Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада активист, журналист Ольга Комлеваның кабат мәхкәмә утырышлары башланган


Ольга Комлева
Ольга Комлева

Бүгенге утырышта Комлеваны сак астында тоту вакытын 2025 елның 14 маена кадәр озайтканнар. Чираттагы утырыш 26 февральгә билгеләнгән.

Бүген, 29 гыйнварда, Уфаның Киров районы мәхкәмәсендә RusNews журналисты, Уфадагы Навальный штабының элекке волонтёры Ольга Комлеваның мәхкәмә утырышлары яңадан башланган. Аны "экстремист оешма эшчәнлегендә катнашуда" һәм "гаскәр турында ялган мәгълүмат" таратуда гаеплиләр.

Комлеваның мәхкәмә утырышлары Уфаның Киров районы мәхкәмәсендә 2024 елның октябрендә башланган иде. Утырышны медиадан һәм халыктан ябып куйдылар.

Утырышларны башта хөкемдар Роза Булатова алып барды. 2024 елның декабрендә һәм 2025 елның гыйнварында "хөкемдарның авыруы сәбәпле" утырышлар кичектерелде. Шулай ук декабрьдә медиа һәм Telegram-каналлар Роза Булатованың машинасына ут төртүләрен хәбәр иткән иде.

9 гыйнварда эшне башка хөкемдарга — Рәфис Нәбиевка тапшырганнар.

Бүгенге утырышта Комлеваны сак астында тоту вакытын 2025 елның 14 маена кадәр озайтканнар.

Журналистның ире Вячеслав Комлев хатыны белән телефоннан сөйләшергә рөхсәт итүләрен, аның "көрәшче рухта булуын" сөйли.

Чираттагы утырыш 26 февральгә билгеләнгән.

  • RusNews журналисты һәм активист Ольга Комлеваны узган ел 27 мартта Уфада тоткарладылар. Аны "экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда" (Русия Җинаять кодексының 282.2нче маддәсе) гаеплиләр. Коррупциягә каршы көрәш фонды белән бәйле җинаять эше турында сүз бара. Оешма тыелганчыга кадәр Комлева Уфадагы Навальный штабы волонтеры иде.
  • Июль аенда исә бу җинаять эшенә тикшерү гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату турында да маддә өстәде.
  • Августта Росфинмониторинг аны "террорчылар һәм экстремистлар" исемлегенә кертте.
  • Комлева RusNews өчен аерым алганда Баймакта бер ел элек гыйнварда узган протест чараларын яктырткан иде. Журналист сәяси тоткын Лилия Чанышеваны хуплады, активистларның мәхкәмәләренә йөрде.
  • Оппозиционер сәясәтче Алексей Навальный нигез салган Коррупциягә каршы көрәш фондын 2021 елның июнендә "экстремист оешма" дип игълан иттеләр. Оппозиционерның оешмалары белән хезмәттәшлек иткән өчен җинаять эзәрлекләве булган дистәләгән очрак турында билгеле. Коррупциягә каршы көрәш фондына әз генә акча күчерүне дә Русия хакимиятләре экстремизмны финанслау дип бәяли.
  • Былтыр майда "Сәяси тоткыннарны хуплау. Мемориал" хокук яклау проекты Комлеваны сәяси тоткын дип таныды.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG