Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Адвокат яллар өчен малны саттык". "Баймак эше" фигуранты Айнур Кәримов тарихы


Айнур Кәримов хатыны белән
Айнур Кәримов хатыны белән

Өч бала атасы Айнур Кәримовны Баймак вакыйгаларыннан ике атна узгач тоткарлыйлар. Гади эшче, гаиләнең бердәнбер ашатучысы февральдән бирле тикшерү изоляторында утыра. Аны хокук саклау оешмалары вәкилләренә карата көч куллануда гаеплиләр. 

Башкортстанның Гафури районы Красноусол авылында яшәүче 25 яшьлек Айнур Кәримовны 1 февральдә тоткарлыйлар. Хатыны Гөлнара Моталапова сүзләренчә, башта аны Гафури районы полиция бүлегенә чакыралар, сорау алганнан соң шул ук көнне Стәрлетамакка җибәрәләр. 2 февральдә янә Красноусолга кайтаралар. Мәхкәмә аны полициянең кануни таләбенә буйсынмауда гаепләп, 10 тәүлеккә административ сакка алу карары чыгара. Мәхкәмә карарында әйтелгәнчә, Кәримов гаебен танымаган.

7 февральдә ирне Уфага җибәрәләр һәм Русия җинаять кодексының 212нче маддәсенең 1 һәм 2 өлешләре ("Киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу") нигезендә җинаять эше ачалар. Уфа тикшерү изоляторларында урын җитмәү сәбәпле, аны Дүртөйле шәһәренә җибәләр.

Кем ул Айнур Кәримов?

Айнур тумышы безлән Гафури районы Усман авылыннан. Гаиләсе белән Красноусолда яшиләр. Тоткарлануга кадәр вахта белән йөреп, эретеп ябыштыручы булып эшләгән. Аның өч кечкенә баласы бар: зурысына 6 яшь, уртанчысына - 3, сабыена - 8 ай. Авылдашлары Айнурны гаиләсен яратучы, ярдәмчел кеше буларак искә ала. Усман авылын төзекләндерүдә дә актив катнашкан.

"Айнур туган ягын бик ярата. Бигрәк тә табигатен. Өлкән улыбыз белән балыкка йөриләр иде. Күршеләр белән дус-тату яши, авыр вакытларда ярдәменнән ташламый. Тоткарлануга кадәр ял саен Усман авылына кайта идек. Балаларны карауда, тәрбияләүдә терәк иде. Улы әтисе белән горурлана, үскәч аның кебек булам ди. Айнурга һәрвакыт таянырга була. Ул гаиләсен туендыру өчен күп эшли, гаиләсе бернинди ихтыяҗ күрмәсен өчен бөтен көчен куя", дип язды аның хатыны Гөлнара.

Айнурның умыртка баганасы чире дә бар. Елына берничә тапкыр дәвалану алырга кирәк, медицина ярдәме булмаганда, аягы йөрми башларга мөмкин ди Гөлнара.

"Адвокат яллау өчен малларны саттык"

Гөлнара Моталапова иренә адвокат яллау өчен акча җыю оештырды. Адвокатка Уфадан Дүртөйлегә барып йөрергә кирәк булганлыктан, чыгымнары зур булды. Ул иренең атларын сату турында да игълан итте. "Акча җыю әкрен бара, атларны сатарга мәҗбүрбез" диде ул. "Адвокатка өлешләтә түләгез, атларыгызны сата күрмәгез" дип киңәш бирделәр аңа.

Соңрак "малларны сатып 60 мең акча җыйдык" дип язды хатын, атларын сатканнармы, башка малнымы - анысын әйтмәде. 21 февральгә халыктан 87 мең сум җыелды. "Адвокатка әлеге вакытта түләргә җитә" диде Гөлнара.

СИЗОдан хатлар

Февральдә Айнурдан беренче хат килә. "Борчылмаса куша, хәлләрем яхшы дигән. Туры юлга басам, намаз укыйм дигән. Китап укый башлаган. Яныбай Хамматовның "Юргашты" китабын алган" диелгән аның бу хатында.

"Юргашты" (1980) романы "Бөртекләп җыела алтын", "Акман-токман", "Яшенле җәй", "Руда" романнарын эченә алган пенатлогиянең бер өлеше. Әлеге цикл Башкортстанда алтын эзләү тарихына багашлана.

Гөлнара Айнурдан хатлар даими килә ди. Ул шулай ук төрле рәсемнәр дә ясап җибәрә. Хатларында хатынын, балаларын сагыунын, алар өчен борчылуын белдерә.

"Илнур улыма зур сәлам, яратам. Борчылмасын, еламасын, туганнары Илмир белән Аймирны карасын. Минем исемнән котла, беренче урын алуы өчен афәрин. Улым өчен бик шатмын һәм аның белән горурланам. Яратам сезне нык итеп" дип китерә Гөлнара Айнурның хатыннан бер өзекне.

Сурәтләрендә Айнур туган ягы табигатен, балаларны төшергән.

Айнур Кәримовның СИЗОдан җибәргән рәсеме
Айнур Кәримовның СИЗОдан җибәргән рәсеме

"Мәхкәмәдә кечкенә улын күрде"

Айнур Кәримовны сак астында тотуны берничә тапкыр күчерәләр. Чираттагы мәхкәмә алдыннан хатыны Гөлнара "бик авыр" дип язды.

"Иремне тоткарлауга бүген дүрт ай булды. Ирең СИЗОда икәнне аңлау бик авыр. Иншаллаһ, барысы да тәмамланыр, барысы да өйләренә кайтыр. Безнең әтинең дә кайтуына, аның белән элеккечә кочаклаша алуыбызга ышанам" диде ул.

4 июньдә чикләү чарасын тагын өч айга озайттылар. Айнур 17 сентябрьгә кадәр Дүртөйле тикшерү изолятырында кала. Кәримов һәм аның адвокаты гаеп дәлилләнмәгән дип белдерде. Айнур шулай ук кичерелгән операциядән соң даими медицина ярдәме кирәк диде, әмма хөкемдар бу шикаятьләргә игътибар итмәде.

Мәхкәмә утырышына Гөлнара кече улы белән барган. Әтисе сабыен әз генә вакытка булса да күрә алган.

Айнур СИЗОда булган вакытта Гөлнара кече баласы белән ике тапкыр хастахәнәдә ятып ала. "Шушы бөтен авыруларын үземә алыр идем, булмый шул. Тормыш иптәшемә сайт аша ашамлыклар сатып алдым. Моңа тиклем үзем алып бара идем. Тизрәк котылып чыксыннар инде" дип язды ул Телеграмда.

Июнь уртасында Айнурны Уфаның 1нче тикшерү изоляторына күчерүләре билгеле булды.

Тагын бер гаепләү һәм мәхкәмәне көтү

"Idel.Реалии" язуынча, июньдә Айнур Кәримовка тагын бер гаепләү белдерә - Русия җинаять кодексының 318.1 маддәсе ("Хакимият вәкиленә карата гомеренә куркыныч янамаган көч куллану").

Кәримовның эше белән таныш дусты сүзләренчә, имеш ул "куллары белән силовикларның калканына терәлгән", "кемнедер җиргә еккан һәм ул имеш, физик авырту кичергән".

Башка материалларда "Кәримов хокук саклау оешмалары хезмәткәрләренә таба кимендә биш тапкыр бозлы кар ыргыткан" диелгән иде.

17 июльдә хатыны Гөлнара янә акча җыю турында игълан итте. "Кызганычка, Айнур инде алты ай утыра. Чикләү чарасын 17 сентябрьгә кадәр озайттылар. Бу атнада эшне ябалар һәм прокуратурага тапшыралар. Прокуратура Самардагы 6нчы кассация мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәчәк. Анда кайсы мәхкәмәгә җибәрәчәкләрен хәл итәчәкләр" диде ул.

Хатыны сүзләренчә, мәхкәмә сентябрьдә башланырга мөмкин.

17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды. Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килде.

Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.

Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.

Иң беренче булып Илшат Ульябаев эше каралды. 17 июльдә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG