Беренчесе Иске Майна районы Иске Кызылсу (Татар Урайкины) авылында туып үскән фронтовик шагыйрь Сәхаб Урайскийның тууына 100 тулуга багышланган иде. Бәйрәмгә килүчеләрне мәктәп бинасында милли ашлар, кием-салымнар, көнкүреш әйберләре һәм китап күргәзмәсе каршылый. Чара авыл мәктәбендә Сәхаб Урайскийга багышланган Хәтер тактасын ачу тантанасыннан башланды. Анда хакимият вәкилләре дә чыгыш ясадылар: Өлкә башлыгының ярдәмчесе Татьяна Губеева, Өлкә кануннар чыгару җыелышы рәисе Борис Зотов, Иске Майна районы башлыгы Сергей Галант чыгышлары тырыш һәм талантлы татар халкына мәдхиядәй кабул ителде. Соңыннан мәктәпкә җыелган авыл халкына Сембердән килгән сәхнә осталары һәм мәктәп укучылары концерт тәкъдим иттеләр. Хәер, укучылар гына түгел: авылның рухи җаныдай саналган Шәркыя әби Салахова һәм җырчы-баянчы Зәйнәп ханым Арсланова да тамашаны бизәделәр. Ә кунаклар арасыннан өлкәнең данлыклы җырчысы Әлфия Рамазанованы, тынгысыз җан, барлык чараларда да катнашмый калмаучы Розалия Матросованы һәм шушы авыл баласы, Казан радиосы хезмәткәре җырчы Зөбәрҗәт Минсафинаны әйтеп үтәргә кирәк. Ә биюләрне Ульян музыкаль-педагогия училищесы укучылары бүләк иттеләр. Концерт Сәхаб Урайский сүзләренә язылган һәм халыкныкына әйләнгән җырдан башланды.
Казаннан Татарстан язучылары берлеге рәисе урынбасары Вакыйф Нуриев, якташыбыз язучы Лирон Хәмидуллин һәм күренекле шагыйрә Эльмира Шәрифуллина килгәннәр. Чыгышлары юбилярның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган иде. Алар шулай ук күренекле галим – тел белгече Латыйп Җәләйнең дә шушы ук авыл баласы булуын да искә төшерделәр. Авылның талантларга уңдырышлы җирлек булуын Казан кунагы Зөбәрҗәт Минсафинаның һәм “Өмет” гәзите редакторы Исхак Хәлимевнең дә шушы ук авыл балалары булулары телгә алынды.
Бәйрәм халкыбызның гимнына әйләнгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Шунысы да игътибарга лаектыр: бу җырны олы-олы рәсми түрәләр дә аягүрә басып тыңладылар.
Бәйрәмнән соң, Өлкә Кануннар чыгару җыелышы рәисе Борис Зотов та үз фикерләре белән бүлеште.
Сәхаб Урайскийның үз авылы исемен псевдоним итеп алуы - аның үз туган ягын зурлавы күренеше. Татарлар өлкә халкының 12 процентын тәшкил итәләр. Бу тырыш халыкның югары дәрәҗәле мәдәнияты да өлкәбезнең гомум байлыгы булып тора. Өлкә халкында Татарстанга карата тирән ихтирам тамыр җәйгән. Минем дә анда якын дустым бар. Фәрит Хәйруллинн һәрвакыт төрле җыелышлардагы өлкә мәнфәгатьләре турындагы минем чыгышларымны яклап килә. Ике төбәк арасында чикләр дә – шартлы гына. Әйтик Иске Майна һәм Болгар районнары халкы бер-берсенә бәйрәмнәргә, ярминкәләргә йөриләр.Шушы ук көннең икенче чарасы Үзәк китапханә бинасындагы элекке Алпавытлар җыелышы залында узды. Килүчеләрне биниһая бай китап күргәзмәсе каршылый. Аерым темаларга багышланган стендларның менә берничәсе генә: тарихи китаплар, халык авыз иҗаты, балалар әдәбияты, әкиятләр, дини китаплар, көнкүреш сәнгате… Җирле каләм тибрәтүчеләрнеке – аерым урында.
Чараны Мәләкәстәге барлык тамашаларны да алып баручы сүз остасы талантлы шагыйребез Равил Шафигуллин алып барды. Беренче сүзне Татарстан язучылары берлеге әгъзасы, җирле каләм тибрәтүчеләр оешмасы җитәкчесе Иделбикә - Лена Садыйковага бирде. Лена ханым чыгышының төп мәгънәсе – мәкрәзебез Татарстанга рәхмәт сүзләре.
Татарстан кунаклары исә үз иҗатлары белән таныштырдылар. Якташыбыз Лирон Хәмидуллин Сембер якларының талантларга бай булуын да ассызыклап, данлыклы гармунчы Фәйзулла Туишевның үз авылдашы булуына горурлануын белдерде. Эльмира Шәрифуллинаның тирән эчтәлекле шигырьләре аеруча җылы кабул ителде.
Бәйрәмдә чыгышлар җыр-моң белән үрелеп барды. Җырчыларыбыз, нигездә, үз шагыйрьләребез сүзләренә үз композиторларыбыз язган җырларны сайлаганнар бу кичә өчен. Римма Мөхәммәтҗанова исә халык күңеленә тирән кереп урнашкан Сәхаб Урайский җырын да тәкъдим итте.
Иң күңеллесе шул: китап бәйрәмендә балалар бик күп иде. Татар сыйныфлары сакланган мәктәпләрдән һәм педагогия университетыннан күмәкләшеп килгәннәр алар.
Айрат Ибраһим, Сембер