Испания, Италия, Польша һәм Чехия урамнарына эленгән игълан язуларда да Татарстан дигән сүз күзгә бәрелеп тормый. Әлеге сорауга баш маэстро: “Кем түләгән шуның кубызына биедек”, - дип җавап бирде.
“Безне чит илдән чакыргач, алар безгә нәрсә уйнарга кирәген әйтәләр. Киләчәктә бер концерт программасында татар музыкасын да күрсәтергә мөмкин. Бу киләчәккә минем өметем”.
Фуат Мансуров, Европада татар музыкасын таныту өчен, киләчәктә барган очракта, махсус бер бүлекне милли әсәрләрдән генә эшләү мөмкинлеге булу турында да әйтте. Ә бу яңа гына тәмам булган сәфәргә килгәндә исә, классик музыка сөюче бик таләпчән европалылар алдында окестр өчен үзенә күрә бер имтихан булган. Аклау һәм таныту имтиханы. Чөнки моннан ике ел элек булган гастроль вакытында, кайберәүләрнең сәхнәгә чыга алмавы аркасында, Һамбургта концерт өзелү абруйга хәйран нык кына суккан.
Һәм менә иң яхшы концерт залларындагы чыгышлар, озак кул чабулар чит илләрдә үзеңне аклый башлауның беренче адымы ясалган инде.
Фуат Мансуров
Тамашачыны оста башкару җәлеп итсә, осталыкның нигезендә бөртекләп җыелган тәртип ята, диде оркестрның киләчәктә дә зур үрләргә омтылуы турында, баш дирижер. Скандинавия илләре, Британия һәм Кытай. Әлеге илләргә чыгу якындагы планнар. Аңа кадәр, бәлки, оркестрга яңа киемнәр тегелер. Мәтбугат очрашуы вакытында Фуат Мансуров бу проблеманы һәм музыкантларның бик аз акча алуын да яшереп тормады. Мисал өчен, баш скрипкачыныкы җиде мең сум. Һәм Русиядәге иң куркыныч бәла, бу хакта Чаадаев әйткән булган, түрәлекнең кирәкмәгән проблемалар тудырып, сәнгать әһелләрен аңларга теләмәүләрен дә әйтеп узды.
Хәбәр иткәнебезчә, симфония оркестры яңа сезон башыннан Казанның Сәйдәш исемендәге Зур концерт залы канаты астында. Аңа кадәр филармониянеке иде. Оркестрны үз биналы итү максатында, әлегә филармониянең баш фатиры булган Гоголь урамындагы 4 нче санлы йортка өметләре юк түгеллеге турында да сүз булды.
Мансур Шиһапов Фуат Мансуровны 80 яшьлеге белән тәбрикли.
Ә Европаны яулый башлау уңышының серенә килгәндә исә:
“Минем уйлавымча, Фуат Шакировичның абруена күрә, безне бик җылы кабул иттеләр. Оркестрны көткән иделәр. Мисал өчен Барселонаның иң яхшы залларында концертларыбыз булды. Кайберләрендә көнгә ике тапкыр чыгыш ясадык. Фуат Мансуровның күрнекле шәһес булуы безнең концертларга күп кеше җыйды”, - ди оркестр мөдире Анна Гулишамбарова.