Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Югары мәхкәмәсе Уфа студентларын тимер юлдагы реле шкафларын яндырган өчен иректән мәхрүм итте


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Җинаять кылган чакта 16 яшендә булганына сигез ел тәрбия колониясе бирелгән. Калган өчесенә (аларга 18-19 яшь) - 11-12 ел колония.

Башкортстан Югары мәхкәмәсе диверсиядә һәм диверсия ясамакчы булуда гаепләнгән дүрт студентка хөкем карарлары чыгарган. Бу хакта "Коммерсантъ" җиткерә.

Басма язуынча, Уфа техникумының элекке студентлары Илмир Гайсин, Никита Иванов, Артур Шәйдуллинны хөкем иткәннәр. Дүртенчесенең - иң кечкенәсенең исеме әйтелми, җинаять кылганда аңа 16 яшь булган.

Иң кечесен мәхкәмә сигез елга тәрбия колониясенә хөкем иткән. Калганнарына (аларга 18-19 яшь) 11 елдан алып 12 ел да бер айга кадәр иректән мәхрүм итү карары бирелгән. Беренче өч елларын төрмәдә, калган мөддәтләрен кырыс тәртипле колониядә утырачаклар.

Эш материалларыннан күренгәнчә, 2023 елның 12 мартында тиз янып китә торган сыекча кулланып студентлар башта Башкортстанның Кырмыскалы районындагы Карламан-Приуралье станцияләре арасында реле җайланмасы урнаштырылган шкафны яндырган. Аннан соң Уфадагы Уршак-Кабаково станцияләре арасындагы реле шкафына ут төртмәкче булган, әмма аларны тоткарлаганнар.

Ут төртүдән 350 мең сумнан артык зыян килгән.

Җинаять эше материалларында әйтелгәнчә, егетләргә ут төртү белән бәйле инструкцияне мессенджер аша "Украина мәнфәгатьләрендә эш итүче зат" җибәреп торган. Бер студентка 10 мең сум вәгъдә иткәннәр, ул аны ярдәм итүчеләре белән бүлешмәкче булган диелә. Тик бу акчаларның бер өлешен генә күчергәннәр.

Мәхкәмәдә хөкем ителүчеләрнең өчесе хөкемдардан гаепләү маддәсен үзгәртүне сораган, чөнки җинаять сәяси сәбәпләр белән кылынмады дигән. Ике гаепләнүче чит мөлкәтне махсус зарарлауда (Җинаять кодексының 167 маддәсе), өченчесе - транспорт чараларын яки юлны яраксыз хәлгә китерүдә (Җинаять кодексының 267 маддәсе) гаебен таныган. Дүртенчесе гаебен танымаган.

Хөкем ителүчеләрнең адвокатлары егетләрнең җинаяте сәяси сәбәпләр белән кылынмаган дип, хөкем карарын шикаять итәргә ниятли диелә.

  • Быел июнь башында Татарстанда да тимер юлда диверсия ясауда гаепләп өч егетне хөкем иткәннәр иде. Мәхкәмә аларны гаепле дип тапты һәм берсен - Булат Ибраһимовны 17 елга ирегеннән мәхрүм итте. Тагын икесе әле балигъ түгел, аларга бишәр ел тәрбия колониясе бирелгән. Тикшерү ышандыруынча, 2023 елның мартында Ибраһимов үсмерләрне Тукай районындагы тимер юлда реле шкафына ут төртергә җәлеп иткән. Ибраһимовка моның өчен акча түләгәннәр һәм ул балаларга да берешәр мең сум биргән.
  • 2023 елда 150гә якын русияле тимер юлларда диверсия ясау турындагы 115 җинаять эшендә гаепләнгән. Аларның күбесе 25 яшьтән дә кечерәк, өчтән бере балигъ түгел.
  • 2024 елның мартында Русия хөкүмәте диверсия турындагы маддә нигезендә 14 яшьтән җаваплылыкка тарту турында канун өлгесен хуплады. Хәзерге вакытта аның нигезендә җинаять җәзасын 16 яше тулганнар гына ала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG