Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан районнарында татарлар һәм башкортлар саны ничек үзгәргән


Белорет районындагы Кага авылы. Иллюстратив фото
Белорет районындагы Кага авылы. Иллюстратив фото

Азатлык соңгы өч дистә елда Башкортстан районнарында татар һәм башкортлар саны ничек үзгәрүен өйрәнде. Белгечләр җанисәптә хәрәмләшү күренешләре ачык күренә дип саный.

Русиядә 2021 елда халык санын алуның рәсми нәтиҗәләренә күрә, Башкортстанда башкортлар һәм урыслар саны арткан, ә менә татарлар саны кимегән. 1989 елгы җанисәп белән чагыштырганда, Башкортстанда башкортлар саны 47%, ягъни 405 мең кешегә арткан. Татарлар саны — 173 меңгә, яки 13% кимегән.

Татарлар нәрсә хисабына азайган да, башкортлар саны нәрсә хисабына арткан? Хәзер моны тулаем Башкортстанда гына түгел, ә районлап та карарга була. Бу күрсәткеч аеруча мөһим. Тарихчы Дамир Исхаков Башкортстан районнарыннан мәгълүмат чыккач, хәрәмләшүләрнең күпме икәнен санап чыгарып булыр, дигән иде.

Башкортстанның татарлар күпләп яшәгән төньяк-көнбатыш һәм үзәк районнарында татарларның кинәт кимүен һәм башкортларның кинәт артуын күрергә мөмкин. Азатлык, 2021 елгы җанисәп нәтиҗәләрен өйрәнеп, татарларның Башкортстан районнарында ничек "эреп юкка чыгуын" тикшерде һәм моны 1989 елгы җанисәп нәтиҗәләре белән чагыштырды.

Ни өчен 1989 елгы җанисәп белән чагыштырдык?

1989 елда Совет берлегендә узган җанисәп үзгәртеп кору чорында, демократия үсеш алган вакытта үткәрелде. 1979нчы елларда узган җанисәптә татарлар саны нык кимеде, башкорт теле дәресләре мәҗбүри кертелде. Нәтиҗәдә 1988 елда КПСС Үзәк комитеты пленумында Башкортстандагы татар-башкорт мөнәсәбәте аерым каралды. Белгечләр 1989 елгы җанисәпне иң демократик дип атый һәм анда татарлар саны күпкә объективрак саналды дип исәпли.

Русия фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге хезмәткәре Илдар Габдрафыйков: "1989 елда бернинди басым булмады һәм татарлар саны артып, 28 процентка җитте" диде.

Моны татар галимнәре генә түгел, "россиян" милләтен алга сөрүче Русия Этнология һәм антропология институты мөдирe Валерий Тишков та әйтә. 1989 елдан соң кабат хәрәмләшүләр башланды, 2002 елгы җанисәптә 100 меңнән артык татарны башкорт итеп яздылар дип саный ул.

2002 елда, Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов чорында, татарлар 130 меңгә кимеде, башкортлар 357,4 меңгә артты.

2010 елда җанисәп Башкортстанның яңа башлыгы Рөстәм Хәмитов чорында үткәрелде. Нәтиҗәдә, татарлар 18,5 меңгә артты, башкортлар — 49 меңгә кимеде.

2021 елда Радий Хәбиров чорында татарлар тагын да кимеде — 34 мең кешегә азайды. Башкортлар бу 11 елда 94 меңгә артты.

Иң демократик шартларда узган 1989 елгы җанисәп белән 2021 елгы халык санын алуны чагыштырганда, татарлар саны 173 меңгә кимегән, башкортлар 405 меңгә арткан.

Әйтергә кирәк, соңгы җанисәптә 3 641 кеше керәшен дип язылган. Аларның саны 2002 елдан бирле кими. Мәсәлән, ул вакытта 4 510 кеше керәшен булып язылган. 2010 елда Башкортстанда мишәр булып язылучылар күренә башлады. Ул вакытта 93 кеше үзен мишәр дип күрсәтсә, 2021 елда аларның саны 149га җитте. Бу тема 2021 елда актуальләште. Әйтик, мишәрне мөстәкыйль милләт итеп күрсәтү өчен Балтач районында хәтта Мишәр үзәге ачылды. Шулай ук республикада 6 себер татары, 1 әстерхан татары да теркәлгән.

Шул ук вакытта урыслар саны 1 млн 432 меңнән 1 млн 509 меңгә җиткән — ягъни 77 мең кешегә арткан. 1989 елгы җанисәптән бирле Башкортстанда урыслар саны гел кимеп килә иде.

Соңгы дүрт җанисәпнең саннарына караганда, татарлар кимегән урында башкортлар саны пропорциональ рәвештә арта. Аерым районнарда халык саны кимү сәбәпле, татар-башкортның уртак саны кимүе дә күзәтелә.

Азатлык әзерләгән харитада күренгәнчә, процент ягыннан Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарында башкортлар саны артуы, һәм аеруча көньяк-көнчыгыш районнарында татарлар саны кимүе күренә. Сан ягыннан караганда, татарларның зур өлеше нәкъ менә республиканың төньяк-көнбатышында кимегән.

Татарлар урбанизация хисабына шәһәрләрдә, яисә шәһәр тирәсендәге районнарда арткан. Әмма бу җирлекләрдә башкортлар саны тагын да күбрәк үскән.

2021 елгы җанисәптә "татар телле башкортлар" санының күпләп кимүе күзәтелә.

32 ел эчендә татарлар күпләп кайда кимегән?

Татарлар күпләп кимегән районнарга күз салыйк. Нигездә бу Башкортстанның төньяк-көнбатыш һәм үзәк өлешләре. Башкортлар элек-электән күпләп яшәгән көньяк һәм көньяк-көнчыгышта татарлар санының кимүе шуның кадәр зур түгел.

Авыргазы районы

1989 елда районда 18 773 татар яшәгән. 2002 елда татарлар саны 1 887 кешегән кимегән. Башкортлар исә, якынча шул күләмдә — 2 575 кешегә арткан. 32 ел эчендә 6 047 татар "юкка чыккан", башкортлар 2 248гә арткан. Татар-башкортның уртак исәбе кими, чөнки районда халык саны азая. Өч дистә ел эчендә Авыргазыда яшәүчеләр 7,5 меңгә кимегән.

Шул ук вакытта районда татар телен туган тел дип санаучылар 2010 елда 15 879 кеше булган, 2021 елда — 13 074 кеше. Бу татарларның гомум саныннан күбрәкне тәшкил итә.

Хәзер районда 12 726 татар, 6 421 башкорт яши. 32 ел эчендә татарлар саны 32,2 процентка кимегән, башкортлар — 54 процентка арткан. Шулай да татарлар районда беренче урында бара.

Балтач районы

Процент белән санаганда иң күп татар кимегән районнарның берсе бу. 1989 елда татарлар саны 14 728 булса, башкортлар — 5 500 кеше иде. 2002 елда татарлар дүрт тапкырга, ягъни 11 092 кешегә кимеде, башкортлар өч ярым тапкырга — 11 797 кешегә артты. Саннар пропорциональ рәвештә үзгәрде.

2010 елда татарлар саны бераз үсте — якынча 3 мең кешегә. Башкортлар 6,3 меңгә кимеде. Ә менә туган тел күрсәткечендә кампа каршы саннар килеп чыкты. Районда 10,9 мең башкорт яши дип исәпләнсә дә, 3 меңгә якын кеше генә башкорт телен ана теле дип язган. Балтачта 6,7 мең татар яши дип саналса да, 14,5 мең кеше татар телен туган тел дип күрсәткән. Бу 1989 елдагы татарларның санына туры килә.

2021 елда татарлар 6 466 кешегә генә кала. Өч дистә ел эчендә татарлар ике тапкырдан күбрәккә кимегән дигән сүз. Башкортлар саны 74,4 процентка үсте. Бүген Балтач районында 9 590 башкорт милләте вәкиле яши дип санала. Шул ук вакытта 2021 елда туган телләр графасында татар телен күрсәтүчеләрнең 6 меңгә кимүе, башкорт телен атаучыларның ике тапкырга артуы күзәтелә. Моның сәбәбен алдарак яздык.

2021 елда Башкортстанның Балтач районы үзәгендә тантаналы рәвештә Мишәр тарихи-мәдәни үзәге ачылды. Белгечләр фикеренчә, мишәрләрне аерып чыгару идеясе җанисәп сәбәпле хакимият тарафыннан уйлап чыгарылган яңа проект.

Бишбүләк районы

1989 елда районда 9 722 татар, 2 896 башкорт көн күргән. 2002 елда татарлар өчтән бергә кими, башкортлар ике тапкырга арта. 2010 елда татар һәм башкортның саны кимеде, бу районда халыкның азаюы белән бәйле. Шулай да ул вакытта Бишбүләк районында 4146 башкорт туган теле дип татар телен яздырган.

Өч дистә ел эчендә татарлар 32 процентка кадәр кимеде. Бүген районда 6 642 татар яши. Башкортлар исә, 39 процентка артты һәм аларның саны 4 032не тәшкил итте. Татар телен туган тел дип 6 624, башкорт телен — 3 894 кеше атаган.

Болгавар районы

1989 елда районда 14 520 татар, 1 899 башкорт яшәгән. 2002 елда татарлар 2,5 тапкырга, ягъни 8 565 кешегә кими. Башкортлар 6 тапкырга, яки 10 573 кешегә арта.

2010 елда татар саны бераз арта һәм 7,3 мең кешегә җитә. Башкортлар да пропорциональ төстә кими һәм 11,1 мең кешене тәшкил итте. Монда да туган телләрен атаучылар милләтләр саны белән кисешми. Татар телен 12,9 мең кеше туган теле дип атаган, башкорт телен — 4,6 мең кеше. 2010 елда Болгавар районында башкорт дип саналган 5 892 кеше туган теле дип татар телен атаган.

2021 елда Болгавар районында 6 200 татар, 12 414 башкорт яши дип исәпләнгән. Туган телен күрсәтүчеләр аномаль төстә үзгәргән: татар телен 7,7 мең кеше, башкорт телен — 10,3 мең кеше күрсәткән. Димәк ун ел эчендә 5 меңнән артык кеше үз туган телен "үзгәрткән" булып чыга.

Өч дистә ел эчендә Болгавар районында башкортлар 554 процентка арткан, татарлар 57 процентка кимегән.

Борай районы

1989 елда Борай районында татарлар күпчелекне — халыкның 60 процентын татарлар тәшкил итте. Ул вакытта җирлектә 15 меңнән артык татар яшәгән. 2002 елгы җанисәптә аларның саны 2 689 кешегә калды. 2010 елда татарлар бераз артса да, 2021 елда кабат кимеде. Нәтиҗәдә, 30 елда Борайда татарлар саны 69 процентка кимеде. Бүген районда бары 4 687гә татар яши.

1989-2002 еллар эчендә Борай районында башкортлар саны ике тапкырга үсеп, 23 меңнән артып китте. Өч дистә ел эчендә аларның саны 30 процентка үскән. Бүген районда 15 277 башкорт яши.

2010 елда Борай районында татар телен туган тел диючеләр 21,3 мең булган, башкорт телен — 1,6 мең кеше генә туган тел дип санаган. Шул исәптән Борайда башкорт дип язылган 15,9 мең кеше татар телен күрсәткән. 2021 елда татар теллеләр 15,1 меңгә төште, башкорт телен атаучылар 4,7 мең кешегә күтәрелде. Хәтта рәсми рәвештә татар теле кимесә дә, башкорт милләте саны белән туган тел күрсәткече бер-берсенә туры килми.

Борайда татарларның башкортлаштыруы турында тарихчы Раил Фәхретдинов Азатлыкка сөйләгән иде. "Хәзер көчле административ ресурс кушылды, этноцидка якын сәясәт бара. Этноцид – ул халыкның үзбилгеләнүенең үзгәрүе һәм, нәтиҗәдә, аның юкка чыгуы", дигән иде ул 2020 елда.

Ярмәкәй районы

Биредә дә аномаль үзгәрешләргә тап буласың. 32 ел элек Ярмәкәй районында 9 877 татар һәм 2 057 башкорт яшәгән. 2002 елда татарның саны 6 178гә кимеде, башкортларның 6371гә артты.

2010 елда да татарлар саны ике тапкырга диярлек арта, башкортлар да шул күләмдә кими. Туган тел күрсәткече ачыграк бәя бирә: татар телен 9,4 мең кеше үз туган теле дип язган, башкорт телен — 1,6 кеше.

2021 елда татарның да, башкортның саны кимеде. Шулай да кабат туган телләр күрсәткечендә аномаль хәл килеп чыкты: татар телен 5,7 мең кеше, башкорт телен — 4,3 мең күрсәткән.

Илеш районы

Өч дистә ел эчендә Татарстанга терәлеп торган Илештә татарлар саны ике тапкырга кимегән. Башкортлар саны 7 процентка арткан. Башкортстанның яңа тарихында Илеш районында халык саны кими, шул сәбәпле татар-башкортларның уртак саны да 4 меңгә азайган.

1989 елда Илеш районында 11 мең татар һәм 22,9 мең башкорт гомер иткән. 2002 елда татарлар саны 6 меңгә кими, башкорт — 7 меңгә арта. 2010 елда татарлар саны 354 кешегә артып, 5,3 меңгә җитә, башкортлар 2 меңгә кимеп, 27,2 мең була. Шул ук вакытта 2010 елда башкорт телен 2,8 мең кеше генә күрсәткән, татар телен 29,6 мең кеше туган теле дип яздырган. Иң кызыгы: 24,2 мең башкорт дип язылган кеше үз теле дип татар телен атаган.

2021 елда Илеш районында халык саны шактыйга кимеде. Хәзер районда яшәүчеләрнең 5,2 меңе татар, 24,5 меңе башкорт дип рәсми исәпләнә. Халыкның 20,8 меңе туган теле дип татар телен күрсәткән, 8,6 меңе — башкорт телен.

Җанисәп алдыннан Илеш районында татар иҗат әһелләренә юллар ябылды. 2021 елда Казаннан "Китап" радиосының автойөрешен Илештә полиция туктатты, хезмәткәрләрне тикшерде, хакимият исә чыгыш ясамауны сорады.

Калтасы районы

1989 елда районда 5 855 татар көн күргән. Өч дистә ел эчендә аларның саны 41,1 процентка кимеп, 3 448 кешегә калган.

1989 елда Калатасыда бары 885 башкорт яшәгәне күренә. 2002 елда аларның саны 3 216 кешегә җитте, 2021 елда, бераз кимесә дә, 2 755 кешене тәшкил итте. 30 ел эчендә аларның саны 211,3 процентка артты.

2010 елда татар телен 5 164 кеше туган теле дип санаса, башкорт телен 548 кеше генә атаган. 2021 елда татар теллеләр 3 267 кешегә генә "калды", "башкорт теллеләр" дүрт тапкырга артты һәм 2 213 кешегә җитте.

Караидел районы

Соңгы өч дистә ел эчендә татарлар саны ике тапкырга кимеде, башкортлар — 13,9 процентка артты.

1989 елда Караидел районында 11 109 татар һәм 10 524 башкорт көн күргән. 2002 елда татарларның саны якынча 3 меңгә кимеде, башкортлар 2,2 меңгә артты. 2010 елда да бу шаукым дәвам итте: татарлар 505 кешегә кимеде, башкортлар — 399 кешегә артты. 2021дә ике халыкның да саны азайды. Хәзер Караидел районында 5 719 татар һәм 12 меңгә якын башкорт гомер итә.

2010 елда татар телен 8 мең кеше, башкорт телен — 12,1 мең кеше күрсәткән. 2021 елда татар теллеләр 5,8 меңгә калды, башкорт телен туган теле дип санаучылар 11,5 мең булды.

Кырмыскалы районы

1989 елда районда 21 756 татар көн күргән. Алар башкортлардан сан ягыннан ике тапкырга күбрәк булган. Башкортларның рәсми саны 10 471 мең тәшкил иткән. 2002 елда татарлар 6 мең кешегә кими, башкортлар якынча 13 мең кешегә арта. 2010 елда татарлар 507 кешегә артты, башкортлар 3 миң тирәсенә кимеде.

2021 елда татарлар 1,5 меңгә кимеде, башкортлар кабат 3,4 меңгә артты. Бүген районда 14,7 мең татар, 23,6 мең башкорт яши.

Соңгы ун ел эчендә башкорт телен туган тел дип санаучылар арткан, татар теллеләр рәсми рәвештә кимегән. 2010 елда 16,4 мең кеше туган теле дип татар телен күрсәтсә, 2021 елда алар 15 меңгә калган. Башкорт телен язучылар 19,4 меңнән 22,7 меңгә арткан.

Өч дистә ел эчендә татарлар саны 32 процентка кимегән, башкортлар саны 126 процентка арткан.

Кызыл Кама районы

1989 елда районда 9 241 татар, 5 771 башкорт яшәгән. 2002 елда аларның саны пропорциональ төстә алышына: 6,1 мең татар һәм 9,6 мең башкорт.

2010 елда шул тәртиптә татарлар якынча бер меңгә артты, ә башкортлар шул күләмдә кимеде. Кызыл Кама районында 7,2 мең татар яшәсә дә, 11,8 мең кеше татар телен туган тел дип санаган. 5 меңнән артык башкорт та татар телле булуын хәбәр иткән.

2021 елда җирлектә 5,9 мең татар, 8,2 мең башкорт яши дип исәпләнә. Туган телләр ягыннан бүленеш: 7,6 мең кеше татар телен, 6,1 меңе башкорт телен күрсәткән.

Рәсми саннарга караганда, өч дистә ел эчендә татарлар 35,2 процентка кимегән, башкортлар — 42,8 процентка арткан.

Кушнаренко районы

Соңгы өч дистә ел эчендә татарлар саны ике тапкырга кими. 22 232 кешедән 12 029 кешегә кала. Бу вакыт эчендә башкортлар саны 502 процентка арткан, ягъни 1 582 кешедән 9 527гә кадәр!

2010 елда татар телен 17,8 мең кеше туган теле дип атаган, шул ук вакытта татар дип язылучылар 13,6 мең булган. Ул вакытта районда 4,4 мең "татар телле башкорт" көн күргәне ачыклана. 2022 елда башкорт теллеләр ике тапкырга артып 8 меңгә җиткәне, татар теллеләрнең 5 меңгә якын кешесен югалтканы күренә рәсми саннарда.

Язучы Вахит Имамов сүзләренчә, Кушнаренко районында бер генә башкорт авылы булса да, 79 авылның 40 процентын башкорт дип язганнар дип сөйләгән иде җанисәп алдыннан.

Миякә районы

1989 елда Миякә җирлегендә татарлар башкортлардан ике тапкырга күбрәк булган — 16 731 кеше. Башкортлар саны 7 708не тәшкил иткән. 2002 елда татарлар саны 4,5 меңгә кими, башкортлар ике тапкырга диярлек арта.

2010 елда татарлар якынча 1 меңгә арта, башкортлар 2 меңгә кими. 2021 елда исә татар да, башкорт та 1,5 меңешәргә азайды. 1989-2021 елларда татарлар 43 процентка төште, башкортлар 37 процентка артты. Бүген районда башкортлар сан ягыннан беренче урында бара.

Туган тел ягыннан караганда, соңгы җанисәптә башкорт телен ана теле дип санаучылар артып китте. 2010 елда татар телен 13,7 мең кеше күрсәтсә, башкорт телен — 9,1 мең яздырган. 2021 елда исә татар теллеләр 9,7 меңгә калды, башкортча "сөйләшүчеләр" — 10,2 меңгә җитте.

2021 елда җырчы Фирдүс Тямаев Миякә районының Кыргыз-Миякә авылындагы ике көнлек концерты булмый калды. Рәсми рәвештә ут бетү белән аңлатсалар, җырчы бу каршылыкны якынлашучы җанисәп белән бәйләгән иде.

Кулланылган чыганаклар:
1989 елгы һәм 2002 елгы җанисәп мәгълүматлары
2010 елгы җанисәп мәгълүматлары
2021 елгы җанисәп мәгълүматлары

Тәтешле районы

30 ел эчендә татарлар саны 3,5 тапкырга кимегән, башкортлар исә 8 процентка арткан. 1989 елда 5 427 татар көн күрсә, соңгы җанисәптә аларның саны 1 476га калды. Башкортлар 13 967дән 15 070гә кадәр үскән.

2010 елда 18,8 мең татар-башкорт яшәгән. Татар телен туган тел дип санаучылар 15,8 мең булган. Шул исәптән, 12 мең "татар телле башкорт" күренә. Мисал өчен, Тәтешле районының Яңа Кайпан авылыннан Украинадагы сугыш үзе теләп киткән һәм һәлак булган Фәнис Хөсәеновның интервьюда ничек татарча сөйләве күренә. 2010 елгы җанисәпкә караганда, Яңа Кайпан авылында яшәүчеләрнең 93 проценты башкорт дип санала.

2021 елда башкорт телен туган дип яздыручылар 9 271 кешегә артты. Татар теллеләр 11,6 мең кешегә кимеде.

Туймазы районы

Моңа кадәр Туймазы шәһәре һәм районы җирлекләрендә татарлар башкортлардан күбрәк санала иде һәм сан ягыннан беренче халык дип исәпләнде. 1989 елда җирлектә 58 865 татар яшәгән. Бу башкортлардан 2,5 тапкырга күбрәк. 2002 елда вазгыять төптән үзгәрә: татарлар 10 меңгә кими. Аеруча, авылларда "эреп юкка чыгу" күзәтелә. 2021 елда татарларның саны 47 меңгә дә тулмый.

30 ел эчендә башкортлар саны 125 процентка арткан — 22 336 кешедән 50 254гә кадәр җиткән. Бүген Туймазыда башкортлар беренче милләт, татарлар — икенче, урыслар — өченче.

2010 елда татар телен ана теле дип санаучылар 70,5 мең кеше, башкорт телен — 14,4 мең булган. "Татар телле башкортлар" саны 25,6 меңгә җиткән. 2021 елда татар теллеләр 18 меңгә кими һәм 52,6 меңгә кала, башкортлар исә, 20,7 меңгә артып 35,1 мең кешегә җитә.

Соңгы елларда Туймазы районында башкорт проектларына зур игътибар бирелә. 2021 елда Башкорт ыруларының беренче гомуми корылтае (Ырыуҙар ҡоро) узды, Башкорт мәдәнияте үзәге ачылды. Туймазы районының Кандракүл авылында башкорт ыруларына багышланган таш та ачылды.

Учалы районы

30 ел эчендә Учалы районында татарлар саны 38 процентка кимегән. 1989 елда 13 192 татар көн күрсә, хәзер 8 211гә калган.

1989 елда башкортлар саны 38 369 кеше булса, хәзер районда 48 021 башкорт бар дип санала. Өч дистә ел эчендә аларның исәбе 10 меңгә якын кешегә арткан, бу 25 процент үсеш дигән сүз.

2010 елда Учалыда яшәүчеләрнең 45,5 меңе башкорт телен туган теле дип атаган, татар телен — 9,4 мең кеше. 2021 елда башкорт теллеләр 47,3 меңгә, татар теллеләр 6,5 меңгә төшкән.

Урал тауларының көнчыгыш итәгендә урнашкан әлеге район тирәсендә башлыча башкортлар яши. Әмма Учалы районында татар чыгышлы 14 авыл бар. Башкортстан тарихын өйрәнүче тарихчы ярдәме белән Азатлык Учалы турында язма әзерләгән иде. Анда әйтелгән фикерләргә күрә, татарларны урыслаштырып кына түгел, башкортлаштырып та була. Моның өчен татар телен башкорт теленә алмаштырырга, башкорт милли узаң пропагандасын алып барырга, татар дөньясы белән мәдәни элемтәләрне өзергә кирәк. Һәм бу процесска 50 ел чамасы вакыт җитә.

Чакмагыш районы

1989 елда районда 24 695 татар һәм 6 107 башкорт яшәгән. 2002 елда татарлар саны 5,1 мең кешегә кими, башкортлар, киресенчә, 5,3 меңгә арта. 2010 елда татарлар саны әллә ни үзгәрми: 19,3 мең тирәсе була. Башкортлар исә 2 меңгә киме, 9,4 меңгә кала. Шулай да туган тел графасы бөтенләй башка күренешне тасвирлый: Чакмагыш районында 27,8 мең кеше татар телен туган тел дип яздырган, шул исәптән 8,6 мең башкорт дип язылучылар да. Ә менә башкорт телен — ни бары 751 кеше күрсәткән.

2021 елда Чакмагыш районында татарлар 2,6 меңгә кимегән, башкортлар — 514 кешегә арткан. Татар теллеләр дә якынча 7 меңгә кимегән, башкорт теллеләр 7 тапкырга арткан. Нәтиҗәдә, рәсми саннарга карасаң, бүген Чакмагышта 20,9 мең кеше татар телен ана теле дип саный, башкорт телен — 5,3 мең кеше.

"Чакмагышка бардык, анда татарлар шүрләбрәк яши дигән фикер калды. Китапханәгә безне кертмәделәр, китапларны алмадылар. Гәрчә бушлай бирә идек. Безне таныйлар, әмма бусагадан да кертергә теләмәүләре күренеп тора иде. Борылып киттек. Аптырашта калдык", дип сөйләгән иде язучы Ләбиб Лерон 2021 елда Азатлыкка.

Шаран районы

1989 елда Шаран районында 12 160 татар һәм 1 525 башкорт яши дип саналган. 2002 елда татарлар 5,4 меңгә кими, башкортлар исә 6 меңгә арта. 2010 елда Хәмитов чорында татарлар 7,4 мең кешегә артты, башкортлар 5,5 меңгә төште. Шул ук вакытта татар телен туган тел дип 11,1 мең кеше күрсәтте, шул исәптән 3,7 мең башкорт та. Башкорт телен исә — 1,5 мең кеше. Бу күрсәткеч 1989 елдагы милләтләр санына туры килә.

2021 елда Шаран районында татар теллеләр 7,5 меңгә төште, башкорт телен күрсәтүчеләр — 3,8 меңгә җитте. Бүген районда 7 105 татар һәм 4 509 башкорт яши дип санала. Өч дистә ел эчендә татарлар 41 процентка кимегән, башкортлар 195 процентка арткан.

Стәрлетамак шәһәре

Бу Уфадан соң иң күп татар яши торган шәһәр. Соңгы ике җанисәптә татарлар 4 597 кешегә кимеде. Хәзер биредә 59 713 татар гомер итә. 1989-2021 елларда татарларның саны 2 процентка азайган. Шул ук вакытта 30 елда Стәрлетамак шәһәрендә халык саны якынча 30 мең кешегә арткан.

Соңгы җанисәптә башкортлар 7 349 кешегә артты. Алай гына түгел, 1989-2021 ел аралыгында 80,2 процентка үскән. Хәзер шәһәрдә 35 621 башкорт көн күрә.

Салават шәһәре

Соңгы өч җанисәптә Салават шәһәрендә татарлар саны артып килде. Әмма 2021 елда аларның исәбе кинәт 12,6 процентка кимеде. 1989 ел белән чагыштырганда, татарлар саны 6,4 процентка кимегән. Салаватта 28 270 татар көн күрә.

1989-2021 ел аралыгында башкортлар саны 55,8 процентка үскән. Бүген шәһәрдә 35 621 башкорт яши.

Шул ук вакытта Салават шәһәрендә халык саны соңгы ике җанисәптә 7 525 кешегә кимегән. Моңа кадәр Салаватта татарлар икенче милләт санала иде. Хәзер алар башкортлардан соң өченче халык булып бара.

Татарлар арткан урыннар бармы?

Бүген Башкортстан татарларының 63,5 проценты шәһәрдә яши. Бу 618,4 меңнән артык кеше. Авылларда 356,1 мең татар көн күрә. Соңгы 32 елда татарлар нигездә шәһәрләрдә арткан. Шулай да аерым районнарда да мондый күренешләр бар.

Уфа шәһәре бүлгесендә татарлар саны 6 процентка үскән. Өч дистә ел эчендә алар 291,1 меңнән 308,3 меңгә арткан. Бүген татарлар, урыслардан соң (557,4 мең), сан ягыннан икенче милләт санала. Башкортлар өченче урында бара: 233,1 мең кеше. Шулай да соңгы 32 елда Уфада башкортлар саны 91 процентка үскән.

Нефтекама шәһәрендә 1989-2021 елларда татарлар саны 25 процентка арткан. Бүген биредә 45 мең татар көн күрә. Бу сан ягыннан иң зур милләт дип санала. 32 елда Нефтекамада башкортлар исәбе 57 процентка үскән. Бүген шәһәрдә 37,2 мең башкорт вәкиле яши.

Октябрскида татарлар 11,5 процентка арткан. Шәһәрдә 43 мең татар яши. Бу урыслардан соң икенче милләт санала. Өч дистә ел эчендә башкортларның исәбе 63,4 процентка арткан һәм аларның саны 16 меңгә җиткән.

32 елда Уфа районында татарлар 115 процентка арткан: 15 меңнән 32 меңгә кадәр. Бу районның Уфа шәһәрен "чолгап" алуы белән аңлатыла. Халык районнардан шәһәргә тартыла, шәһәр читендә шәхси йортларда яши. Бу чорда башкортлар саны 449 процентка кадәр үсеш күрсәткән: районда 24 мең башкорт яши.

Иглин районы да Уфа шәһәренә "терәлеп" торганлыктан, татарлар саны 16,6 процентка үскән. Хәзер җирлектә 9,6 мең татар көн күрә. Өч дистә ел эчендә башкортлар саны 189 процентка арткан һәм 22,5 мең кешегә җиткән.

1989-2021 елларда Бәләбәйдә татарлар 1,4 процентка, Бөредә — 11,6, Стәрлетамак районында— 23,7 процентка арткан. Башкортларның процент ягыннан үсеше күпкә көчлерәк бара.

Кулланылган чыганаклар:
2010 елгы җанисәп мәгълүматлары

2021 елгы җанисәп мәгълүматлары

Cәбәбе: хәрәмләшү, демография, күченү

Дамир Исхаков сүзләре белән әйтсәк, татарларның кимүе белән башкортларның артуын табигый аңлатып булмый, монда ясалма саннар.

Демография

Башкортларның үрчеп артуын демография кануннары кире кага. 2021 елгы җанисәп нәтиҗәләре шуны күрсәтте: бер урыс хатынына — 1,4 бала, татар хатынына — 1,6 бала, башкорт хатынына — 1,7 бала туры килә. Бөтен Русия буйлап уртача күрсәткеч бу. Шунысын да исәпкә алырга кирәк: башкортларның яртысы авыл җирендә яши (татарларда исә авылда яшәүче халык саны — 36%) — ә бит авылда гадәттә күбрәк бала табалар.

Яшь галим Илнар Гарифуллин: "Башкорт белән татар арасында бала табу ягыннан аерма күренми диярлек, җанисәптә исә башкортлар саны арта, ә татарлар саны кими. Сәер түгелме" дип язган иде.

Шул ук вакытта Башкортстанда халыкның табигый кимүе дәвам итә.

Миграция

Бәйсез демограф Алексей Ракша Башкортстаннан татарларның Татарстанга күчү очраклары бар ди. Шулай да моның саны билгеле түгел.

Уфа галиме Илдар Габдрафыйков: "Башкортстан мәктәпләрен тәмамлаган укучыларның яртысы читкә чыгып китә. Аларның 50-60 проценты – татарлар. Алар Мәскәү, Петербур, зур өлеше Казанга күченә", дип белдергән иде.

Шул ук вакытта башкортлар яшәгән районнарда да халык саны кими, аннан да халык күчеп китүе күренә.

Хәрәмләшү

Кушнаренко районында яшәүче, элекке мәктәп мөдире Илфир Котдусов 2002 елда Мортаза Рәхимов вакытында административ басым астында башкортларның санын арттырулары турында Азатлыкка сөйләгән иде. Ул Казанда дөнья күргән "Уфа өязе татарлары" дигән китапта авылларны барлап чыгуын, Кушнаренко районында бер генә башкорт авылы да булмавын әйтте.

Бәйсез демографи Алексей Ракша сүзләренчә, Башкортстан — иң ялганчы төбәкләрнең берсе.

"Бу юлы Башкортстанда татарларны тагын да күбрәк башкортлар һәм урыслар дип язганнар дип уйлыйм. Дөрес, мондый хәл 2002 елда да, 2010 елда да булды. Шулай ук бу Башкортстанның көнбатыш районнарыннан халыкның Татарстанга күчүен дә күрсәтә. Ул районнарда татарлар күп, алар икътисади яктан әйбәтрәк яшәгән Казан, Чаллы яки башка шәһәргә күчеп китә ала. Ягъни, татарларның кимүе — ике процессны күрсәтә: беренчсе — миграция, икенчесе ассимиляция дә була ала. Ләкин, бу очракта, административ манипуляцияләр дә күп урын алып тора дип уйлыйм", дип сөйләгән иде ул.

Татарстан депутаты һәм язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җанисәптә башкортлар "безнең исәпкә артты" дип белдерде.

Ни өчен "татар телле башкортлар" кимегән?

2021 елгы җанисәп саннары татар телен туган теле дип санаган кешеләр саны 121 676 кешегә кимегән — 1 млн 64 меңнән 943 меңгә кадәр.

Башкорт телен туган теле дип санаучылар 222 931 кешегә арткан һәм 1 млн 116 мең кешегә җиткән. Аеруча, Башкортстанның төньяк-көнбатышында татар теллеләрнең кимүе күренә. Шулай да 25 районда татар телле кешеләр, татарларга караганда, күбрәк булып кала. 82 меңнән артык кеше туган теле турында бөтенләй сөйләмәгән.

2010 елда башкорт булып язылган 197 119 кеше татар телен туган теле дип атаган. 2021 елда аерым милләтнең туган телен күрсәткән җәдвал күрсәтелмәгән.

Нәтиҗәдә, моңа кадәр күзәтелгән "татар телле башкорт"лар саны нык кимегән.

Бу соңгы елларда Башкортстанда яшәүче татарларның телен башкорт теленең "төньяк-көнбатыш диалекты" дип игълан итүгә бәйле була ала. Яшь галим Илнар Гарифуллин да моның сәбәбен шунда күрә.

Башкорт дип язылган "татар телле башкортларның" телен диалект хисабына башкорт теле дип язганнармы, халык пропаганда нигезендә үзләрен диалектта сөйләшүчеләр дип таныганмы? Татар телен туган тел дип санаучыларның кимүе күп сораулар уята.

Cоңгы елларда Башкортстанда бер төркем җәмәгать эшлеклесе диалектны алга сөрә. Бу телдә диктант язу чаралары уза. 2020 елны халыкара башкорт теле диктанты өчен Башкортстанның татар районнарында татар телендә текст сайланды, әмма ул "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты" дип аталды. Башка елларда татар телен башкорт теле диалекты дип диктантлар узды. Узган ел дәүләт гранты алучылар арасында диалектка бәйле проект та бар иде. Рәсми оешмалар да бу терминны кулланып килә.

  • Русиядә 2021 елда узган җанисәп нәтиҗәләренә караганда, Русиядә татарлар саны 600 мең кешегә кимегән. 2010 елда 5,31 млн кеше үзен татар дип күрсәткән булса, хәзер алар 4,71 млн гына калган дип әйтелә. Шул ук вакытта башкортлар саны 10 мең кешегә генә кимегән. Хәзер Русиядә 1,57 млн башкорт яши дип санала. Урысларның саны 4,4 млн кешегә кимеп, 105,6 млн тәшкил иткән.
  • Татарстанда ике җанисәп арасында татарларның саны 78 меңгә арткан: 2,012 миллионнан — 2,091 миллионга. Башкортстанда башкортлар саны 100 меңгә арткан: 1,17 миллионнан — 1,27 миллионга. Шул ук вакытта Башкортстанда татарлар саны 25 мең кешегә кимегән.
  • Җанисәп белән бәйле каршылыклы сораулар бигрәк тә Башкортстан һәм Татарстанда туды. Соңгы елларда Башкортстанда татарларны башкортлаштыру сәясәте көчәйде. Башкортстан галимнәренең бер өлеше республиканың көнбатыш өлешендә яшәүче татарларның теленә, килеп чыгышына басым ясап, аларның чынында татар түгел, ә башкорт булуларын дәлилләргә тырыша. Татар теле дә башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дигән төшенчәне дә кулланышка кертеп җибәрде.

Русия җанисәбе 2021

  • Русиядә чираттагы җанисәп 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр уздырылды.
  • Русия тарихында беренче тапкыр халык санын алу онлайн да узды, кешеләр анкета сорауларына дәүләт хезмәтләре порталы аша җавап бирә алды.
  • Җанисәп анкеталарында кешеләргә үзләре теләгән милләт вәкиле булып языла алды. Бу җанисәптә беренче тапкыр бер кешегә берничә милләтне күрсәтү мөмкинлеге бирелде.
  • Беренче гомум нәтиҗәләр 2022 елның сентябрендә чыга башлады. Милләтләр саны турында мәгълүмат 2022 елның декабрендә игълан ителде. Бу нәтиҗәләргә күрә Русиядә татарлар саны 2010 белән чагыштырганда 600 меңгә кимегән булып чыкты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG