Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда "теләнмәгән оешманы" финанслау турында җинаять эше ачылган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Гаепләнүченең исемен яшергәннәр.

Башкортстанда "теләнмәгән оешманы" финанслау турында җинаять эше ачылган (Җинаять кодексының 284.1 маддәсе, 2 өлеше). Эшне 2 сентябрьдә Благовар районара мәхкәмәсе теркәгән. Бу хакта "ОВД-Инфо" яза.

Гаепләнүченең исеме яшерелгән. Бу — Русиядә "теләнмәгән" дип табылган оешманың эшчәнлеген финанслау яки аңа акча җыю турындагы маддә нигезендә ачылган дүртенче җинаять эше, дип искәртә "ОВД-Инфо".

Июль башында шушы ук маддә нигезендә Башкортстанда яшәүче Альбина Мәгъдиевага да җинаять эше ачылган булган. Аны нәрсә өчен эзәрлекләүләре әйтелми.

  • Соңгы елларда Русия хакимияте үз сәясәтен хупламаган һәм дәүләт карашыннан үзгә фикер белдергән медиа һәм оешмаларны актив рәвештә тыя, аларны "ят агент", теләнмәгән оешма яки экстремистик җәмгыять дип атый. 2022 елда Украинага каршы сугыш башлаганнан соң бу процесс көчәйде.
  • Юстиция министрлыгының "теләнмәгәннәр" исемлегендә 188 оешма бар. Аларның эшчәнлегендә катнашучы кешеләргә 15 мең сумга кадәр штраф яный. Кабаттан гаепләсәләр — дүрт елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Шул ук вакытта эшчәнлектә катнашу дип нәрсәне таба алалар — монысы канунда ачык язылмаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG