Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Без хәзер әтигә якынрак". "Баймак эше" фигуранты Инсаф Исламов тарихы


Инсаф Исламов
Инсаф Исламов

Азатлык "Баймак эше" нигезендә тоткарланган кешеләр турында сөйләүне дәвам итә. Инсаф Исламовны Мурмански өлкәсендә тоткарлыйлар. Ул гаиләсе белән шунда яши һәм эшли. Гыйнварда Башкортстанга ялга кайткан була. Хәзер ул Уфадагы тикшерү изоляторында утыра. 17 сентябрьгә кадәр Инсаф — сак астында.

Инсаф Исламовны Мурмански өлкәсе Апатиты шәһәрендә тоткарлыйлар. Ул хатыны һәм ике баласы белән анда яши һәм йөк машинасы йөртүчесе булып эшли. Гыйнварда ул Башкортстанга ялга кайткан була һәм Фаил Алсынов мәхкәмәсенә бара. Хатыны Гөлсинә Исламова социаль челтәрләрдә сөйләвенчә, Инсаф 6 февральдә гадәттәгечә эшкә китә, машинасы белән рейска чыга. Юлда аны тоткарлыйлар.

Инсаф Исламовка карата киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу турында җинаять эше ачылган (Җинаять кодексының 212.2нче маддәсе). Ул 17 гыйнварда башкорт активисты Фаил Алсыновка хөкем карары чыгарылган Баймак мәхкәмәсе бинасы янында була.

Хатыны ике бала белән Башкортстаннан 2,5 мең километр ераклыкта кала, ә Инсафны ярты айлык этап көтә...

"Аны сәгать өчтә тоткаралаганнар. Кичке алтыда гына шалтыратты. Шалтыратмас иде, үзе белән паспорты булмаган, шуны сорады һәм кайдалыгын әйтте. Шунда гына белдем. Белми дә калыр идем, төнлә өйгә кайтмас иде. Паспортын алып килдем, хезмәткәрләргә күп сораулар бирдем, алар миңа "борчылмагыз, үзе шалтыратып сөйләр" диде. Инде кич. Телефоны эшләми. Танышлар аша көчкә аның кайдалыгын белдем", ди Гөлсинә Исламова.

Ул 48 сәгать узганнан соң ирен эзләп бара. Әмма анда башта берни әйтмиләр, соңрак мәхкәмәгә барырга киңәш итәләр. Ул көнне әле мәхкәмә утырышы булмый. Икенче көнне генә Инсаф Исламовны 5 апрельгә кадәр сак астында калдыру карары чыга. Бераздан аны Уфага җибәрәләр. Хатыны ике бала белән Башкортстаннан 2,5 мең километр ераклыкта, Төньяк поляр сызыгы аръягында кала, ә Инсафны ярты айлык этап көтә...

Исламовлар гаиләсе турында

Инсафка Исламовка 35 яшь. Хатыны Гөлсинә белән 2006 елда танышалар. Шуннан бирле алар бергә.

Аны полиция эзләве турында белгәч тә, планлаштырган сменаны эшләп кайтыйм, аннары полициягә барырмын диде. Шул ук көнне тоткарладыдар да. Ул беркемнән дә качмады, уе да юк иде.

"Бу кешене яратуыма 18 ел була икән. Ярты гомеремнән күбрәк вакыт", дип яза Гөлсинә танышулары турында һәм ире, гаиләдәге мөнәсәбәтләре турында сөйли.

"Хәзер менә уянасы иде дә, моның төш булганын гына аңлыйсы иде. Куркыныч төш. Аннары бу хакта иртәнге аш янында озаклап Инсафка сөйлисе иде. Ләкин кызганыч! Бу минем чынбарлык. Дөресен әйткәндә, без иртәнге ашны бергә сирәк ашыйбыз. Ул һәрвакыт эштә. Иртәдән төнгә кадәр эшли. Әмма өйдә булганда без чәй артында озаклап сөйләшеп утырырга яратабыз. "Бер чәшке чәйне 45 минут эчәбез инде", дип көлә иде ул. Тоткарлау алдыннан да шулай булды. Эштән кайтты да "4-5 йөртүче чирләгән, миңа ике смена эшләргә туры килә" диде. Аны полиция эзләве турында белгәч тә, планлаштырган сменаны эшләп кайтыйм, аннары полициягә барырмын диде. Шул ук көнне тоткарладыдар да. Ул беркемнән дә качмады, уе да юк иде. Инсафны белүчеләр минем белән ризалашыр", дип язды Гөлсина Исламова.

"Тиздән без элеккечә бөтен гаиләбез белән кочаклашырбыз һәм бергә биербез дип ышанам" дип өметләнә хатын.

Парның өлкән уллары беренче сыйныфны тәмамлады. Ул әтисенең кайдалыгын белә. "Әтисен кая алып китүләрен әйткәч, бер генә сорау бирде: "Анда аны нитмиләрме?" (аңлыйсыздыр нишләткәнне). Шуннан бирле улым дәшми. Төрлечә сөйләштереп карыйм, уйларын беләсем килә. Ләкин дәшми".

Инсаф Исламов улы белән
Инсаф Исламов улы белән
"Әтисен кая алып китүләрен әйткәч, бер генә сорау бирде: "Анда аны нитмиләрме?" (аңлыйсыздыр нишләткәнне). Шуннан бирле улым дәшми.

Ә бер көнне бала күпмедер җыелган акчасын "адвокатка түләргә" дип әнисенә тапшыра.

Гөлсинә Исламова баштагы мәлдә акча җыярга теләми. Арзан гына бәягә булса да, бер машинасын сатып җибәрә. Аннары үзенең укытучы хезмәт хакы белән ерып чыгармын дип уйлый. Ләкин чыгымнар зур булу сәбәпле, акча җыю турында игълан итә.

Кечкенә кызларына 4 яшь тулды, балалар бакчасына йөри. Баштарак аңа әтисенең кайдалыгын әйтмәгәннәр, "эш буенча китте" дип кенә аңлатканнар. Майда булган туган көненә әтисеннән мөгезборын сораган. Әнисе "моны әтиең җибәрде" дип бүләк иткән. "Ул әтисе бүләге булуына чын күңелдән ышана һәм кулыннан төшерми..." дип язды Гөлсинә Исламова.

Гөлсинә үзе укытучы булып эшли. Үземнең эшемнән дә, ирем эшеннән ярдәм тоеп яшим, кырын караучы юк ди.

Хатлар һәм күрешүләр

Инсаф Исламовны 21 февральдә Уфага җибәрәләр. Шушы ук көнгә апелляция мәхкәмәсе билгеләнә. Инсаф монда катнаша алмый. Тикшерүче аны онлайн тоташтырырбыз дисә дә, юл шартларында моны оештырып булмый. Мәхкәмә уза һәм чикләү чарасын шул килеш калдыралар. Юлда барганда Инсаф хатынына хат язып сала ала. "Авырдым ди. Әти-әниләр турында борчыла, кредитларны түли алырмын микән дип кайгыра, апелляция һәм адвокат турында сорый. Шушы хатка җавап язуны үтенә, әмма адвокат моның файдасы юк ди. Уфага тизрәк кайтып җитәр дип өметләнәм", дип язды Гөлсинә.

Уфага кайтып җиткәннән соң язган хатында ул кәефләренең бераз яхшыруы турында белдергән. "Аллаһ безгә күтәрә алмастай сынаулар бирми һәм мин бу хәлемне кабул итәм дип язган. Балаларны сагынуы, безнең өчен борчылуы турында", диде хатыны.

Инсаф Исламов хатыны һәм улы белән
Инсаф Исламов хатыны һәм улы белән
Аллаһ безгә күтәрә алмастай сынаулар бирми һәм мин бу хәлемне кабул итәм

2 апрельдә Инсафны сак астында тотуны 5 июньгә кадәр озайталар. "Сиздек инде моны, Уфага кайтканнан бирле 20 көн дәвамында бернинди тикшерү эшләре дә бармады, сорау да алмадылар, тикшерүче белән дә очрашу булмады" дип язылды Инсаф Исламовка багышланган Telegram-каналда. Мәхкәмә утырышына туганнары бара, ләкин анда әнисен һәм бертуганын гына кертәләр.

1 июньдә чикләү чарасын 17 сентябрьгә кадәр озайталар.

Тагын бер хатында Инсаф намаз укый башлавы турында язган. "Биш ел килде бу юлга. Бигрәк тә соңгы елда бу хакта күп сөйләштек. "Башларга иде, тик нидер тотып тора" дип әйтә иде". Аллаһ безне ишетә, без сораганны бирә. Димәк, вакыты җиткән", дип яза хатыны.

Ә бер хатында камерада бик салкын булуы, куртка киеп йокласа да, туңуы һәм авыруы турында язган.

24 майда Инсаф белән күрешү рөхсәт ителә. Беренче күрешүгә аның сыйныфташы белән ире килә.

Уку елы тәмамлангач, Гөлсинә Исламова балалары белән Башкортстанга кайта.

"Без хәзер әтигә якынрак", дип пышылдады улым миңа. Без Уфага кайтып җиттек. Мәскәү аша өч көн кайттык. Поездда улымның 8 яшен уздырдык. Иртәгә иремә әйберләр илтергә телим. Күрешүгә язылырга өметләнәм. Инсаф үзе дә көтә, күрешүгә өметләнеп, кәефләрем күтәрелә ди. Безнең өчен борчылып торучыларга рәхмәт, Инсафның хәле мөмкин булганча, әйбәт", дип язды кайткач Гөлсинә.

24 июньдә Гөлсинә ире белән күрешә. СИЗОдан кайтканнан соң болай дип яза: "Төшенкелеккә бирелми. Күп укый, Коръән укый башлаган, спорт белән шөгыльләнә. Безнең кебек үк, яхшыга өметләнә. Барыгызга да сәлам әйтә. "Чыккач, ашыкмый гына, һәр мизгелдән ләззәт алып яшәячәкмен" ди".

15 июльдә исә Исламовлар күрешүгә балалар белән бергә баралар. Бу көнне Инсафка 35 яшь тулды.

17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды. Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килде.

Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.

Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG