Башкортстанның эретеп ябыштыру-монтаж көллиятендә ике студентны тоткарлаганнар. Бу хакта "НеМосква" басмасына билгеле булган. Басма чыганаклары аларны Русия байрагын яндырган өчен тоткарлауларын әйткән.
Беренчел белешмәләргә күрә, студентларны узган атнада билгесез кешеләр тулай торакларыннан алып киткән. Төнлә исә аларны тоткарлаганнар, студентлар янына әти-әниләрен дә, көллият вәкилләрен дә кертмәгәннәр.
"НеМосква" чыганагы хәбәр итүенчә, көллият мөдиренең тәрбия бирүдә урынбасарын мәгариф министрлыгына сөйләшергә чакырганнар.
Студентлар тоткарланганнан соң, көллият мөдире атналык линейкада чыгыш ясаган, студентларны ватанпәрвәрлеккә өндәгән, сугышта катнашучыларга ярдәм турында хәтерләткән һәм канунга каршы килерлек гамәлләр кылмаска, мәсәлән хәрби комиссариатларга ут төртмәскә чакырган.
Бер үк вакытта студентларга социаль челтәрләрдәге сәхифәләреннән аниме рәсемнәрен яки битлекләр кигән фотоларын сөртергә киңәш ителгән.
30 гыйнварда исә көллияттә чираттан тыш ата-аналар җыелышы үтәчәк диелә. Анда килү мәҗбүри. Җыелышта балаларның социаль челтәрләрен тикшерүнең әһәмиятле булуын, аларның тәртибенә игътибар итүнең мөһимлеге турында сөйләшәчәкләр диелә.
Бу хәл турында рәсми белдерүләр булмады.
- Русия Украинага каршы сугыш башлагач, аеруча Владимир Путин "өлешчә" мобилизация игълан иткәннән соң, Русиянең күпчелек төбәкләрендә сугышка каршы булучылар хәрби комиссариатларны, полиция бүлекчәләрен, шәһәр хакимияте йортларын һәм тимер юллардагы реле җайланмасы урнаштырылган тартмаларны яндыра башлады.
- Ут төртүләр аркасында беркем үлмәде һәм җәрәхәтләнмәде. Башта бу очракларны чит милеккә заян салу һәм хулиганлык турындагы җинаять маддәләре нигезендә тикшерәләр иде. Әмма соңгы вакытта Русиядә хәрби комиссариатларга ут төртүләр ешрак диверсия һәм теракт буларак карала.
- Моңарчы Башкортстан һәм Татарстанда да хәрби комиссариатка ут төртергә җыену очраклары булды.
- Башкортстанның Ишембай шәһәрендә хәрби комиссариатка ут төртергә җыенганда 18 яшьлек кыз тоткарланган иде. Кыз хәрби комиссариат ишеге янына яна торган сыекча түккән һәм аңа ут төрткән. Җинаять урыныннан качып китсә дә, тиздән аны тоткарлаганнар диелде.
- Казанда билгесез затлар тимер юлда реле җайланмасы урнаштырылган берьюлы дүрт шкафка ут төртте. Янгынны сүндергәнче биш йөк поездына көтеп торырга туры килгән, узып китү мөмкин булмаган диелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз
Форум