Accessibility links

Кайнар хәбәр

Amnesty International журналист Алсу Кормашевага чыгарылган хөкем карарын "үч алу" дип саный


Алсу Кормашева
Алсу Кормашева

Хокук яклау оешмасы вәкиле аны кичекмәстән азат итәргә чакырды.

Татарстан Югары мәхкәмәсенең Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашевага чыгарган хөкем карарына фикер белдереп, Amnesty International хокук яклау оешмасының Русия буйлап мөдире Наталья Звягина моны "үч алу" дип белдерде.

"Бу - Русия хакимиятләренең башкача фикерләүче, бигрәк тә Украинадагы сугышка каршы чыгучыларның авызын томалау өчен нинди чараларга барырга әзер булуын күрсәтә. Алсу Кормашева рәшәткә артында бары тик Русия хөкүмәтен тәнкыйтьләүчеләргә булышканы, шул исәптән Русиядәге сугышка каршы хәрәкәт турында язылган китап өстендә эшләве өчен генә утыра. Без аны кичекмәстән азат итәргә чакырабыз, чөнки Русия дәүләте тарафыннан аның кеше хокуклары бозылды". диде ул.

Звягина Кормашевадан тыш, Эван Гершковичны һәм ирегеннән мәхрүм ителгән башка күп кенә журналистларны да искә алды. Аларга ачылган җинаять эшләре Русия хакимиятләренең илдә сүз иреген һәм бәйсез журналистиканы бастыру кампаниясе алып баруын күрсәтә, дип белдерде.

19 июльдә Татарстан Югары мәхкәмәсе Азатлык радиосының Татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны "Русия армиясе турында ялган мәгълүмат таратуда" (Җинаять кодексының 207.3нче маддәсе) гаепле дип тапты. Мәхкәмә аны 6,5 ел колониягә хөкем итте.

Шул ук көнне Екатеринбурдагы мәхкәмә ябык утырышта The Wall Street Journal журналисты Эван Гершковичны шымчылык турындагы җинаять эше нигезендә 16 ел колониягә хөкем итте.

Сак астында калдыру турында мәхкәмә утырышларының берсендә Алсу Кормашева "хәлем бик үк яхшы түгел, шартлар бик начар" диде. "Сәламәтлегемне кайгыртырга мөмкинлегем юк, ә табиблар минималь ярдәм күрсәтә" диде ул.

  • Алсу Кормашева — АКШ һәм Русия ватандашы, ул Чехия башкаласы Прагада ире һәм ике баласы белән яшәде. Журналист гаилә сәбәпләре белән былтыр май уртасында Казанга кайтты.
  • 2023 елда 2 июнь көнне аны Казан һава аланында куәт оешмалары вәкилләре тоткарлады һәм ике паспортын да — Американыкын да, Русиянекен дә тартып алды. Аңа икенче ватандашлыгы турында Русия хакимиятләренә белдермәгән өчен җинаять эше ачылды (РФ Җинаять кодексының 330.2 маддәсе), 10 мең күләмендә штраф салынды.
  • Шул беренче хөкем карары көченә кергәнен көткән арада, 18 октябрьдә, Алсу Кормашева тоткарланды. Аңа үзен ят агент булуын белдертмәү сылтамасы белән җинаять эшен ачтылар (РФ Җинаять кодексының 330.1 маддәсе). Бу Русиядә беренче шундый очрак.
  • Былтыр декабрьдә исә аңа Русиянең хәрби көчләре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә яңа җинаять эше ачылды. Җинаять эше Азатлык 2022 елда чыгарган "Нет войне" ("Бетсен сугыш") китабын чыгару өчен ачылган. Шулай итеп, Русия хакимияте Кормашеваны әлеге китапны тарату эшенә бәйләде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG