Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда көчле яңгырлар аркасында су басулар күзәтелә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Салават районы Малаяз авылында 11 йортны су баскан. Авыл кешеләрен эвакуацияләү өчен ике автобус, ике вакытлыча яшәү урыны әзерләнгән. Башкортстанның "Ирәмәл" табигый паркы да вакытлыча ябылып тора, моңа да ташу сәбәпче.

Башкортстанның Салават районы Малаяз авылындагы Юрүзән елгасында су күтәрелү аркасында өч урамдагы 11 йортны су баскан. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстандагы баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерә. Оешма хәбәренчә, елгада су күтәрелүенә Юрүзән су саклавычында һәм Чиләбе өлкәсендәге Усть-Катав сусаклагычында су артуы сәбәпче булган.

Башкортстан гадәттән тыш хәлләр идарәсендә искәртүләренчә, су - көчле яңгырлар аркасында арткан. Елгадагы су бүген иртәнге сәгать җидедә кисәк күтәрелә башлаган.

Авыл кешеләрен эвакуацияләү өчен ике автобус, ике вакытлыча яшәү урыны әзерләнгән.

Шулай ук коткаручылар Дуван, Нуриман, Караидел, Благовещен, Иглин һәм Уфаның Уфа районнарында ташуны күзәтә. Әгәр ташу көчәйсә дип йөзү җайланмалары, техника һәм йорт хайваннарын урнаштыру өчен урыннар әзерләнгән.

Шул ук вакытта Башкортстанның "Ирәмәл" табигый паркы да вакытлыча ябылып тора, моңа да ташу сәбәпче. Яңгырлар аркасында елгалардагы су нык күтәрелгән, тикшереп үткәрү пунктларына килү авырлашкан. Юллардан машиналар йөри алмый, батып калырга мөмкин, диелә.

  • Кичә, якшәмбе көнне Башкортстандагы Шүлгән-таш мәгарәсе тирәсен дә көчле яңгырлар аркасында су баскан иде. Экскурсияләр уздырылмау турында хәбәр ителде

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG