Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аннексияләнгән Кырымның Русия куйган башлыгы Миңнехановка Кырымның басып алынуына 10 ел тулу медале биргән


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Миңнеханов "Татарстан белән Кырым халыклары арасында тугандаш мөнәсәбәтләр елдан-ел ныгый бара", дигән. Шулай ук ул аннексияләнгән Кырым белән Акъярны "Русия суверенитетын яклауга һәм ил үсешенә зур өлеш кертә", дип тә искәрткән.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов аннексияләнгән Кырымның Русия куйган башлыгы Сергей Аксенов белән очрашкан. Аксенов Миңнехановка "Кырымның Русия белән берләшүенә 10 ел тулу уңаеннан - 2014-2024" медален тапшырган. Бу хакта Татарстан президенты матбугат хезмәте җиткерә

"Татарстан - Кырымның күп өлкәләрдә иң мөһим партнеры. Безнең төбәкләр арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр "Кырым язы"ннан бирле урнашты һәм шушы вакыт эчендә уртак эшләрдә әле дә чагыла", дигән Аксенов.

Аның әйтүенчә, авыр чорында ярымутрауга үсәргә ярдәм иткән өчен, кырымнар тугандаш халыкка рәхмәтле.

Үз чиратында Миңнеханов "Татарстан белән Кырым халыклары арасында тугандаш мөнәсәбәтләр елдан-ел ныгый бара", дигән. Шулай ук ул аннексияләнгән Кырым белән Акъярны "Русия суверенитетын яклауга һәм ил үсешенә зур өлеш кертә", дип тә искәрткән.

Миңнеханов аннексияләнгән ярымутрауга эш сәфәре белән килде. Кичә, 30 июльдә ул Форостагы "Сәләт-Ак Барс" балалар аланында булды. Балаларга бирелә торган азык-төлекнең сыйфатын аерым контрольдә тотарга кушты.

  • 2014 елның 18 мартында Русия президенты Владимир Путин Кырым белән Акъярны (Севастополь) аннексияләде. Ярымутрауда Русия гаскәрләре контролендә референдум үткәрелде. Ул Украина кануннарына каршы килде. Кырым аннексиясен дөньядагы илләрнең күпчелеге танымады.
  • Русиянең бу баскынчы сәясәтен алып баруда Мәскәү Татарстанны актив кулланды. Башта Казаннан килгән 50ләп артист Акмәчеттә һәм Русия хәрби бүлегендә концертлар куйды. Татарстан депутатлары Кырымда Русияне мактап Мәскәү сәясәтен агитацияләп йөрде. Мөфтиләр дә бу сәясәткә буйсынып ярымутрауга килде.
  • Кырымда иң актив эшне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Ул фетнәчеләр хөкүмәте белән килешүләр имзалады. Шулай да Миңнехановның төп бурычы — Русия аннексиясенә каршы күтәрелгән кырымтатарларны тынычландыру иде. Татарстан президенты Милли Мәҗлесе вәкилләре белән очрашты, кырымтатарларның Корылтаенда чыгыш ясады.
  • Татарстан җитәкчелеге белән сөйләшүдә 2014 елда Кырымның Бакчасарай районы башлыгы вазифаларын башкарган Илми Умеров та катнашты. Ул соңрак аннексия белән ризалашмыйча Бакчасарай җитәкчелегеннән китте. Бүген Илми Умеров — кырымтатарларның Милли Мәҗлес рәисе урынбасары.
  • Азатлык белән әңгәмәсендә Умеров

    Татарстанның гамәлләре халыкның фикеренә тәэсир итмәде, Татарстан кулы белән уйнаган Мәскәү Кремле безне үзләренә буйсындыра алмады, дип белдерде. "Әгәр Миңнеханов Путинга хезмәт итә икән, аңа нинди ышаныч була ала? Башыннан ук ышаныч булмады. Безнең бары Татарстан белән элемтә урнаштыру, бәлки киләчәктә республика эчендә азатлык өчен көрәшүче хәрәкәт булдырып карау теләге булды".

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG