Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бу — безне талау". Алматыда татар йортын тартып алырга телиләр


Алматыдагы "Идел" татар-башкорт мәдәният үзәге бинасы
Алматыдагы "Идел" татар-башкорт мәдәният үзәге бинасы

Казакъстанның Алматы шәһәрендә урнашкан "Идел" татар-башкорт мәдәният үзәге бинасыз калырга мөмкин. Хәзерге вакытта ике катлы бина тирәсендә бәхәсләр кызганнан кыза бара. Бер якта — прокуратура. Алар әлеге бина үз вакытында канунсыз төстә сатылган дип саный. Икенче якта — бу "канунсыз" килешүгә катнашы булмаган хәзерге бинаның хуҗасы — татар эшмәкәре. Ул — милексез, татарлар — йортсыз һәм җирсез калырга мөмкин. Инде ике мәхкәмәне оттырганнар. Бинаның язмышы ярты ел эчендә Югары мәхкәмәдә хәл ителәчәк. Азатлык Алматы татарлары белән сөйләште.

Ике катлы бина нәкъ шәһәр үзәгендә урнашкан. Заманында ул Абай исемндәге Казакъ милли педагогия университетының милке булган. Анда студентлар ашханәсе урнашкан. 2003 елда уку йорты ректоры бинаны "Фирма Зураб" оешмасына, анысы исә "Ideal Construction Company" ширкәтенә сата. Бу оешма аны NurBank банкында йолым (залог) буларак тота. 2013 елда бурычларын кайтара алмау сәбәпле, милек банк карамагына күчә. Һәм 2015 елда Алматыда яшәүче татар эшмәкәре Рәшит Гыйззәтуллин (Рашид Гизатулин) бинаны сатып ала. Берүк вакытта ул "Идел" татар-башкорт үзәге рәисе булып санала. Менә шул вакыттан бинада милли тормыш кайный башлый.

Әле 10 ел элек кенә бина ташландык хәлдә булган. Аның элеккеге хәлен The Qazaq Times күрсәткән архив материалларыннан күрергә була. Гыйззәтуллин анда капиталь төзекләндерү үткәрә. Моның өчен банктан кредитлар ала. 8 ел дәвамында түли. Бурычларын 2024 елда гына каплап бетерә.

Бинага булган бурычларны каплап бетерү белән Алматы шәһәренең Медеу районы прокуратурасы бинаның соңгы хуҗаларын, шул исәптән Рәшит Гыйззәтуллинны мәхкәмәгә бирә. ZONAkz интернет газеты мәхкәмә карарына нигезләнеп эшне болай аңлата: 2003 елда Абай исемендәге Казакъ педагогия университетының әлеге бинаны "Фирма Зураб" оешмасына тапшыруы канунсыз булган. Дөресрәге, Абай университетының ул вакыттагы ректоры Тухмөхәммәт Садыйков "Фирма Зураб" җитәкчесе А.В. Паршин-га сата. Әмма соңрак "Фирма Зураб" мөдире булып ректорның улы Еркин Садыйков куела. Бина да аның карамагына күчә. Шуннан соң бинаны сатып җибәрәләр. Беренче килешү генә канунсыз дип саналса да, аннан соң төзелгән башка сатып-алу килешүләре, шул исәптән 2015 елда Гыйззәтуллинның үз акчасына әлеге милекне сатып алуы да юридик яктан үз көчен югалта булып чыга.

Мәхкәмәдә татар эшмәкәре оттырган

Инде ике мәхкәмә утырышы узган. Беренчесе — 15 апрельдә, икенчесе — 3 июльдә Алматы шәһәр мәхкәмәсендә булган. Икесендә дә татар эшмәкәре оттырган, хөкемдар прокуратура фикерен өстен күргән.

6 августта Татар йортында милли җәмәгатьчелек белән очрашу узды. Анда халыкның сорауларына прокуратура вәкиле дә килгән. Алматының Медеу районы прокуроры урынбасары Бавырҗан Тулендинов куәт оешмасының фикерен болай аңлаткан.

— Тикшерү барышында 2003 елда булган милекне университеттан башка оешмага күчерү килешүендә канун бозулар ачыкланды. Мисал өчен, мөдирләр шурасы утырышы үткәрелмәгән, аның әгъзалары аны сатуга ризалыгын бирмәгән. Ягъни, университет җитәкчелеге Мәгариф министрлыгы һәм башка инстанцияләр белән килештермичә мөстәкыйль карар кабул иткән. 1 500 дүрткел метр, 26 сутый җире булган бинаны 5 млн теңгегә сатканнар. Шул ук вакытта милеккә бәяләмә ясалмаган булган. Бина уку йорты җитәкчелегенең йогынтысы булган (аффилирован) фирмага бирелгән, — дип китерә Миллиард.Татар басмасы прокурор урынбасары сүзләрен.

Прокуратура вәкиле Рәшит Гыйззәтуллинны "корбан" дип атаган. Ул аңа NurBank банктан компенсация таләп итә алуын әйткән. Шул ук вакытта дәүләт тарафыннан чыгымнарны кайтару каралмавын искәртергә онытмаган.

"Бу — талау"

Азатлык эшмәкәр Рәшит Гыйззәтуллин белән элемтәгә керде. Хәзер аның ярты ел эчендә Казакъстан Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итә алу хокукы бар. Эшмәкәр бу мәхкәмәгә әзерләнәчәген әйтә, адвокатлар эшли.

Рәшит Гыйззәтуллин
Рәшит Гыйззәтуллин

— Мәхкәмәдә безнең дәлилләр бөтенләй исәпкә алынмады, — ди ул. — Мондый эш өч елдан артмаган очракта гына искәрмә рәвешендә карала ала. Инде 20 ел узган. Мин акча эшләп бу бинаны алдым, кредит түләдем, зур суммага төзекләндердем. Банк кайтарыр диләр, ләкин алар мин түләгән процентны, төзекләндерү чыгымнарын кайтара алмый.

Аның сүзләренчә, бина өчен кимендә 550 млн теңге кертелгән. Рубль белән санаганда — 100 млн сум тирәсе. Милекне банктан 290 млн тирәсенә сатып алган, аннан 180 млнга төзекләндергән, әле кредит өчен түләнгән процентлары, коммуналь һәм башка чыгымнары бар. Киләчәктә ул бары 290 млн теңгәне генә кайтарып булу ихтималын әйтә.

Эшмәкәр кануннар бозып мәхкәмә карары кабул ителде дип саный, ә төп зыян күрүче дип үзен атый. Әлеге хәлне ул "бу — безне талау" дип тасвирлый. Аныңча, бинаны җимереп, аның урынына күпкатлы йорт салыначак.

— Мин аерым фамилияләрне атый алмыйм, ләкин моның артында кемнәр торуына, югарыда утыручылар булуына төшенәм, — ди Рәшит Гыйззәтуллин. — Телефоннан шалтратып генераль прокуратурада да, мәхкәмәдә дә эшне хәл итәләр. Без шәһәрнең генераль план белән шөгыльләнүче оешмага рәсми гариза язган идек. Алар студентларга тулай торак җитми дип белдерде. Шулай да бу бина беркайчан да тулай торак булмады. Мин сатып алганда инде бина юк дәрәҗәсендә иде. Минем мәгълүматларга караганда, бинаны җимерәчәкләр. Аның урынында 6-12 катлы йорт төзеләчәк. Белүемчә, нормативлар нигезендә тулай торакны 12 катлы итеп салырга ярамый. Шуңа да монда торак комплекс булыр дигән фаразым бар.

Моның артында икътисади мәнфәгатьләр ята ди ул. Әмма төп зыяны татарга төшә.

"Бу татарның мөмкинлеген чикләү һәм аның үсешен туктату булачак"

Алматыда бүген якынча 30 мең чамасы татар яши. Бу аларны берләштерүче төп Татар йорты булып саналган. "Идел" татар-башкорт үзәгенең 30 елдан артык тарихы бар. Соңгы дистә елга якын вакыт эчендә алар шушы бинада эшли. Моның өчен татар оешмасыннан аренда хакы да, коммуналь чыгымнар да алынмаган. Милли тормыш 300 дүрткел метр мәйданда, ягъни зур залда, зур бүлмәләрдә кайнаган: татар китапханәсе булдырылган, татар теле дәресләре оештырылган, иҗади төркемнәр оешкан, ансамбльләр корылган. Тегү-чигү кебек түгәрәкләр һәм даими төстә мәдәни чаралар узган.

"Идел" үзәге җитәкчесе Виктория Шәрипова Азатлыкка сөйләвенчә, Алматы татарлары бу хәлне гаҗәпләнеп кабул иткән.

Виктория Шәрипова
Виктория Шәрипова

— Халык бик ачулы йөри. Без ачыктан-ачык әйтә алмыйбыз. Безне провокация ясауда гаепләүләре ихтимал. Бервакыт татарлар провокация оештыра, тарихи ватан — Татарстанга дип түгел, күрше дәүләткә мөрәҗәгать итә диделәр, — дип ачынуын яшерми ул.

Бүген үзәкнең 100ләп активисты бар, ди ул. Чараларга меңләгән кеше килә. Моннан тыш, монда Казакъстанга сөйләүче "101 FM" радиосы өчен атна саен 10 минутлык татарча тапшыру әзерлиләр. Сабан туен да нәкъ әлеге оешма үткәрә. Хәтта татар туйлары да шушында узган. Үзәкнең ишекләре атнаның җиде көнендә дә ачык булган. "Ялларда яшьләр вокал, бию белән шөгыльләнә", дип өсти үзәк җитәкчесе.

Аныңча, бинаны тартып алсалар, үзәкнең тормышы, шул исәптән татарларның милли тормышы тамырдан үзгәрергә мөмкин.

— Әлегә безгә беркем дә бернинди яңа урын вәгъда итмәде, — ди Виктория Шәрипова. — Прокурор урынбасары университет аңлап эш итә, ярдәм итәргә әзер, кабинетлар бирәчәк диде. Ул сүздә генә кала әлегә. Бу бик томанлы. Без ул бүлмәләргә сыймыйбыз. Безнең ике фортепиано, китапханә бар. Җәмәгатьчелекне тынычландыру өчен алар моны эшли ала. Вакытлыча урын бирергә мөмкин. Ләкин безнең рәисне (Рәшит Гыйззәтуллин) кыерсытмаулары да мөһим. Бу инде беренче тапкыр түгел. Башта аның офисын юл төзер өчен дип сүттеләр, ләкин тиешенчә компенсация бирмәделәр. Хәзер менә бу хәл.

Шәрипова хакимият Халыклар дуслыгы йортында бер бүлмә бирергә мөмкин дип фаразлый. Аның эше чикләнгән булачак, аерым сәгатьләрдә генә ачылачак, ялларда яшьләрне кабул итеп булмаячак ди.

— Монда җырчылар, иҗат әһелләре белән очрашулар уза иде, беркайда бернинди зал арендаларга кирәкми иде. Без бик күп нәрсә югалтачакбыз. Бу татарның мөмкинлеген чикләү булачак. Хәзерге кебек үсеш булмаячак инде.

"Татарстан хәбәрдар, ләкин җавап юк"

Алматыда яшәүче галим Гриф Хәйруллин бинаны югалту ихтималы зур дип саный.

Гриф Хәйруллин
Гриф Хәйруллин

— Безнең чатта көн дә кешеләр шул хакта яза, — ди ул. — Нәрсә эшлибез диләр. Урыслар әйтмешли, хакимияткә каршы бара алмыйсың, ләкин бинаны калдыру бик кызганыч, чөнки мондый урын башка булмаячак.

Казакъстандагы татар-башкорт конгрессы да, Дөнья татар конгрессы бу хәлләрдән хәбәрдәр, ди ул.

— Казакъстан халыклар ассамблеясы ни өчендер карап тора, — дип дәвам итә галим. — Берәр сәбәбе бардыр, белмим. Ахырына кадәр барып чыгарбыз дип өмет итәбез, ләкин әлегә безгә каршы карарлар кабул ителде.

Казакъстан җитәкчелегенә мөрәҗәгать итүдән тыш, Алматы татарлары Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка да хат язган.

— Татарстаннан җавап юк. Аларга "безгә дә ник әйтмәдегез", дип үпкәләмәсеннәр өчен генә әйтелде. Алардан нинди ярдәм көтәргә мөмкин? Татарстан җитәкчеләре йортны алалар икән дип арага керә алмас, конгрессның исә аңа абруе җитмәс.

Гриф Хәйруллин үзе дә Абай исемендәге Казакъ милли педагогия университетында 30 ел эшләгән. Аныңча, уку йортына бина кирәк түгел, эш бары йортның үзәктә — кыйммәтле җирдә урнашуында. Бинаны саклау максатыннан 6 августта оештырылган очрашуга университет вәкилләре килмәгән, чакырулы булса да. Прокурор урынбасары катнашкан җыенда халык әлеге үзгәрешләргә каршы чыккан дип кабат искәртә ул. Ахырдан алар бер карарга килеп резолюция кабул иткән.

— Очрашу урыс телендә барды. Күпләрегезнең икенчел базардан сатып алган торагы бардыр дидем. Әйе-әйе, диделәр. Прокуратура дөрес эшли икән дисәк, сез торган өйдә 50 ел элек бер бандит торган дип табалар да сезнең йортыгызны тартып алалар. Бу дөрес буламы дидем. Кешеләр дөрес түгел дигән фикергә килде.

Хәзер бар өмет адвокатларга ди ул. Шулай да бинадан татар үзәге чыгарылса, аның эшчәнлеге кимиячәк.

— Алматыда рәсми рәвештә исәпләнгән өч-дүрт оешмадан бу практик эш алып барган үзәк иде. Калган татар-башкорт оешмалары мондый эш алып бармый. Шәһәрдә 30 мең татар исәпләнсә, аларның барысы өчен дә бу үзәк йолдыз булып тора, — дип сөйләде Гриф Хәйруллин Азатлыкка.

Казакъстан һәм татарлар. Уртак тарих

Казакъстанда татарларның барлыкка килүе XVI гасырның икенче яртысында, урыс гаскәрләре татар дәүләтләрен яулап алганнан соң башлана. Идел буе татарлары Урал, Себер, Урта Азиягә чыгып китә.

XVIII гасырда татарларның илдән китүе кабатлана. Сәбәбе – урыс империясендә чукындыру сәясәтенең көчәюе. Шул ук вакытта урыс империясе татарларның Урта Азиягә, шул исәптән Казакъстанга күпләп китүен хуплый, алар ярдәмендә сәүдә, икътисад элемтәләрен булдырырга тели. Әби патша татарларны үз хезмәтенә күбрәк ала башлый, җавап итеп казакъ далаларында мәчет, мәдрәсә, мәктәпләр ачарга рөхсәт ителә, татар сәүдәгәрләренә, сәнәгатьчеләренә төрле өстенлекләр бирелә.

Урта Азияне колонизацияләү сәясәте аркасында XIX гасыр азагына Петропавловски, Семей, Җаек, Актүбә, Костанай, Алматы кебек шәһәрләрдә зур татар мәхәлләләре барлыкка килә. Октябрь инкыйлабына кадәр татарлар ачкан мәктәп, мәдрәсәләр көчле уку йортлары була, казакълар биредә татар мөгаллимнәреннән белем ала. Казакъларның танылган шагыйре Абай Кунанбаев укытучысы да Семей мәдрәсәсендәге татар була.

Казакъстандагы татарлар саны 1921 елдагы ачлык вакытында да арта, Идел буенда яшәүче татарлар бирегә ризык эзләп килә һәм шунда кала. Аннары совет чорындагы индустриализация, көчләп уздырылган коллективизация вакытында да Казакъстанда татарлар саны арта. Кулак дип танылган татар имамнары, сәүдәгәрләренең бер өлеше Казакъстан далаларына сөрелә. Тик 1930-40нчы елларда татарлар ачкан мәктәп, мәдрәсә, мәчетләр большевиклар тарафыннан ябыла.

Татарларның Казакъстанга килүнең чираттагы дулкыны 1950-60нчы елларда колхоз-совхозлар кору чорында була, кешеләр анда "целина җирләрен" эшкәртергә дип килә, шул исәптән татарлар да.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз.

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG