Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамазан гаете көненә Сембер губернаторы татарга зур бүләк әзерләгән


Сембер каласының архитектура чырае (облигы) комиссиясе утырышында шәһәрнең үзәгендә Кол Гали һәйкәле ачу турында карар кабул ителгәч, байтак мәгълүмәт чаралары бу турыда хәбәрләр бирделәр. Мэриянең Матбугат үзәге хәбәренә таянып, интернетта 20 чамасы сайтта да хәбәрләр булды. Интернет аша бу хәбәрне ишетү белән үк “Татарстан – Яңа гасыр” каналы җитәкчелеге хәбәрчеләрен Сембергә юнәлткән иде. 30-сентябрьдәге атналык күзәтүдә бу турыда тапшыру эфирга да чыкты. “Симбирский курьер” гәзитенең “Борынгы заман акыл иясе һәйкәле” дигән язмасында булачак һәйкәлнең олуг файдасы да ассызыклана. Ә үзебезнең “Өмет” гәзите әлегә ләм-мим. Исхак Хәлимев моны рәсми карарга кул куелмавы белән аңлата. Ул хаклы да кебек: хакимият карамагындагы рәсми басма кул куелмаган рәсми документны бастыра алмый, диләр бит. Ә нигә соң һаман да кул куелмый? Бу эшне башлап җибәргән Шәүкәт Богданов һәм “Туган тел” оешмасы рәисе Мәхмүт Хәйруллин мэрия хезмәткәрләре Наталья Клейменова һәм Светлана Борисовага күп мәртәбәләр мөрәҗәгать иттеләр. Җаваплары да сәер: бу карарны өйрәнергә шәһәр мэры Сергей Ермаков вакыт таба алмый әле. Монысы бераз гаҗәпләндерә дә: аны кабул иткәндә шәһәр мэрыннан башка барлык җаваплы түрәләр дә, тирәнтен өйрәнеп, уртак фикергә килгәннәр иде ич. Сергей Николаевич әллә үз ярдәмчеләренә, шул исәптән беренче урынбасары Алдександр Букинга да ышанып бетмиме инде?

Шәһәрнең Иделаръягы районындагы “Биләр” мәчет-мәдрәсә бинасында узачак Ифтар ашында Сергей Ермаков та булачагын ишеткәч, шунда барырга туры килде. Дөрес, ул соңарып килде. Сәбәбе дә җитди: кыска гына вакытка килгән вице-премьер Сергей Ивановны озатып йөргән икән. Мәскәү кунагы визитының максаты - “Яңа буын” исемле фонд президенты буларак, шул фонд акчасына төзелгән физкультура-тазалыкны ныгыту комплексын ачып җибәрү икән. Ивановны һәм аның белән килгән артист-спортсмен халкын очкычта озаткач кына Ифтарга килде мэр. Аштан соңгы әңгәмә барышында шәһәр башлыгына шул өлгергән сорауны бирү мөмкинлеге дә табылды. Дөрес, ул диктофонга сөйләүдән баш тартты. Кул куюның тоткарлануы сәбәбе – әлегә рекомендация белән танышырга вакыт таба алмавы. Ассызыклап әйтте: аның беренче урынбасары Букин җитәкчелегендәге комиссия карар түгел - рекомендация генә кабул иткән. Бер көн алданмы – соңнанмы… нинди аерма бар соң? – имеш.

Бу җавап белән канәгатьләнеп бетмәгән күренекле малтабарыбыз Марат Якупов та ул кичәдә һәйкәлнең ифрат та мөһим булуы турында сүз тотты. Ләкин шәһәр мэры Ермаков “Булыр-булыр”, дип кенә чикләнде.

Баксаң, өлкә һәм шәһәр җитәкчелеге Кол Гали һәйкәленең шиксез булачагы турындагы хәбәрне мөселманнар өчен көтелмәгән бүләк – сюрприз сыйфатында җиткерергә булган икән.

Өлкә үзәгенең Җәмигъ мәчетенә –Ураза гаетенә өлкә губернаторы һәм шәһәр мэры парлап килгәннәр. Һәм нәкъ шунда мәчеткә сыеп та бетмәгән бихисап халык алдында губернатор шул күркәм хәбәрне яңгыратты. Шәһәр мэры Сергей Ермаков исә үз кул куйган карары белән таныштырды.

Хәерлегә булсын, диде шатлыгы эченә сыймаган Шәүкәт Богданов.

Айрат Ибраһим, Сембер

XS
SM
MD
LG