Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Көчле егет, аны сындырып булмый". "Баймак эшендә" гаепләнүче Салават Йылкыбаев тарихы


Салават Йылкыбаев
Салават Йылкыбаев

Баймакта туган 33 яшьлек Салават Йылкыбаевны 17 гыйнварда активист Фаил Алсыновка хөкем карары игълан ителгән көнне тоткарлыйлар. Азатлык өч балигъ булмаган бала атасының һәм зур гаиләсендә бердәнбер туендыручы булган ирнең тарихын бәян итә. Ул "Баймак эше" кысаларында гаепләнә.

"ПОЛИЦИЯГӘ КЫЧКЫРГАННАР ҺӘМ КАР АТКАННАР..."

Туганнары Салават Йылкыбаевны 17 гыйнварда, Баймактагы бер кафеда кичке аш ашап утырганда тоткарлауларын хәбәр итте. Икенче көнне Башкортстанның Баймак районы мәхкәмәсе хөкемдары Александр Зәйдуллин аны "полиция хезмәткәренә буйсынмауда" (Административ хокук бозулар кодексының 19.3 маддәсе, 1 өлеше) гаепле дип таба һәм ун тәүлеккә кулга ала.

Мәхкәмә карарыннан күренгәнчә, утырышта Йылкыбаев булган хәлләрне аңлаткан. Ул Фаил Алсыновның адвокаты Илнур Сөендеков "чыгыш ясаганнан соң, халыкны тынычландырырга тырышуын", "полициянең мәхкәмә каршыннан китәргә кушуын ишетмәвен" әйткән.

Мәхкәмә карарында искәртелгәнчә, имеш, Йылкыбаев әйтүенчә, "полициянең таләбен беркем колакка элмәгән, тәртип саклау оешмалары хезмәткәрләренә кычкырганнар һәм кар йомгаклары атканнар".

Хатыны әйтүенчә, Йылкыбаевны 27 гыйнварда Белореттагы махсус тоту урыныннан алып киткәннәр һәм шаһит буларак сорау алу өчен Уфага, тикшерү комитетына китергәннәр.

Соңрак аңа иренең "шикләнелүче статусында" булуын, ә аннан соң "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда" (Җинать кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше) гаепләнүен җиткергәннәр.

Шул ук көнне — 27 гыйнварда Уфаның Октябрь районы мәхкәмәсе хөкемдары Роза Гафурова тикшерү үтенече белән Салават Йылкыбаевны 2024 елның 17 мартына кадәр кулга ала. Активистны Уфаның 1нче тикшерү изоляторына җибәрәләр.

Хатыны Альмира Сәетова әйтүенчә, аларның ун, сигез һәм ике яшьтәге балигъ булмаган өч баласы бар. Ире турында ул "гаиләдә бердәнбер туендыручы, әтисе — 2нче төркем инвалид, әнисе — пенсионер, бертуганы Украинадагы сугышта авыр яраланды", дип сөйләгән иде. Бу хакта Сәетова "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләрнең туганнарына ярдәм өчен ачылган Telegram-чатта язды. Өч бала әтиләрен өйдә көтә, диде ул.

Берничә көннән соң бу мөрәҗәгатькә активистның инсульт кичергән әтисе, Мөхәммәт Йылкыбаев та кушылды.

Ул адвокат өчен акча җыя башлауларын хәбәр итте һәм үзенең икенче төркем инвалид икәнлеген, ә Салаватның өлкән абыйсы "махсус хәрби операциядә" булуын, авыр яралануын, һоспиталдә операция көтеп ятуын искәртте.

Салават Йылкыбаев уңда, архив фотосы
Салават Йылкыбаев уңда, архив фотосы

6 февральдә Салават Йылкыбаевка 34 яшь тулган. Башка гаепләнүчеләр кебек үк, ул да үзенең туган көнен тикшерү изоляторында каршы алды. 21 февральлә Башкортстан Югары мәхкәмәсе аны сак астында калдырды.

— Адвокат безне алдан ук тикшерү изоляторында бик әйбәт ашатмыйлар, дип кисәткән иде. Шуңа күрә аны мөмкин кадәр сыйфатлы, яхшы ризык белән тәэмин итәргә тырышабыз, дип язды гаелпәнүченең хатыны мәхкәмә утырышыннан соң.

Тикшерү изоляторына азык-төлек тапшырырга "танышлар, дуслар бик ярдәм итә", "күп очракта ризыклар өчен акча да алмыйлар", дип сөйләде ул.

Икенче бер постында Альмира Сәетова иренең акрынлап тикшерү изоляторындагы көндәлек тормышка ияләшеп килүен, китаплар укуын, телевизор каравын җиткерде.

Аноним булып калу шарты белән Йылкыбаевның бер танышы "ул бик нык тора", дип сөйли. "Гомумән, ул көчле холыклы егет, аны сындырып булмый. Әдәпле һәм гаиләсе алдында да, башка кешеләр алдында да бик җаваплы кеше ул".

"ЭЛЕК БАЛАЛАР 17 МАРТКА КАДӘР КӨН САНЫЙ ИДЕ, ХӘЗЕР 17 ИЮНЬГӘ КАДӘР"

Салават Йылкыбаев 1990 елның 6 февралендә Башкортстанның Зианчура районы Сәгыйт авылында туа.

— Ул күп балалы гаиләдә үскән, дүрт баланың иң кечесе, — дип сөйләгән "Пруфы" басмасына гаепләнүченең хатыны Альмира Сәетова. — Әтисе белән әнисе 30 ел совхозда эшләгән: әни сөт фермасында лаборант, әти - терлекче булган. Әле мәктәпкә кергәнче үк укый белгән. Абый-апаларының китапларын алу өчен аларны мәктәптән көтеп торган, аларның китапларын яттан белгән. Аны мәктәпкә алты яшеннән алганнар, чөнки гадәттә авылларда сыйныфларга балалар җитми. Аңа 14 яшь булган чакта әтигә инсульт булган да, бөтен хуҗалык әни җилкәсенә калган. Бу вакытта өлкән абыйлары хәрби хезмәттә була, утын һәм печән әзерләү, бәрәңге алу кебек эшләр Салаватка һәм апасына кала.

Сәетова сүзләренчә, мәктәптән соң Салават Йылкыбаев "Уфадагы Мәрьям Солтанова исемендәге көллияткә укырга кергән, анда мәдрәсәдә укып чыккан һәм шуннан соң Башкорт дәүләт педагогика университетында гарәп теле һәм җәмгыять белеме укытучысы һөнәре алган".

Хатыны аның 2010 елда Мәскәүгә гарәп теле олимпиадасына баруын, анда Башкортстан исеменнән катнашканын да яза. "IslamRB.ru" сайтында 2010 елның октябрендә чыккан хәбәрдә әйтелгәнчә, Башкорт дәүләт педагогика университетының ике студенты — Салават Йылкыбаев һәм Айтуган Куланчин "Гарәп һәм урыс теленнән русиякүләм олимпиада финалына үткән". 2009 елда шундый ук олимпиадада Салаватның дүртенче урын алуы да искәртелә.

Альмира Сәетова иренең ун елдан артык Рамазан аенда ураза тотуын да сөйләде.

"Быел да калмады, Алаһка шөкер. Салават тикшерү изоляторында, анда чиста сыйфатлы су булмаса да, ул ураза тота", дип язды хатыны март аенда.

— Ул Коръән укый. Аны һәрчак балага исем кушарга, корбан чалырга чакыралар. Мәчет өмәләренә йөри. Ярдәмгә мохтаҗларга гел булышырга тырыша. Аны белгән кешеләр аны яхшы күңелле, ярдәмчел, гаиләсен яратучы бала, ир һәм әти дип әйтә", дип сөйләде Сәетова март аенда Русия президенты Владимир Путинга яздырган видеода.

Ул Путиннан "нигезсез тоткарланучыларга карата гаделлекне кайтаруны, бу эшкә тыкшынуын" сорады.

Сәетова булачак ире белән араларының ислам белән кызыксынган вакытта якынаюын сөйли. "Мин Сибай шәһәрендә укый идем, ул минем белән бергә булу өчен университеттан соң күчеп килде. Һөнәре буенча эшләмәде, җиһазлар җыючы булып эшкә урнашты. Ул хәзер дә шуның белән шөгыльләнә — аның җиһаз әзерли торган шәхси оешмасы бар".

Алар өйләнешеп 11 ел бергә яшәгәннәр, өч балалары бар. Әтиләрен озак вакыт сак астыннан чыгармаячакларын белгәч, балаларның күңеле бик төште, ди ул.

— Башта аларга әтиләрен ун көнгә эшкә китте дип әйтермен дигән идем. Тик балалар "Кайчан кайта инде?", дип гел сорап торды. Аны 10 көнгә кулга алуларыннан соң өченчеме, дүртенчеме көнне әтиләренең тоткаралануын әйттем. Ун көн генә түзеп була инде, еламадылар, сабыр гына көттеләр. Тик аны 17 мартка кадәр тоткарладылар дигәч, өлкән кызыбыз — ә ул инде зур, барысын да аңлый — бик нык борчылды, елап җибәрде. Ничек бар, шулай әйттем, әтиегезне чыгармыйлар дидем. Ә кече кызыбыз әле моны аңламый, әтисен тиздән кайтыр дип уйлый. Элек балалар 17 мартка кадәр көн саный иде, ә хәзер 17 июньгә кадәр, дип сөйләде Сәетова.

Салават Йылкыбаев
Салават Йылкыбаев

Салават Йылкыбаевның тикшерү изоляторыннан хатынына язган хаты, 2024 елның 6 апрелендә чыкты:

"Үә галәйкем әс сәлам Матурым! Хәлләр әйбәт, Аллаһка шөкер. Җавап бирмәвем өчен гафу ит, кадерлем. Син җибәрәгәннәрнең бөтенесе дә килә. Сиңа үтенеч — төшсез хөрмәләр тапсаң, шуларны җибәрсәң әйбәт булыр иде. Даруны якшәмбе яки дүшәмбе бирәчәкләр. Ярар, бөтен кешегә сәлам әйт, балаларга аларны яратам дип әйт, минем өчен үп. Посылкаларда бар да артыгы белән җитә. Ярый, булды, яратам, сагынам сезне."

11 мартта Уфаның Ленин районы мәхкәмәсе хөкемдары Филүс Кәримов Йылкыбаевны сак астында тоту вакытын 2024 елның 17 июненә кадәр озайтты.

Мәхкәмә утырышыннан соң хатыны "Салаватны күрдек. Тәрәзә тишегеннән генә кулын тотарга рөхсәт иттеләр. Бирешми, нык тора. Аңа сабыр булуын теләдем", дип язды.

19 мартта Башкортстан Югары мәхкәмәсе сак астында тоту карарын үзгәрешсез калдырды.

26 мартта Альмира Сәетова Салаватның өлкән абыйсы Фиданның кабат Украинадагы сугышка китүен, анда аңа операция ясауларын һәм өч зур ярчык тартып чыгаруларын хәбәр итте.

ГАЕПЛӘНҮЧЕНЕҢ ХАТЫНЫ: "ГАДИ КЕШЕЛӘР ЧЫН ТЕРРОРГА ДУЧАР ИТЕЛӘ"

11 апрельдә Альмира Сәетова тагын бер видео чыгарды, бу юлы ул Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга мөрәҗәгать итте.

— Куәт оешмалары вәкилләре һәм хакимият яклы затлар 17 гыйнварда, Фаил Алсыновның хөкем карары игълан ителгән чакта Баймак шәһәрендә мәхкәмә бинасы янына җыелган дистәләгән мең тыныч кешегә каршы алдан ниятләп, махсус провокация оештырды дип уйлыйм. Бу киңкүләм тәртипсезлекләр башлату максаты белән эшләнде, ахырдан тыныч кешеләрне экстремистлар, фетнәчеләр һәм милләтчеләр дип әйтү өчен, дип сөйләде Сәетова.

Шулай ук ул куәт оешмалары хезмәткәрләре тыныч кешеләргә күсәкләр, күз яше агыза торган газ, яктылык-тавыш гранатлары белән көч кулланды, дип искәртте.

"Мәхкәмә бинасы янындагы кешеләрнең берсе дә корал тотып килмәгән иде, алар җимерү белән шөгыльләнмәде", шул ук вакытта "халык төркеменә оста провокаторларны кертеп җибәрделәр", ди ул.

— Бу ел безнең илдә Гаилә елы дип игълан ителде, тик соңгы ике айда республикабызда күп балалы шактый гаиләләр хакимиятләрнең башбаштаклыгыннан азап чигә, алар Башкортстандагы вазгыятьне катлауландыра гына. Авылда яшәүче гади кешеләр чын террорга дучар ителә. 70тән артык гаилә туендыручысыз калды. Без өметсезлек чигендә", дип сөйләде Салават Йылкыбаевның хатыны.

Ул тикшерү комитеты рәисеннән буш урында махсус күпертелгән низагны хокукый хәл итүне, моңа тыкшынуны сорады.

Шул ук вакытта Азатлык чыганагы "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләрнең күбесе кебек үк, Йылкыбаевка да әлегә кадәр бернинди тикшерү чаралары үткәрелмәгән ди.

"Белүемчә, тоткарлаган чакта аннан ике тапкыр стандарт сорау алу уздырылган. Башта шикләнелүче буларак, аннан гаепләнүче буларак. Бу сорау алуларда ул Конституциянең 51нче маддәсенә нигезләнеп, күрсәтмәләр бирүдән баш тарткан. Гаебен танымый. Анда танырлык гаеп тә юк бит, чөнки бернинди төгәл дәлилләрне — фото, видео, кемнеңдер күрсәтмәләрен аңа белдермәгәннәр. Ә җыенда катнашу — ул әле киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу түгел", ди чыганак.

Азатлык чыганагы сүзләренчә, бу эш белән шөгыльләнүче адвокатлар хәзер Йылкыбаевка һәм башка гаепләнүчеләргә Җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше нигезендә беренче карар чыгуын көтә.

— Беренче мәхкәмәләр үтеп, беренче хөкем карарлары чыккач та бар да аңлашылачак, ди ул.

4 майда Йылкыбаевның туганнары аның әтисе — Мөхәммәт Йылкыбаев турында видеосюжет чыгарды.

— Улларыбызны көтәбез — олысын "махсус хәрби операция"дән, кечесен тикшерү изоляторыннан. Көн-төн дога кылабыз. "Тизрәк кайтыгыз, улларым минем! Сездән башка безгә хуҗалыкны алып баруы авыр", ди сюжетта Мөхәммәт Йылкыбаев.

Язманың оригиналы: "Idel.Реалии"

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG