Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Баймак эше"ндә гаепләнүче Айгиз Ишмурзинның сак астында тотылу вакытын киләсе елның мартына кадәр озайтканнар


Айгиз Ишмурзин
Айгиз Ишмурзин

Айгиз Ишмурзин — җырчы. Аны концерт алдыннан тоткарладылар. Якыннары егетнең республика буйлап гастрольләргә чыгарга ният итүен сөйли, әмма хәзер "тормышын җимерделәр" ди.

"Баймак эше"ндә гаепләнүче Айгиз Ишмурзинның сак астында тотылу вакытын 2025 елның 2 мартына кадәр озайтканнар. Бу хакта аның туганнарына сылтама белән "Аспекты" җиткерә.

Айгиз Ишмурзин - җырчы, ул Aigiz исеме белән чыгыш ясый. 2001 елның 5 февралендә Баймакта туган. Егетне быел 16 февральдә, концерты башланыр алдыннан тоткарладылар. Аны киңкүләм тәртипселекләр оештыру һәм аларда катнашуда гаеплиләр.

"Кеше иҗаты турында уйлый иде, бу өлкәдә үсәргә тырыгты, үз җырларын язды һәм яздырды", дип сөйли аның йөргән кызы. "Айгизнең киләчәккә зур планнары һәм максатлары бар иде. Яраткан тыңлаучылары өчен республика буйлап гастролҗләргә чыкмакчы иде. Кешенең тормышын әнә шулай бер мизгел эчендә тоттылар да җимерделәр".

  • 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язган иде.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.
  • "Аспекты" белешмәләренә күрә, "Баймак эше"ндә гаепләнеп 85 кеше тоткарланган. Шулар арасында Рифат Даутов тоткарлангач тикшерү изоляторына алып китү юлында үлде, Миннияр Байгускаров сорау алулардан соң асылынды, Зәки Ильясов комага китте. Дим Дәүләткилдин тоткарланганда кыйналды.
  • 17 июльдә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе"Баймак эше"ндә гаепләнүче Илшат Ульябаевны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем иткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG