Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда "Көнбатыш йогынтысы" дип хоббихорсинг ярышын үткәрмәячәкләр


Башкортстанның Баймак районында "Башкорт аты" фестивале. Архив фотосы
Башкортстанның Баймак районында "Башкорт аты" фестивале. Архив фотосы

Шул ук вакытта 2021 елда Татарстанның Мәлләтамак авылында үткән Сабантуйда авыл халкы агач колгага атланып узышкан иде. Моны авылда атлар бетте дип аңлаттылар. Ул чакта бу ярышны Көнбатышның йогынтысы белән бәйләп тәнкыйтьләүче булмады.

15-16 августта Башкортстанның Баймак районында "Башкорт аты" фестивале үтәчәк. Чара кысаларында хоббихорсинг - бер очына уенчык ат башы кидереп куелган таякка атланып чабу ярышы да үтәргә тиеш иде. Тик аны "Көнбатыш йогынтысы" дип, уздырмаячаклар.

Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесенең урынбасары, Украинага каршы сугышта булып кайткан Азат Бадранов "Подъем" басмасына аңлатуынча, ярышны үткәрүгә фермерлар каршы чыккан. "Чараның максаты - башкорт токымлы атларны саклап калу һәм таныту", ә фермерлар хоббихорсинг ярышын үткәрүне бу максатларга "җитди карамау" дип кабул иткән, дип сөйләгән ул.

"Хоббихорсинг - Көнбатыш йогынтысы ул. Күпчелек фермерлар "махсус хәрби операцяне" (Украинага һөҗүмне Русия түрәләре шулай дип атый - ред.) хуплый һәм үзләре дә анда катнаша, шуңа күрә чара програмына хоббихорсингны кертүгә алар шикләнеп карый", дип аңлаткан түрә.

Шул ук вакытта әле Русия Украинага бәреп кергәнче, 2021 елда Татарстанның Мәлләтамак авылында үткән Сабантуйда авыл халкы агач колгага атланып узышкан иде. Моны авылда атлар бетте дип аңлаттылар. Ул чакта бу ярышны Көнбатышның йогынтысы белән бәйләп тәнкыйтьләүче булмады.

  • 2022 елда Башкортстан вице-премьеры булып эшләгән чакта Азат Бадранов Уфадагы мәктәпне тапшыру вакыты кичектерелүдә Көнбатышны гаепләде. Югыйсә бу мәктәп болай да 2019 елда ук төзелә башлаган иде инде.
  • Башкортстанның элекке вице-премьеры Азат Бадранов Украинадагы сугыштан кайтып берничә көн узуга 15 апрель көнне республика башлыгы хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт урынбасары итеп билгеләнде.
  • Гаскәрдә хезмәт итмәгән һәм лейтенант вазифасында Украинага киткән Бадранов сугышта ел ярым тирәсе булды. Ул Шәйморатов батальонында хәрби җитәкченең сәяси мәсьәләләр урынбасары (замполит роты) вазифасын башкарды.
  • Бадранов сугыштан Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров боерыгы белән кайтуын әйтте. Хәбиров аңлатуынча, әлеге карар, ягъни Бадрановны кайтару ел башындагы Баймактагы протестлар сәбәпле кабул ителгән.
  • Башкортстанның Баймак районында "Башкорт аты" фестивале беренче тапкыр 2022 елда узды. "Башкорт аты" фестиваленә төрле төбәкләрдән һәм федераль дәрәҗәдәге институтлардан галимнәр, белгечләр чакырылган иде.
  • Башкорт токымлы ат, гомумән, бармы, дигән бәхәсләр бар. Башкорт аты булу-булмавының фәнни дәлилләре кирәк. Токым исәбе тиешенчә алып барылмый, токым китабы юк, шул сәбәпле бәхәсләр дә барлыкка килә. Андый каршылыкларның берсе Татарстанда "татар аты"на патент алынгач бигрәк тә кызып китте. Башкортстан белгечләре Татарстанны башкорт атларын "татарлаштыруда" гаепләде.
  • Башкорт аты темасы ныклап 2021 елда күтәрелә башлады. Дөнья башкорт Корылтае Башкорт атын яклау көнен булдыру тәкъдиме белән чыкты. Корылтай җитәкчесе Галим Якупов башкорт атының үзенә генә хас токым сыйфатлары юкка чыгып бара, аларны саклап калу өчен шундый бер чара кирәк дип белдерде. Соңрак башкорт аты көнен уздыру турында карар имзаланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG