоульяновск-Сембер