Accessibility links

Кайнар хәбәр

Репрессияләр дәвам итә: Рамилә Сәетова инде икенче тапкыр төрмәдә утыра


Русиядә сәяси карашлары, активлыгы, социаль челтәрләрдәге чыгышлары өчен ике тапкыр иректән мәхрүм ителгән хатын-кызлар юк диярлек. Башкорт активисты Рамилә Сәетова (Галим) узган ел икенче тапкыр төрмәгә утыртылды. Ә заманында ул танылган эшкуар булган һәм мәртәбәле бүләкләр алган. Аңа карата репрессияләр Сәетованың кеше хокукларын яклау, экологик эшчәнлеге һәм сәяси активлыгыннан соң башланган.

Сәетова — Рамиләнең элекке иренең фамилиясе. Хәзер ул үзен Галим дип атый.

Рамилә Сәетова 1966 елның 16 июлендә Баймак районының Беренче Иткүл авылында туа. Һәрхәлдә Ufa1 шулай яза. Шул ук вакытта "Пруфы" басмасына биргән интервьюсында Сәетова үзенең Уфа кызы булуын әйтә.

17 яшендә ул Мәскәүгә китеп, Г. В. Плеханов исемендәге Мәскәү халык хуҗалыгы институтына укырга керә. Анда ул "Тауар һәм тауар экспертизасы" белгечлегенә белем ала. Уку вакытында булачак ире Кыргызстаннан Назыйм Сәетов белән таныша. Назыйм ул вакытта шул ук институт студенты була. Яшьләр гаилә корып җибәрә.

"Ике кешелек гаилә тормышыбызның беренче еллары "үзгәртеп кору" вакытына һәм 1990нчы еллар башына туры килде. Оркестрда музыкант булып эшләүче Назыймның хезмәт хакы яшьләргә юл йөрү һәм вак-төяк чыгымнар өчен генә җитә. Ашарга акча табу өчен гаилә сәүдә эше белән шөгыльләнә башлый. Мәскәүдә яши торып, яшьләр алып-сату эшләре белән Уфага да, Назыймның туган шәһәре Бишкәккә дә баргалыйлар." Бу хакта Рәмилә Саетова үз сайты битләрендә яза.

1991 елда гаиләнең Наилә исемле кызлары туа, әмма ир белән хатын арасы суына. Сәетова сүзләренчә Назыйм Бишкәктә яшәгән энесе Насыйрҗанга бурычка зур күләмдә акча бирә, һәм шуннан соң гаилә матди кыенлыклар кичерә башлый.

1995 елда Рамилә Саетова Уфада "Добрый День" дип исемләнгән ширкәт ачып җибәрә. Ул Уфада косметика, парфюмерия һәм көнкүреш химиясе әйберләрен сатуда иң зур челтәрләрнең берсе булып санала. Әмма соңрак Сәетова элекке иренең бу ширкәтне тартып алуын әйтә.

— Ширкәт абруй казанды, тиз үсеш алды һәм Башкортстан базарына косметика һәм көнкүреш химиясе китерүдә алдынгыга әйләнде, — дип яза Рамилә Саетова үз сайты битләрендә.

1999 елда Cosmopolitan хатын-кызлар журналы аны бөтенрусия бәйгесендә "Эшлекле хатын-кызлар" арасында җиңүче дип таный. "Финанслар һәм бизнес" номинациясендә җиңеп, Сәетова төп бүләккә — Toyota Yaris автомобиленә ия була.

Күпмедер вакыттан соң Сәетова ире белән аерылышуны таләп итә, әмма моңа өч елдан соң гына ирешә ала.

Сәетованың кызыннан тыш Аким исемле улы да бар.

Наилә Сәетова һәм Аким Сәетов. 2021 елгы фото.
Наилә Сәетова һәм Аким Сәетов. 2021 елгы фото.

2000 елда Рамилә Саетова "Хатын-кыз бәхете" хәйрия фонды булдыра. Ул авыллардагы күп балалы аналарга ярдәм итә. Әмма бу оешма 2015 елда мәхкәмә карары белән ябыла.

Рамилә Сәетованың элекке сәяси эшчәнлеге күпләргә билгеле түгел. 2015 елны ул Уфада "Чуашстанның дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителүенең 25-еллыгын котлыйбыз" дигән шигар күтәреп чыга.

Уфада Чуашстан мөстәкыйльлеге турында декларациянең 25 елын искә алдылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:27 0:00

2015 ел башында исә Чаллыда кулга алынган Рәфис Кашаповны яклап оештырылган пикетта башка башкорт активистлары белән алмашып басып тора.

Рамилә Сәетова ул вакытта Азатлык Радиосына: "Мин бирегә Идел буе һәм Урал төбәкләренең төп халыклары берләшмәсе вәкиле буларак чыктым. Узган ел Татарстанда бу берләшмәне "Алтын Урда" патриотик фронты, Чаллы шәһәренең "Азатлык" яшьләр берлеге, Чуаш республикасының "Ирехлек" дип аталучы милли-мәдәни оешмасы, Мари Иле республикасының Аксакаллар шурасы һәм Башкортстаннан ике оешма — "Күк бүре" һәм Башкорт аксакаллары шуралары — оештырган иде. Бүгенге ялгыз пикетка мин татар җәмәгатьчелеге вәкиле Рәфис Кашаповны яклап чыктым", диде.

2018 елда Рамилә Уфа мэры постына дәгъва кыла, ә 2019 елда Башкортстан җитәкчесе вазифасына намзәт була. Шулай ук ул Татарстан президенты вазифасына да үз намзәтен чыгармакчы була, әмма гаризалар фирка (партия) исемлегеннән генә кабул ителү сәбәпле, моңа ирешә алмый.

"Мин бу сайлауга үземнең фикеремне көчләп тагар өчен түгел, ә халык үз тормышы өчен үзе карар бирсен иде дип барам. Сайлау алды програмымда хакимият вертикален бетерү, Татарстан президенты бары тик халыкның теләкләрен гамәлгә ашыручы гына булырга тиеш дигән таләпләрем бар. Түрәләр — бары тик башкаручылар гына, алар халыкның фикерен истә тотып, җәмгыятьнең тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен эшләргә тиеш.

Програмымдагы икенче төп маддә — республика табигый байлыкларын һәм стратегик оешмалар җитештергәннәрне халыкныкы итү. Чөнки болар — халыкның яшәве өчен төп чыганак.

Өченчедән, мин Татарстанда татар теле дәүләт теле булырга тиеш дим. Татар теле республиканың барлык мәгариф системында, документлар әйләнешендә кулланылырга тиеш. Бу маддә түрәләрнең татар телен белергә тиешме-юкмы дигән һәм башка бәхәсләрне дә юкка чыгарачак", дип белдерде.

Элегрәк Сәетова Башкортстанда татар теле проблемына карашын белдергән иде. Ул "Башкортстанда татар теле проблемы юк", "татар телен Башкортстанда өченче дәүләт теле итү мөмкин түгел, бу — халыкка каршы сугыш игълан итүгә тиң" диде.

Сәетова Башкортстандагы экология хәле өчен дә борчылды. Сибайда экологик хәлнең начараюы темасын даими күтәреп килде. Митинглар оештырырга тырышты. Аны беренче штрафка тарту Куштау шиханын яклау рөхсәтсез митингына чыгарга өндәгәне өчен булды. 2019 елны аңа 20 мең сум штраф салдылар. Шуннан соң Сәетова куәт оешмалары тарафыннан даими эзәрлекләнә.

2019 елның июнендә Сәетова V Бөтендөнья башкорт корылтаена барыр алдыннан ФСБ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланды.

2020 елның сентябрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе активистны Русия Административ хокук бозулар кодексының 20.3.1нче маддәсе ("Нәфрәт яки дошманлык уяту") нигезендә гаепле дип таба һәм аны ун тәүлеккә сак астына ала. Административ эш кузгатуга Сәетованың әрмән милләтеннән булган ике кызга мөрәҗәгате сәбәпче була. Активист: "Ник бездә шулкадәр әрмән күп?" — дип сорый.

2020 елның ноябрендә Сәетова кабат тоткарланды һәм сак астына алынды. Моңа интернетка чыгарган видео сәбәп була, ул анда православ тәреләрне кисәргә, 2020 елның 31 декабренә кадәр әрмәннәрне Башкортстаннан китәргә өнди.

Сәетова: "Беренче итеп мәктәп каршындагы Үзән авылындагы тәре сүтелергә тиеш", — дип белдерә һәм авыл хакимиятенә аны алып атмаса, җыенда катнашучылар үзләре аны сүтәчәкләре турында кисәтә.

Бу видеолары интернетта таралганнан соң, активистка каршы җәмәгатьчелекне экстремистик эшчәнлеккә өндәүдә (Русия Федерациясе Җинаять кодексының 280нче маддәсе, 2нче өлеше) гаепләү нигезендә җинаять эше кузгатыла.

Республика җәмәгатьчелеге вәкилләре берничә мәртәбә Сәетованы йорт сагына күчерүләрен һәм аның эшен гадел карауларын сорый.

Сәетова тикшерү изоляторында 28 көн ачлык тота. 2021 елның 18 августында мәхкәмә утырышы алдыннан ул адвокатларына үзенең начар хис итүе турында хәбәр итә һәм ашыгыч ярдәм машинасы чакыруны сорый. Активист сүзләренчә, аны "күселәр йөргән" карцерга утыртканнар, әмма ачлык тота башлагач, камерага кайтарганнар.

2021 елның ноябрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Рамилә Сәетованы өч елга колония-яшәүлеккә хөкем итә. Аның җәзасына Уфаның тикшерү изоляторында булган вакытын да кертәләр. 2022 елның гыйнвар ахырында Башкортстан Югары мәхкәмәсе хөкем карарын үз көчендә калдыра.

2021 елны "Туры элемтә"дә журналистлар Башкортстан башлыгы Радий Хәбировтан Сәетова эшенә карата фикерен сорый. Моңа җавап итеп, ул "куллары богауланган Сәетованы күрү авыр" дип белдерә. Әмма шул ук вакытта Хәбиров "мөһим әйберләргә кагылган сүзләр өчен җавап бирергә кирәк", дип санавын әйтә.

Сәетова Башкортстанның Стәрлетамактагы 6нчы санлы колониядә утыра. Күп өлешен СИЗОда уздыру сәбәпле ул шул ук елның августында иреккә чыга.

Рамилә Сәетова иреккә чыккач та активлыгын киметми. Инде 2022 елның сентябрендә ул Уфадагы Нестеров музеенда Русия саклану министрлыгының элекке түрәсе, хәзер рәссам булган Евгения Васильева күргәзмәсен карарга омтылганда аны полиция хезмәткәрләре тоткарлый. Күргәзмә Башкортстан хакимияте һәм шәхсән Радий Хәбиров тырышлыгында үткәрелә.

— Кыйбатлы машиналарда Югары мөфти Тәлгать Таҗетдин, Башкортстан башлыгының җәмәгате Карине Хәбирова-Аветисян һәм Евгения Васильева үзе килде. Бина керешендә аларны Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфикова сәламләде. Мине һәм юлдашымны, күрәсең, ул минем белән булгангадыр, чарага кертмәделәр. Без аның тәмамлануын көттек һәм администрация рөхсәте белән экспозицияне карадык, — дип язды активист.

Бинадан чыгуга Рамилә Сәетованы тоткарлап, Уфадагы 9нчы полиция бүлегенә алып китәләр. Соңрак Сәетова полиция бүлегеннән өч сәгать узгач аны бернинди гаепләү белдерми генә чыгарып җибәрүләрен язды.

2023 елның март башында Сәетова "ВКонтакте" социаль челтәрендә үзенең сәхифәсенең Русиядә томаланауы турында хәбәр итә.

Шул ук елны Сәетова янә рәшәткә артына утыртылды. Бу юлы Уфаның Киров район мәхкәмәсе Сәетованы яздырган видеосы өчен хөкем итте. 2022 елның 11 ноябрендә Русиянең Украинага каршы сугыш алып баруына каршы булган Рамилә Сәетова YouTubeтагы каналында мобилизациягә эләккән русияләргә багышлап мөрәҗәгать калдырган була. Ул аларга "Бүген чын батырлык — мин үтерергә риза түгел дип әйтү", дигән. Активист мобилизацияләнүчеләрне үз хокуклары өчен көрәшергә өндәгән була. Куәт оешмалары вәкилләре фикеренчә, ролик янәсе Украинадагы сугышка алынган русияләрне хәрби хезмәт урынын корал белән ташлап китәргә һәм хәрби хезмәттән качарга чакыра.

Мәхкәмә аны "дәүләт иминлегенә каршы эшчәнлеккә өндәү"дә гаепле дип тапты (РФ Җинаять кодексының 280.4нче маддәсе, "в" пункты) һәм 2023 елның 22 декабрендә биш елга ирегеннән мәхрүм итү карарын чыгарды. Шулай ук, мәхкәмә Сәетовага дүрт елга сайтларны чыгару белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнергә тыйды. Мәхкәмә залында җыелган халык бу карарны "Оят!" дип кычкырып каршы алды.

Сәетова Пермь төбәгендәге Кунгур шәһәрендә (Дальний бистәсе) урнашкан 18нче төзәтү колониясендә утыра. Ул монда 2024 елның май ае ахырында китерелде. Соңрак Сәетованы кырыс тоту шартларына күчергәннәре билгеле булды.

"Колониядә аның башка ике тоткын хатын-кыз белән эләгешүе турында белеп алдык, алар аңа бер-бер артлы суккан. Ни сәбәпле эләгешкәннәрдер — белмибез. Белүебезчә, колониядә аның бөтен кеше белән дә аралары әйбәт иде. Рамилә кизүдәге хезмәткәргә (дежурный) зарланган, әмма дисциплинар комиссия ахыр чиктә тәртипне бозучы дип аны тапкан. Рамиләне 15 тәүлеккә штраф изоляторына япканнар. Штраф изоляторыннан соң баракка җибәргәннәр — анда тотылу тәртипләре кырыс. Туганнарга да шалтыратырга ярамый", диде Башкортстан активистлары.

Активистлар моны төрмә җитәкчелеге тарафыннан, "ә бәлки, махсус хезмәтләр тарафыннан провокация" дип саный.

— Бездәге мәгълүматка күрә, бу хатын-кызлар колониядә "үрнәк тәртипле" тоткыннар булган һәм хәзер аларны имештер Сәетова гамәлләреннән зыян күргән дип таныганнар, — дигән алар.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG