Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бөер бирү. Русиядә тән әгъзалары донорлыгы ничек эшли, дарулар кемнәргә җитми һәм операцияләр саны нигә арта?


Авыруга гемодиализ уздыралар. Иллюстратив фото
Авыруга гемодиализ уздыралар. Иллюстратив фото

Русиядә ел саен эчке әгъзаларны күчереп утырту белән бәйле 2500дән артык операция ясыйлар. Соңгы елларда аларның саны арта гына бара. Әйтик, 2023 елда мондый 3 меңнән артык операция ясалган. Әмма бөтен авыруларны да органнар белән тәэмин итү өчен бу гына җитми. Хәзерге вакытта 10 меңләп кеше эчке әгъза күчереп утыртуларын көтә.

Авырулар әйтүенчә, соңгы ике елда моны көтү вакыты шактый кыскарган. Әмма шул ук вакытта Украинада сугыш барган вазгыятьтә кайбер төбәкләрдә — авыруларга организмнары күчереп утыртылган әгъзаны кире какмасын өчен — гомер буе эчәргә кирәк булган дарулар җитми.

"Дару ясыйлар, формуласын теркиләр һәм кешеләргә тарата да башлыйлар"

Русиядә оригинал даруларны аналогларына әле 2018 елда ук алыштыра башлаганнар иде. Әмма дарулар белән тәэмин итүдә проблемнар нәкъ менә Русия Украинага каршы сугыш башлагач һәм чикләүләр кертелгәч башланды.

Русиядә дженерикларның нәтиҗәлелеге белән бәйле бернинди тикшеренүләр дә уздырылмый. Даруны уйлап табалар, формуласын теркиләр, даруын теркиләр һәм алга: хәзер аны җитештереп, кешеләргә өләшергә дә була.

DSM Group баш мөдире Сергей Шуляк "Новая газета"га нигездә базардан кыйбатлы, авыр чирләрне дәвалауга каралган дарулар китә, дип сөйләгән. Әмма алар чикләүләр аркасында юкка чыкмый — күпчелек зур чит ил җитештерүчеләре Русиядә клиник сынауларны гына туктатып тора, тик шул ук вакытта дарулар белән тәэмин итүен дәвам итә, дигән ул.

Чит ил дарулары нәкъ менә дәүләт сатып алуларыннан юкка чыга, Русиядә җитештерелгән, арзанлырак дженериклар өчен урын бушатыла. DSM Group хисаплауларына күрә, 2023 елда дәүләткә сатып алынган даруларның күләме гомумән нык кимегән. Бөтен Русия буйлап — 23 процентка, төбәкләрдә — 34,5 процентка.

— Башка дарулар белән тәэмин итүләре ничек, иммуносупрессияләр (әгъзаны күчереп утырткач иммунитетны бастыру өчен кулланыла торган дарулар) белән проблемнар да шундый ук, дип сөйләгән "Настоящее Время"га хирург Александр Ванюков. — Логистика чылбырлары бик озак һәм кыйбат була башлады. Шуңа күрә Русиянең сәламәтлек саклау өлкәсе алдында чит илдән кайтартып булмаган даруларны үзләренеке белән алыштыру бурычы тора. Алар бик тиз генә, ашыгып кына эшләнгәнгә күрә, сыйфаты да яхшы булмый. Шуңа өстәп, белүемчә, Русиядә дженерикларның нәтиҗәлелеге белән бәйле бернинди тикшеренүләр дә уздырылмый. Даруны уйлап табалар, формуласын теркиләр, даруын теркиләр һәм алга: хәзер аны җитештереп, кешеләргә өләшергә дә була.

Дженериклар тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгән. Шуңа күрә оригинал дарулар белән чагыштырганда, алардан тискәре йогынты күбрәк булырга мөмкин. "Әгәр дару сыйфатсыз, нәтиҗәсез яки кешегә туры килми икән, аны куллану үлемгә китерә дияргә була, — ди табиб. — Яки авыру башланган урынына кире кайта, ягъни кабат трансплантация ясалачак. Ә бу исә, беренче тәҗрибә белән чагыштырганда, һәрчак күбрәк проблем китерә. Шуңа күрә күчереп утыртылган әгъзаның эшчәнлеген тәэмин итү, тиешле дәвалауны узу белән чагыштырганда, операция ясату үзе алай ук катлаулы да түгел дияргә була".

Социаль челтәрләрдә һәм чатларда әгъза күчереп утыртуны көтә торган авырулар әледән-әле дарулар булмавы турында хәбәрләр язып тора. Мәсәлән, июль аенда "ВКонтакте"дагы бер төркемдә утыручы ир аннексияләнгән Кырымда "Земплар" юк дип язды. Табиблар бу даруны хроник бөерләр җитешсезлеге булган кешеләргә яза. Шундый ук проблем турында Чиләбе өлкәсендә, Владивосток һәм Самарда яшәүче авырулар да әйтте.

Мин даруны алу өчен туктаусыз поликлиникага шалтыраттым. Бер ай, ай ярымнан бу даруны башка бер шәһәрдә табып, безнең даруханәгә җибәрделәр.

Telegramдагы чатта авырулар "Метипред" таба алмыйбыз дип зарлана. Аны да бөер чирләреннән эчәләр, тик бу дару әле башка бик күп хроник авыруларны дәвалаганда да кулланыла. Бу даруның җитмәве турында беренче тапкыр 2024 елның гыйнварында хәбәр иттеләр. Чаттагы бер хатын-кыз бу даруның Русиядә җитештерелгән аналогын гына бирүләрен әйткән, әле анысын да прокуратурага мөрәҗәгать итеп, ике ай узгач кына биргәннәр.

Башка интернет кулланучылар исә кирәкле даруларны бирсеннәр өчен айлар буе көрәшергә туры килде, дип сөйли.

"Мин даруны алу өчен туктаусыз поликлиникага шалтыраттым. Бер ай, ай ярымнан бу даруны башка бер шәһәрдә табып, безнең даруханәгә җибәрделәр", дип сөйли Вера (исеме үзгәртелгән). Даруларын мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткәч кенә ала алучылар да бар.

Дарулар белән бәйле мондый билгесезлек әгъза күчереп утыртуга әзерләнгән авыруларны нык борчый. Мәсәлән, 7 августта "ВКонтакте"дагы бер төркемдә Рязаньнан Иван (исеме үзгәртелгән) сорау биргән: бөтен кирәкле даруларны да даруханәдә һичшиксез алып булсын өчен, операция ясатмый торудан мәгънә бармы, дигән. Башкалар исә аңа әгъза күчереп утырту операциясен хәзер ясатсаң яхшырак булыр, даруларны соңрак хәл итәрсең, дип киңәш иткән. "Әгәр чит ил дарулары кирәк икән — даруханәгә барасыз да, сатып аласыз", дип искәрткән берсе.

Тик даруларның бәясе дә — мәсьәлә. Бөтен кеше дә даруны үз акчасына сатып ала алмый. Чатларда авырулар язуынча, кайбер даруларга аена 20 мең сумга кадәр (якынча 200 доллар) акча китә.

"Хәзер юл һәлакәтләре, янгыннар нык күп, сугыш та бара. Эчке әгъзалар күбәйде"

Илгизнең (исеме үзгәртелде) бөерен 2010 елда Казанда күчереп утыртканнар. Аңа ул вакытта 26 яшь булган. Операция үзе уңышлы узса да, бөере озак хезмәт итмәгән. Хәзер Илгиз кабат диализга йөри һәм тиздән бөер күчереп утырту өчен икенче тапкыр чиратка басарга ниятли.

Элек сидек чыгара торган катетер һәм яңа бөер өчен дип өстәмә көпшә куялар иде — хәзер исә бөердән бер генә көпшә куела, аны операциядән соң кешенең эчендә калдыралар

"Мине урам эте тешләгән иде. Бөерем күчереп утыртылган булгач, травмпунктта "столбняк"тан укол кадап тормадылар һәм хирургка җибәрделәр. Ә хирург озак уйлап тормады. Бер укол ясады, икенчесен. Үпкә ялкынсынуы башланды. Ә болар бөтенесе Яңа ел алдыннан булды. Бәйрәмнәрдән соң гына табибка бардым, миңа берничек тә тернәкләнә алмаячаксың, кабат диализга утырырга кирәк булачак, диделәр", дип сөйли Илгиз.

Кабат бөер күчереп утырту турында ул нык озак уйлаган, чөнки аңа хәзерге вакытта операцияләрнең ничек ясалуы ошамый.

"Элек сидек чыгара торган катетер һәм яңа бөер өчен дип өстәмә көпшә куялар иде — хәзер исә бөердән бер генә көпшә куела, аны операциядән соң кешенең эчендә калдыралар. Аннары аны сидек-җенес системы аша чыгаралар, ә бу бик рәхәт әйбер түгел. Мине ничә еллар буе шушы туктатып торды да инде", дип сөйли ул.

Күптән түгел аның бергәләп диализга йөри торган дус-кызына яңа бөер күчереп утыртканнар. Бу Илгизне операция өчен кабат кирәкле документлар җыя башларга этәргән.

Соңгы вакытта яңа әгъзаны көтү вакытлары да нык кыскарган, аны бу да рухландырган. Мәсәлән, дус-кызы бөерне бер ел гына көткән.

"Аңлавымча, хәзер бөтен җирдә юл һәлакәтләре, янгыннар күп, сугыш та бара. Эчке әгъзалар күбәйгән", ди ул.

Чынлап та, соңгы елларда Русиядә эчке әгъзаларны күчереп утырту ешайды. 15 ел эчендә трансплантацияләр саны дүрт тапкырга диярлек арткан. Ешрак бөер күчереп утырталар. 2023 елда, мәсәлән, барлыгы өч меңнән артык операция ясалган, шуның 1640ы — бөер трансплантациясе белән бәйле булган. Икенче урында — бавыр, былтыр бавыр күчереп утырту белән бәйле 752 операция ясалган.

Хирург Александр Ванюков фикеренчә, Русиядә трансплантацияләр санының артуын сугыш белән бәйләп булмый. "Донор әгъзаларына таләпләр шактый югары, аларны китерү дә авыррак, — ди табиб. — Мөгаен, соңгы елларда донорлар саны артуы йогынты ясагандыр. Яки операцияләрне күбрәк уздыра башлаганнардыр".

27 ел диализда

Айнурга да (исеме үгәртелде) бөерне Казанда күчереп утыртканнар. Ул балачактан бөерләр җитешсезлегеннән интегә. Тугыз яшендә грипп белән авырый башлагач аның хәле кинәт начарайган. 17 яшендә бөерләре эшләми башлаган.

Айнур бөер күчереп утыртуны көтеп ике ел чиратта торган, яңа әгъзасын берничә ай элек кенә күчереп утыртканнар. Аңарчы 27 яшенә кадәр егет диализда яшәгән.

"Чиратка иртәрәк басмадым, чөнки операцияләрнең сыйфаты түбән иде, — дип аңлата Айнур. — Тискәре нәтиҗәләре күп була иде, җитмәсә 10шар, хәтта 20шәр ел да көтәргә туры килә иде. Шуңа күрә үз аякларым белән диализга йөрсәм яхшырак булыр дип уйладым, нәрсә буласын кем белсен — бәлки, хәлем начараер иде. Ә соңрак миңа хәзер операцияләрне ешрак ясый башладылар һәм тернәкләнүе дә тизрәк була, диделәр, шуңа мин дә ясатырга булдым", ди ул.

Чиратка басканчы авыруга анализлар бирергә кирәк. Аларны операция булганчы һәр ике ай саен кабат тапшырасы. Хастаханәдә кирәкле орган барлыкка килү белән берничә авыруны өстәмә тикшеренүләргә чакыртып алалар. Шуннан соң табиблар бу әгъзаның кемгә ныграк туры киләчәгенә карар бирә һәм ул кешене операциягә чакыралар. Бөерен алмаштырганчы Айнурга өч тапкыр хастаханәдә өстәмә тикшеренүләр үтәргә туры килгән.

Русиядә кемнәр эчке әгъзалар доноры була ала?

Русиядә эчке әгъзалар донорлыгы ике төрле: берсендә әгъза кеше үзе исән вакытта алынса, икенчесе — кеше үлгәннән соң.

Исән чагыңда бары тик туганыңа гына донор булырга мөмкин. Операция алдыннан, сәламәтлегенә бернинди куркыныч янамавына инану өчен донорны башта тикшерәчәкләр. Шулай ук аның бернинди хроник авырулары булмаска тиеш. Соңрак донор килешү имзалый. Бу схем белән ул туганына яки якын кешесенә бөерен яки бавырының бер өлешен бирә ала.

Үлгәннән соңгы донорлык киңрәк таралган. 2023 елда барлык трансплантацияләрнең 13 процентында гына туганнардан алынган әгъза кулланылган. 2022 елда — 18 процент, 2021 елда — 19 процент.

Бер донор сигез авыруга булыша ала дип санала. Үлгәннән соң башка кешегә күчереп утырту өчен аның бөерен, бавырын, үпкәсен, йөрәген, ашказаны асты бизен һәм юка эчәклеген, кайчак күзенең мөгез катлавын, сөякләре һәм кан тамырларының өлешләрен дә алырга мөмкиннәр.

Мәсәлән, Максим 2000нче еллар башында Мәскәүдә донордан күзнең мөгез катлавын алган. Аның кечкенә чагыннан күз күреме белән проблемнары булган, ә 30 яшьләр булганда, чираттагы мәртәбә табиб янына тикшеренергә баргач, "кератоконус" дигән диагноз куйганнар. Бу авыру булганда күзнең мөгез катлавы юкара һәм конус шәкелен ала.

Максимга операцияне Мәскәүнең төрле клиникаларында ясаганнар, тик аларның берсендә дә донорларның исемнәрен әйтмәгәннәр. Күзнең мөгез катлавын күчереп утыртканнан соң, аңа күз күремен төзәтү өчен лазер белән операция дә ясаганнар һәм менә 25 ел буе Максим күзлек кими һәм рәхәтләнеп машина йөртә ала.

Русиядә үлгәннән соң донор булучылар — гадәттә авыр җәрәхәтләрдән яки баш мие авыруларыннан хастаханәдә үлгән кешеләр, дип сөйләгән "Такие дела"га Казандагы "Әгъза донорлыгы үзәге" ("Центр органного донорства") хәйрия проекты җитәкчесе Андрей Анисимов.

Русиядә зурлар өчен ризалашу презумпциясе бар, ягъни әгәр донор булуга каршы килүе турында җиткермәгән икән, теләсә кем донор булып куярга мөмкин. Балалар да донор булырга мөмкин, әмма моның өчен аның йә әнисеннән, яки әтисеннән рөхсәт алынуы шарт.

Шул ук вакытта донор булу өчен, башта табиблар үлгән кешенең яман шеш авырулары булмавына, ВИЧ, В һәм С гепатиты, сифилис яки сепсис белән чирләмәвенә инанырга тиеш, шулай ук донор үлгән чакта үз акылында дип табылган булырга тиеш.

Гадәттә авыруга донорның кем булуын әйтмиләр. Әмма кайчак чыгарылмалар да була: әйтик, аңа әгъзасының ничә яшьлек кешенеке булуын, ул кешенең ни сәбәпле үлүен әйтергә мөмкиннәр.

Этик проблемнар һәм трансплантология

Хирург Александр Ванюков әйтүенчә, Русиядә трансплантологиядәге төп проблем — этика мәсьәләсе.

Кешенең үлү фактын ничек расларга, бу карарны кем кабул итә һәм әгәр туганнары үлгән кешенең әгъзасын күчереп утыртуга риза түгел икән, алар белән ничек уртак тел табарга — моны әле дә төгәл генә белмиләр. Рәсми яктан, трансплантация булмасын өчен, туганнарының телдән каршы килүе дә җитә.

Әгәр донор үзенең әгъзаларын трансплантациядә куллануга ризалык имзалый икән, бу эшне җиңеләйтә, дип сөйли табиб. Мондый очракта каршы килүче туганнарын күндерергәме, юкмы дигән этик дилемма барлыкка килми.

"Этик проблемнар аркасында логистика белән дә авырлыклар чыга. Органны күчереп утырту өчен, ул исән булырга тиеш. Ягъни донор турында вакытында клиникага хәбәр итәргә тиешләр, тән әгъзасын бригада белән чыгып китеп алырга тиеш булалар. Моны шактый кыска вакыт эчендә эшләргә кирәк, — дип сөйли Александр. — Кануннар камилләшә, әмма аңлавымча, Русиядә әле дә төгәл програм һәм донорларның бердәм реестры юк дип аңлыйм".

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG