Бу турыда узган тапшыруларның берсендә әйтеп үтелгән иде инде. Бу юлы Нәсиха ханым белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
- Уңышыгыз белән тәбриклим Сезне. Анда катнашырга нәрсә этәргеч бирде соң?
- Былтыр мукшы-чуаш укытучылары катнашты, ә татардан беркем дә юк иде. Нигә без дә үзебезне күрсәтмибез соң? – дип уйладым да тәвәкәлләдем. Мактаулы исемнәрем бар: “Ел укытучысы”, “Мәгариф отличнигы” булып саналам, мактау кәгазьләрем дә күп. 36 ел буе эшләү дәверендә җитәрлек тәҗрибә дә туплангандыр. Эшләгән эшләрнен күрсәтә дә белергә кирәк, дигән карарга килдем.
- Ә нинди тема буенча әзерләндегез?
- Эш тәҗрибәсе, дигән тема бар иде. Шөкер, тәҗрибәм дә бар, үрнәк алырдай алымнар кулланыла эшемдә. Шуны күрсәтергә булдым. Район буенча ачык презентациядә җиңеп чыктым.
- Үзеңне күрсәтү нәрсәләрдән тора соң ул?
- Эчтәлеге бик күп нәрсәләрдән. Иң беренче, кәгазьләр әзерләү. Үзең кулланган методик алымнар һәм тәрбияви эш ысуллары белән таныштыру. Мәсәлән, олимпиадаларда минем укучыларым 12 ел рәттән 1, 2 яки 3 урыннар яулыйлар.
- Димәк монда бер генә күрсәтеп мактану түгел…
- Әйе, әйе, күптән эшләнгәннәр турында исәп-хисап кебегрәк. Эшли башлаганда 1-елдан ук татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп билгеләделәр. Чөнки укытучыларым – Казаннан, Татарстаннан иделәр. Бик тә оста укытучылар иде. Мин үземне аларның дәвамчысы дип саныйм.
- Ә бу 100 меңне нинди максатларда кулланырга уйлыйсызӘ
- Үземә дә кулланырга исәп. Ләкин кабинетларны җиһазлау өчен дә акча кирәк. Ә Хөкүмәткә бу мәсьәләдә әллә ни өметләр юк.
- Син бит, Нәсиха ханым, халык арасында зур абруйлы шәхес…
- Әйе, әйе, абруем зур. Депутат та бит әле мин. Авылда яше-карты миңа баш иеп уза…
- Юк, мин бу сорауны башка укытучылар да синең артыңнан грантларга омтылыш ясамаслармы, дигән мәгънәдән биргән идем…
- Минемчә, булыр. Шөкер, яхшы укытучыларыбыз байтак. Үзеңне күрсәтә дә белергә кирәк бит ул.
Сембер өлкәсенең иң зур татар авылы булган 3000гә якын кешеле Зур Чиркле балаларының остазы Нәсиха ханым Яһүдина белән Айрат Ибраһим сөйләште.
Айрат Ибраһим, Сембер