Accessibility links

 
Уфада укытучылардан һәм тәрбиячеләрдән бер көнлек хезмәт хакларын Украинага каршы сугышучы хәрбиләргә бирүне сорыйлар
Кайнар хәбәр

Уфада укытучылардан һәм тәрбиячеләрдән бер көнлек хезмәт хакларын Украинага каршы сугышучы хәрбиләргә бирүне сорыйлар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Уфада укытучыларның бер көнлек хезмәт хакы — ике мең сум, ә балалар бакчаларындагы тәрбиячеләрнеке — мең сумнан да кимрәк.

Башкортстанның Уфа шәһәрендә укытучылардан һәм балалар бакчаларында эшләүчеләрдән бер көнлек хезмәт хакларын "Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм" проектына күчерүне сорыйлар. Бу хакта "UFA1" яза. "Махсус хәрби операция" дип Русия хакимиятләре Украинага ясала торган һөҗүмне атый.

"UFA1" чыганаклары сөйләвенчә, аларга бер көн эшләгән акчаларын күчерү өчен гаризалар таратылган. Акчаларны алучы дип Уфадагы Шәһәрлрне үстерү иҗтимагый фонды күрсәтелгән. Бу оешма аша әле 2022 елда ук түрәләр Украинага каршы сугышучы хәрбиләрнең кирәк-яракларына акча җибәргән иде, диелә.

"UFA1" басмасы фикер сорап Уфа мэриясенә мөрәҗәгать иткән. Мэриядә әйтүләренчә, укытучылар акчаларны үзләре теләсә генә күчерә.

— Алгы сафтагы егетләребезгә ярдәм итәргәме, әллә читтә калыргамы икәнен һәр кеше үзе хәл итә, — дигәннәр шәһәр хакимиятендә.

Укытучылар да рәсми рәвештә мәҗбүриләмәүләрен әйтә.

— Мәктәп мөдире, әлбәттә, безне мәҗбүр итмәвен, мәҗбүр итәргә теләмәвен дә әйтте, әмма "анда [Украинадагы сугышта] кешеләр землянкаларда төннәр буе йокламыйча безне саклый. Вакыты җиткәч тормыш барысын да үз урынына куяр", дип тә өстәде, дигән басма белән сөйләшкән мөгаллим.

Басма исәпләп чыгарганча, Уфада укытучыларның бер көнлек хезмәт хакы — ике мең сум, ә балалар бакчаларындагы тәрбиячеләрнеке — мең сумнан да кимрәк.

  • Бу Башкортстанда мондый беренче очрак кына түгел. 2022 елның маенда Башкортстандагы хастаханәләр хезмәткәрләрен хезмәт хакының бер өлешен Украинаның Луһански өлкәсендәге Хрустальный (Красный Луч) шәһәрен торгызуга күчерергә мәҗбүр иттеләр. Әлеге карарны Башкортстан башлыгы хакимияте кабул иткән диелде. Ул чакта акчаны хастаханәләрдә эшләүче барлык хезмәткәрләрдән дә таләп иткәннәр иде. Җыештыручылар 200 сум, урта медицина хезмәткәрләре 500, табиблар 1 мең сум түләргә мәҗбүр булган.
  • Ул чакта Азатлык шалтыратып сөйләшкән табиблар, шәфкать туташлары да бу эшнең баруын раслады. Алар арасында моның белән риза булмаучылар шактый иде, әмма журналистлар белән аралашканда алар исемнәрен атаумауны сорады. Куркуларын җитәкчелекнең үч алу ихтималы белән аңлаттылар.
  • 2023 елда исә Башкортстанда шәфкать туташларын бер көнлек хезмәт хакларын сугышка тапшырырга мәҗбүр иткәннәр иде.
  • Башкортстанда балаларның мәктәп ярминкәсендә җыйган акчаларын да сугышка җибәрәләр. Кырмыскалы мәктәбендә үткән ярминкәдә камыр ризыклары сатканнар, килгән акчаларга сыйныфларга җиһазлар алырбыз дип өметләнгәннәр. Әмма мәктәп ярминкәсе кеременең 120 мең сумын Украинада сугышучы хәрбиләргә киткән.
  • Русиядә сугышка киткән ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр шактый булды. Мобилизация вакытында да алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарланды, ятаклары да булмаган казармаларның видеоларын төшерде, тутыккан корал бирүләре турында сөйләде.
  • Хәрбиләрне, шул исәптән мобилизацияләнүчеләрне тәэмин итү Русия саклану министрлыгына карый. Моны муниципалитетларга төшерү Конституциягә каршы килә ди Transparency International оешмасының Русия бүлеге җитәкчесе Илья Шуманов.
  • Русия түрәләре "армия тиешенчә тәэмин ителгән" дип кабатлап тора. Ә халык сугышка киткәннәргә һуманитар ярдәм җыеп җибәреп торудан туктамый: эчке киемнәрдән алып, бронежилетларга кадәр җыялар. Хәтта мәктәп укучыларын да ятьмәләр бәйләргә җәлеп иттеләр.
  • Күптән түгел пропагандачы Александр Сладков та сугыш башында Русия гаскәрләренең начар тәэмин ителгән булуын сөйләде. Мәсәлән, ул Русия хәрбиләренә бирелгән аяк киемнәренең сыйфаты начар булганга күрә, украин хәрбиләренең мәетеннән аяк киемнәрен салдырып алырга туры килә иде ди.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG